ЮХИДИ системасы дөрес түгел

ЮХИДИ системасы дөрес түгел

2020 елга кадәр илдәге юлларны төзекләндерү өчен Русия хөкүмәте 20 триллион (!) сум акча сарыф итмәкче. Машина йөртүчеләр еш кына аның сыйфатсызлыгыннан зарлана, моны исәпкә алып, хакимият халыкка «бүләк» ясарга уйлаган дип әйтергә мөмкин. Әмма каян алмакчы була икән соң ул моның хәтле сумманы? Әле бит нәрсә өчен генә сорама, түрәләр, бюджетта акча юк, дип җавап биреп килә. Һәр нәрсәнең җае бар дигәндәй, триллионнарны йөртүчеләрнең үзләреннән дә алып була бит. «Калым» алуны идарәсенә йөкләргә мөмкин. Бүген төрле сәбәпләр табып, штраф сугулардан һәм бетмәс-төкәнмәс фото-видеокамералардан шоферлар юлларның төзексезлегеннән дә күбрәк зарлана башлады. Шулай булмыйни! хезмәткәрләре акчаны ала белә, берәр яңа кагыйдә уйлап чыгарасың да, табыш кергәнен куак төбендә көтеп кенә утырасың. Куак төбендә дим, чөнки алар, чыннан да, штраф сугарга мөмкинлек ачылсын өчен, корбанын йә тукталыш артында, йә тау астында, йә берәр тыкрыкка качып көтә.

Әле беркөнне генә Казанда Миллениум күпереннән Вишневский урамына таба барган җирдә ЮХИДИ хезмәткәрләренең форма өстеннән гади куртка киеп машинасы эчендә утыруына тап булдым. Моны ни өчен эшлиләрме? Акылы булган кеше аңлар: йөртүчеләр ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрмичә берәр кагыйдә бозсын өчен. Ә безнекеләр озак көттерми. Шунда каршыңа курткасын сала-сала юл сакчысы йөгереп чыга да сиңа штраф чәпи. Система эшли. Чит илдә исә хәлләр бөтенләй башкача. Танышым 3 ел АКШта яшәп кайтты. Аның сөйләвенчә, анда юл полициясе хезмәткәрләре йөртүчеләрне алда аларны көткән проблема хакында кисәтә. Мәсәлән, текә борылыш, тайгак юл яисә тизлекнең нинди булырга тиешлеген әйтә. Ягъни аларның эше – йөртүчеләрне кисәтеп, юлда иминлек тәэмин итү. Кагыйдә бозган очракта да алар беренче тапкыр җибәрә, икенчесендә генә беркетмә төзи. Безнең илдә исә ЮХИДИ идарәсе акча эшләү системасына охшаган. Теләгән вакытта яңа кагыйдә уйлап чыгарып, шуның нигезендә шоферлардан «оброк» җыялар.

Хәер, хәзер тере кешеләрне фото һәм видеокамералар алмаштыра. Тик анда да акча беренче урында тора, ахрысы. Татарстанда гына аны урнаштыручы фирманы ЮХИДИ идарәсенә бәйле түрәнең туганы җитәкли. Тонировка һәлакәтләргә сәбәпче була, диләр. Әмма Хөкүмәт йорты тирәсеннән әйләнсәң, андагы машиналарның күбесенең тәрәзәсе чем кара икәнен күрергә мөмкин. Димәк, аларга ярый, гади кешеләргә ярамый булып чыгамы инде? Кайбер «кәттә» йөртүчеләр Эчке эшләр министрлыгы биргән махсус рөхсәт кәгазьләре белән йөри. «Россия 1» каналындагы «Специальный корреспондент» тапшыруында исә Русия ЮХИДИ башлыгы, андый нәрсә гамәлдә түгел, аның бернинди көче дә юк, диде. Шул ук вакытта Татарстанда «гаишникларны» кайсыдыр машинаны туктатып тикшерү хокукыннан мәхрүм итүче 200 данә талон барлыгы билгеле. Ягъни хакимияткә якын кешеләр юлда үзен патша кебек хис итә ала. Ул «текәләрне» туктатырга берәү дә батырчылык итмәячәк.

Түрәләр узып киткәндә, юл ябу күренеше дә, мисал өчен, казанлыларны борчый. Болай да «бөкедә» утырырга мәҗбүр булган йөртүчеләргә тагын бер газап өстәлә. Ә инде ЮХИДИ машиналарының кагыйдә бозып йөрүе үзәкләрне өзә. Интернетта Татарстанның баш «гаишнигының» юлда үз кагыйдәләре буенча хәрәкәт итүен күрсәтүче видео барлыкка килде. Ул республиканың Эчке эшләр министрлыгы янында «Тукталыш тыела» билгесе астына үзенең эш машинасын калдырып китәргә гадәтләнгән. Әмма моны күреп алган гади йөртүчеләр аңа бу хакта курыкмыйча әйткән. ЮХИДИ башлыгы үзгәргән дип уйласагыз ялгышасыз. Берничә айдан соң ул шул ук урында машинасын калдырган. Теге билге генә 10 метр алга күчерелгән. Димәк, фәкать аның өчен генә билгене дә тегендә-монда куярга мөмкин. Ахырда шуны әйтергә була: Русиядә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү системасы бары тик акча эшләүгә генә корылган. Гади йөртүче штрафлары аркасында казна калынайса да, аерым кешеләргә кагыйдәләр тәэсир итми.

Гафил КӘРИМОВ.

ЮХИДИ системасы дөрес түгел , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии