ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА

ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА

Болгар шәһәрендәге юл күрсәткечендәге «Озеро Мочилище» сүзен «Рабига» сүзе белән алыштырдылар. Бу эш «Безнең гәҗит» ярдәме беләнме, алдан каралган эш булып, аның буенчамы, миңа мәгълүм түгел. Ничек кенә булмасын, «Рабига» сүзен күрү кәефне бик күтәрде дә, шушындый хәлгә охшаган үзгәртеп кору вакытында булган вакыйганы искә төшерде. Ул чорда шәһәр, урам исемнәрен үзгәртү модага кереп китте. Безнең районың «Яңа тормыш» газетасы үзебезнең район эчендә «Куйбышев» исемен йөрткән шәһәргә «Спас»мы, «Болгар»мы кушарга дигән референдум үткәрде. Референдум ахырына якынлашып килгәндә «Спас» исемен кушарга теләүчеләрнең имзалары күпкә артыграк булып чыкты. Үзебезнең яктан имзалар җыеп хат җибәрүче булмагач, беренче тапкыр газетага хат язарга булдым. Күп вакыт үтсә дә, сүзләрен яхшы хәтерлим. «Спас» исемен кушсалар, халкыннан көлү, мыскыл итү булыр, референдум үткәрү кирәк тә түгел, «Болгар» булырга тиеш дип, 3 авылга шактый имза җыеп хат җибәрдек. Гади халык имзаларын теләп куйса, кайбер интеллигент вәкилләренең, ни сәбәпледер, кул куймаулары хәтердә яхшы калган. Референдумга нәтиҗә ясаган газета санында, безнең яктан, тагын бер авылыннан (исеме истә калмаган) килгән хаттагы имзаларның Спас кушарга теләүчеләрне куып узып китәргә булышуын хәбәр иттеләр һәм «Куйбышев»ның «Болгар» исеменә үзгәртеләчәген язып чыктылар. Еламаган балага имчәк бирмиләр дигән мәкаль бар. Безгә үз илебез, җиребез, телебез өчен кыюрак көрәшергә кирәк. Бу эштә хатын-кызларыбыз активрак эшли. Фәүзия үзе генә дә татарлар өчен әйтеп бетергесез файдалы эшләр кылды, эшли. Татарстанны гына түгел Русияне дә шаулатып алган Ильмира Исрафилованың теле белән бәйле вакыйгасын искә алыйк. «Безнең гәҗит»тә эшләүче Эльвира Фатыйхова, ягулык салу станциясендә, үзенең шуңа охшаш хәлгә очравын язып чыккан иде. илен, телен саклауга бөтен үз өлешен кертә ала, кайда гына булуга карамастан курыкмыйча, оялмыйча татарча сөйләшергә кирәк. Бигрәк тә Универсиада үткән вакытта. Чит ил кешеләренә бу җире, татарлар иле икәнең исбатлаучы иң яхшы дәлил, реклама була түгелме соң?

Болгар. Сәгытдин Р.

Комментарии