- 13.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №19 (11 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Йөзләгән миллион сумлык хәрби парадлар, дистәләгән миллиардларга төшкән Сүрияләр, бюджетка санап бетергесез зыян китергән Кырым-Донбасс вакыйгалары… Болар барысы да дөньяга Русиянең никадәр көчле икәнен күрсәтергә тиеш кебек булса да, асылда илебез зәгыйфь, булдыксыз булып кала бирә. Һәм моңа берничә дәлилем бар.
«ЯКЫН ТУГАННАРЫБЫЗ» ЧИТЛӘШӘ БАРА
Русиянең тышкы сәясәтен хәзер Балтыйк буе дәүләтләре, Украина, Грузия гына түгел, хәтта СССР чорындагы башка союздаш республикалар да өнәп бетерми. Әйтик, бөтен ил «Үлемсез полк» маршы белән «янган» мәлдә Үзбәкстан Георгий тасмаларын куллануны тыйган. Бездә Бөек Җиңү символы дип санала торган Георгий тасмалары тугандаш үзбәк халкында иң аяныч тарих битләрен хәтерләтә чөнки (бу хакта газетабызның 3нче битендә укып була – ред. иск.). Һәм 9нчы Май алдыннан бу тарихи фактларны яңадан күтәрү өчен әлеге республикада ниндидер җитди сәяси сәбәпләр дә булган, күрәсең.
Уртак күршебез Казахстанда исә быел Җиңү Көне уңаеннан хәрби парад оештырылмады. Ул сентябрьгә, республика бәйсезлегенең 25 еллыгы бәйрәм ителәчәк көннәргә күчерелде, дип сылтау иттеләр. Ягъни, яу кырларында 750 меңләп кешене югалткан Казахстан да 9нчы Май бәйрәмен Русиягә охшатып уздыруны үзе өчен ят саный.
Элекке СССР җирлегендә яшәүче башка мөселман халыклары да Мәскәү кубызына биергә җыенмавын ачыктан-ачык белдерә башлады. Төркмәнстан «Газпром» белән килешүне өзеп, зәңгәр ягулыкны мөстәкыйль рәвештә сатачагын җиткерде. Әзәрбайҗан Таулы Карабахны, ниһаять, үз карамагына кайтарырга җыена һәм моның өчен көч күрсәтергә тартынмый – Русиягә ышыкланган Әрмәнстаннан куркып яшәргә туйганнар инде алар. Ә Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев, Бишкекта сугыш ветераннары алдында чыгыш ясаганда, Русиядә фашистлар-скинхедлар баш күтәрә, дип белдерде. (18нче апрель көнне такырбашлар Мәскәү метросында ике кыргыз мигрантын вәхшиләрчә кыйнап, шуны видеога төшергәннәр.)
ҮЗ ХАЛКЫННАН КУРКУ
Владимир Путин хакимиятенең «сәяси импотент» булуы эчке сәясәттә аеруча нык сизелә. Икътисади кризис инде ике елдан артык дәвам итә, ә аннан чыгу юлларын күрсәтүче һаман да юк. Җитәкчеләр, гомумән, халык белән ачыктан-ачык сөйләшергә курка, үз гражданнарына ышанып бетмиләр кебек.
Мисал өчен, алга киткән күп кенә илләрдә хезмәт хакыннан алынган салымны эш бирүчеләр түгел, халык үзе түли. Һәм ай саен түгел, ә елга бер тапкыр, ләкин тулысы белән бөтен сумманы. Күз алдыгызга гына китерегез: сез ай саен кулга 20 мең түгел, ә салым өлешен дә кертеп, 23 мең сум акча аласыз, ди. Тик ел ахырында шушы 276 мең керемегездән дәүләткә 36 мең сумны берьюлы түләп бирергә тиеш буласыз. Сизелерлекме? Әлбәттә, сизелерлек – ай ярымлык хезмәт хакыгыз бит ул. Һәм шушы үз кулы белән түләгән салымнары өчен чит ил кешесе хөкүмәттән тиешлесен таләп итеп тә тора. Безнекеләр дә шул ук 36 меңне түли бит инде, ләкин үз күзләрең һәм үз кулларың аша үтмәгән акча ҮЗЕҢНЕКЕ ТҮГЕЛ кебек тоела. Һәм аның ничек тотылуына күпчелегебез битараф булып калабыз. Чын демократия, ә аның белән дәүләтнең алга китеше шуннан башлана да инде. Безнең түрәләр исә әллә халыктан акча җыеп булмас, дип курка, әллә башкасы – салым җыю принципларын төптән үзгәртергә батырчылык итмиләр.
Тагын бер мисал – пенсия реформасы. Стажларны балларга әйләндерсәләр дә, тупланма пенсия кертеп карасалар да, башка фокуслар ясасалар да, пенсия фондына җитмәгән триллионнарны таба алмыйлар. Элек бюджет хисабына, нефть сатудан килгән акчалардан каплыйлар иде, хәзер анысы да авырлашты. Бу шартларда өлкән буынны хәерчелектән бары тик пенсиягә чыгу яшен арттырып кына коткарып була – монысы көн кебек ачык. Беларусь, Казахстан, Украина шул юнәлештә киттеләр инде. Һәм анда халык ризасызлыгы әллә-ни ишетелмәде (чөнки гамәлдә, бездәге кебек үк, пенсионерларның шактый өлеше анда болай да эшләргә мәҗбүр). Тик Русия хакимияте, чын ирләр кебек, кыю адым ясар урынга кыяр-кыймас «фикер алышулар» белән генә чикләнә. Шуның белән көнүзәк проблеманың чишелеше кичектерелеп кенә калмый, вакыт узган саен кискенләшә дә бара. Сайлаулар алдыннан йә Путин, йә Медведев чираттагы тапкыр: «Пенсия яшен арттырмыйбыз!» – дип белдерә. Алдагысын уйлау юк.
Хәер, хөкүмәттә пенсия реформасының төрле ысуллары карала башлаган инде. Лаеклы ялга чыгу яшен үзгәртү турында турыдан-туры әйтелмәсә дә, минималь стажны хәзерге 15тән 30 елга кадәр арттырырга кирәк, дигән фикерләр алга сөрелә. Шулай ук зарарлы җитештерү цехларында эшләүчеләрнең, кайбер иҗат әһелләре, укытучы һәм табибларның вакытыннан алда пенсиягә чыгуларын тыймакчылар. Соңгыларының, киресенчә, тиешле хезмәт стажын 40 елга кадәр зурайтырга мөмкиннәр. Мәктәптән соң 5-7 һәм аннан да күбрәк елны белем алуга багышлаган белгечләрнең ничә яшьтә пенсиягә чыгачакларын чамалавы кыен түгел.
Мансур ХАФИЗОВ
Импотент дәүләт,

Комментарии