Милли рух юк икән...

Милли рух юк икән...

Сабантуйларда, чыннан да, милли рух юк икән, җәмәгать! Сәхнәдә бар әле ул, ә менә халыкта юк. Әгерҗе Сабантуенда мин моңа тагын бер кат инандым. Сценарий буенча бу бәйрәмдә катнашучылар, үзешчәннәр, чыгыш ясаучы балалар барысы да милли киемнәрдән. Җитәкчеләр дә түбәтәйдән. Ә халык арасында берничә өлкән яшьтәге ир-атта гына түбәтәй күрдем. Сабантуйга килгән татар хатын-кызларының күпчелеге чалбардан, кая анда милли кием, калфак яки шәльяулык! Юк, Сабантуйга килгән халыкта милли кием дә, милли рух та юк. Моны көн салкынлыкка гына сылтарга кирәкмидер, элек тә сабантуйлар вакытында салкын көннәр була иде, әмма халык бу бәйрәмгә иң матур, иң милли киемен киеп чыга иде! Әгерҗе Сабантуендагы халык әллә нинди төссез, соры, салкын иде, алар күбрәк концерт һәм шашлык тирәсендә йөрделәр... 

Күңелемә җитмәгән милли ямь эзләп, «подворье» дип аталган милли алачыклар тирәсенә киттем. Дүрт алачык ясап куйганнар – татар, мари, удмурт, урыс. Сабантуй әле башланган гына булса да, татарлар инде өйләрен җыя башлаган иде. Күбесе милли киемнәрен дә салып ташлаган. Әмма күңелемә иң тигәне – татар өенең бер стенасын каплап алган чабаталар булды... Алты-җиде пар чабата... Нәрсә, безнең милли йөзебез шушы чабатамыни инде?! Кайда чиккән читекләребез, чүәкләребез? Мари-удмурт алачыкларында чабата элмәгәннәр бит, ялт итеп үз милли йортларын бизәп куйганнар! Урыс алачыгында бер пар чабата тора, әмма почмакта иконалары да бар. 

Татар өендәге хатын-кызларга мин боларның барысы турында да әйттем. Кеше кунак җыйганда, бәйрәм иткәндә, өенә тишек чабата элеп куймый, иң матур нәрсәләрен генә күрсәтә, дидем. Бәйрәмдә булса да, ул беткәнче милли киемнән басып торырга кирәклеген әйттем. Сөйләшә торгач, милли кием кигән үзешчәннәр дә табылды, алар белән фотога да төштек. Ни әйтсәң дә, Сабантуй бит, истәлеккә калсын! Ә чабаталарны җыеп алдык, татар өен ямьсезләп тормасын... 

Бу халык белән нишләргә инде, җәмәгать?! Әби-бабаларыбыз гасырлар буе киеп йөргән, сандыкларда кадерләп саклаган бу милли киемнәр бүгенге татарларга кирәк түгел икән бит! Ул аны елына бер тапкыр булса да кияргә теләми. Ә милли киемне мәҗбүр итеп киертеп булмый. Хәер, телен биргән, телен алыштырган халык киемен бирә дә бирә инде ул... Моның аянычлы, төссез, ямьсез нәтиҗәсен мин Әгерҗе Сабантуенда күреп кайттым... 

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутиядә, аларның Ыссых дип аталган милли бәйрәмнәрендә булып кайткан иде. Ул булып ул, якут һәм татар милли бәйрәмнәрен чагыштырып, безнең бу мәсьәләдә бик артта калганлыгыбызны әйткән иде. Якутиядә 200 мең кеше бу бәйрәмгә милли киемнән килгән! Барысы да! Мәҗбүр итеп түгел, үзләре теләп, милләтен һәм аның милли киемен яратып шулай киенгәннәр алар! Ә татарларда мондый милләтпәрвәрлек юк бит! Без кайчан, ничек шундыйга әйләндек соң? Халыкның күпчелегендә милли рух та, дини тормыш та юк бит! Элек сабантуйлар бисмилләһ, фатиха белән башлана иде, хәзер алар да юк икән... Хәер, элек бу сабантуйларны халык үзе уздыра иде бит, үзенчә уздыра иде. Хакимият кулына күчкәч, татар сабантуйларыннан милли рух та, иман да качкан булып чыкты. Алар белән бергә, сабантуйлар өчен тотылган миллионнар да җилгә очкан... 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА, 

Язучы, тарих фәннәре кандидаты,

Әгерҗе шәһәре

Комментарии