Тәмәкече, ни хәл?

Тәмәкече, ни хәл?

Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тәмәкегә каршы яңа фронт ачмакчы. Әгәр бу проект закон булып җитешсә, күпчелек җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелачак. 2014нче елдан ерак араларга йөрүче поездларда һәм су транспортында, шулай ук, аэропортларда, вокзалларда, хәтта аларның яннарында да тәмәке тарту рөхсәт ителмәячәк. Ә 2015нче елдан кунакханәләрдә, кафеларда, төнге клубларда тәмәке төтене калмаячак. Тәмәкенең үзен эре кибетләрдә генә сатып алырга мөмкин булачак. Ул анда да киштәдә таралып күренеп ятарга тиеш түгел.

***

Мин бик шат бу реформага. Ләкин күңелемдә шик тә бар. Шуңа, Такташ әйтмешли, «ике мин» тарткалаша…

Тыю яхшы, чөнки Русия – иң тәмәкече ил. Бездә тәмәке тарту нәтиҗәсендәге югалтулар сугыш чоры үлем-китемнәре белән тиңләшә. Тәмәкече үзен генә агуламый, минем кебек пассив тартучыларның да (кеше төтенен суларга мәҗбүр булучылар) гомерен кыскарта. Әле алар күбрәк тә зыян күрә, диләр.

Мин тәмәке тартучыларның тәртипсезлекләренә шаклар катам. Алар – эгоистлар. Тартмаучылар турында уйлап та карамый. Әйтик, кайчагында лифтка утырмыйча җәяү китәм. Кемдер фатирыннан чыгуга ук кабызган тәмәкесен. Ә анда инде балта элеп куярлык. Еш кына бала белән кереп басасың, әле ватылса, тончыгырга гына кала.

Закон проектында тәмәкенең зыянын пропагандалау, балаларны әлеге яман гадәттән аралау хакында да, ялган тәмәке сатуны булдырмау турында да сүз бар. Кыскасы, шәп реформа. Инде үзгәрешне көтәсе генә кала.

Тик әлеге дә баягы шигем эчне бора шул. Үтәлер микән бу закон?

Узган ел больницада ятарга туры килде. Анда тәмәке тарту катгый тыелган икән. Авырулар урамга чыга, чыга алмаса, түзә. Хәтта авыр операцияләрдән соң да интегеп яталар. Качып тарталар, әмма күрсәләр, эш харап. Куып чыгаралар, «больничный» да бирмиләр. Санитарларның махсус каравыллап йөргәннәрен гел күзәтеп тордым. Шул ук вакытта табиблар кабинетларына да еш кергәләргә туры килде. Һәм гаҗәп хәл: кергән саен анда зәп-зәңгәр төтен була иде. Кемгә – закон, кемгә юк, димәк.

Әле берничә көн элек кенә редакциябез тәрәзәсеннән карап торам. Бакча артлатып 3 малай атлый. Буйларына караганда 3-4 сыйныф укучыларыдыр. Авызларында тәмәке. Чыелдык тавышлары белән нидер сөйләшәләр… Менә бу киләчәк буын дигән сүз. Мескеннәрнең үпкәләре нишли икән инде?!

Бүген теләсә нинди мәктәп янына кил: җыелышып тәмәке пыскытучы малайлар гына түгел, кызлар төркеменә юлыгасың.

Законнары бар ич. Балаларны күрсәләр, башларыннан сыйпамаячаклар, аларга тәмәке сатканнарга да закон бар, табибларга да тәмәке тарту тыела… Ник үтәмиләр соң?

Менә хикмәт шунда да. Бу закон да чираттагы үтәлми торганнар исемлегенә керер. Кибет киштәләрендә таралып ятмаса да, ул сатыла, кибетләр чат саен.

Инде зур итеп тәмәкенең зыянлы булуы да язып куелган тәмәке савытларына. Ярдәм иттеме? Юк. Бер дустым ташлаганнан соң, яңадан башлады. «Тәмәке дә тартмасам, нервыдан үләм», – ди. Юкса, надан кеше түгел, белә: тәмәкенең нервыны тынычландыруда бернинди катнашы юк…

Димәк, иң элек пропаганда машинасын худка җибәрергә кирәк. Радио-телевидение, газета-журналлар көн – төн тәмәкенең зыяны, аның яман гадәт булуы турында сөйләргә, экранда артистлар кулында нәзәкатьле тоткан сигаретлар булырга тиеш түгел, ә табиблар аннан котылырга теләүчеләргә ярдәм итәргә тиеш.

Ә болай закон кабул итү, аны сатуны чикләү, заманындагы Горбачевның аракы реформасын гына хәтерләтә. Тәмәке тартучыны киметү түгел, тәмәкенең үзенә каршы көрәшү исе килә әлеге законнан.

Бүген урамнарда сыра шешәсе күтәреп эчеп йөрү дә тыела. Аңа штраф та каралган. Ә сыралыларны күргәнегез юкмы? Ничек булган, шулай. Беркөнне «Эхо Москвы» радиосы Рәшит Нургалиевның полициядә коррупцияюк («БГ» Бәхетле илдә яшисе килә!2011, №34) дигән белдерүен тикшерә. Коррупциянең ничек «беткәнлегенә» мисалларны радиотыңлаучылар саный. Шунда үсмерләр сүз алды. Төркемебез белән урамда сыра эчеп тора идек. Полицайлар килеп чыкты да һәрберебездән 500әр сум җыеп алды. Юкса, протокол төзисе иде, диләр…

Менә бар икән бит файдалы ягы. Ул өстәмә ришвәт чыганагы булачак. Тартасың икән, түлә… Юкса, протокол… син хулиган.

Бәлкем, мәсьәләгә башкача килергәдер. Тарткан кеше тартсын, үзен агулыйсы килә икән, агуласын, ул аның шәхси эше. Әмма башкаларны агуламасын өчен, аны аерырга. Рестораннарда махсус аерым бүлмәләр (бүгенге кебек залның бер башында тәмәке тартучылар, икенче якта тартмаучылар дип аеру түгел), поездларда аерым вагоннар, хәтта аерым авиарейслар, вокзалларда тарту урыннары булдырырга. Әлбәттә, өстәмә түләү бәрабәренә. Менә ул чагында ришвәткә урын калмас иде. Тартучы да уйланыр: ә, бәлкем, тәмәкесез тормыш яхшырактыр, арзанрак та, иплерәк тә. Ә тыюларның файда биргәнен күргәнем юк әле минем.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

&;

Комментарии