Актанышта «үле җаннар»?..

Актанышта «үле җаннар»?..

Үле җаннар дигәч, иң элек рус язучысы Николай Гогольның мәгълүм әсәре күз алдына килә. Ләкин, Актаныш районыннан алынган мөрәҗәгатьләрдә сүз бөек язучы тасвирлаган 19нчы гасыр башындагы хәлләр турында бармый. Аларда Актаныш районындагы хәзерге көннәр вазгыяте сурәтләнә, дип ышандыралар безгә хәбәр бирүчеләр. Төгәлрәк әйткәндә, райондагы «Актаныш технология техникумы»ндагы хәлләр. Янәсе, әлеге уку йортында «үле җаннар» белем ала икән. Ягъни, кайберәүләр студент булып теркәләләр, үзләре укырга да йөрми, ә белгечлек буенча диплом алып чыгалар, ди...

Барысын да тәртип буенча аңлатканда, эш болайрак булды. Узган ел ахырында редакциябезгә бер хат килеп төште. Дөрес, хат исемсез. Ләкин телефон аша да борчулы мөрәҗәгатьләр булды, алар да аноним булып калырга теләде. Ләкин хатта күтәрелгән мәсьәлә аптырашта калдыра торган, шактый җитди сигнал, дияр идек. Билгеле инде, без ул хәбәргә битараф калмыйча, иң элек аның дөреслеккә туры килү-килмәвен тикшерергә керештек. Беренче эш итеп «Актаныш технология техникумы» җитәкчелеге белән элемтәгә керергә ниятләдек. Техникумның рәсми сайтында күрсәтелгән телефон номерын һәм үзебез тапкан башка номерларны кабат-кабат җыя торгач, ниһаять, уку йортының баш хисапчысы Алсу Вәлиева белән кыска гына сөйләшеп алуга ирештек. Кем икәнебезне һәм нинди сорау буенча шалтыратуыбызны белеп алгач, баш хисапчы озаклап сөйләшү ягында булмады. «Мин бернәрсә дә белмим, аңлатма да бирмим», – дип телефон элемтәсен өзде. Кызганычка каршы, техникумның җитәкчесе һәм башка вәкилләре белән сөйләшү бәхете насыйп булмады. Шунлыктан үзебез Актаныш районындагы танышларыбыз аша әлеге уку йортындагы хәлләр турында белешергә тырышып карадык. Бер танышыбыз янә исемсез хатта тасвирланган вазгыятьнең дөрес булуына ишарәләде.

Шул ук вакытта районның эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләренә шалтыратып та, хәлгә ачыклык кертүләрен сорадык. Тик алары без күтәргән сорауны инкарь да итмәде, расламадылар да. Бары җавап алу өчен югарыдагы җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Һәм без шулай эшләдек тә. Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин исеменә «Безнең гәҗит» редакциясеннән рәсми мөрәҗәгать юлладык. Көтә торгач, ниһаять, быел берничә көн элек кенә килде ул җавап. Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш Идарәсе җитәкчесе Тимур Минушев имзалаган җавап хатында: «Актаныш технология техникумы» эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәсендә җыелган материаллар процессуаль карар кабул итү өчен Татарстан эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә җибәрелде», – дип язылган. Әлбәттә, җавап бик тулы түгел. Без министрдан тикшерү нәтиҗәләре белән таныштыруны үтенгән идек. Ул нәтиҗәләр турында бернинди мәгълүмат бирелмәгән. Ләкин, шулай да, әлеге җавап хатыннан мөһим нәтиҗә чыгарырга мөмкин. «Актаныш технология техникумы»нда «үле җаннар» булмавы турында да инкарь ителмәгән бит анда. Димәк, ул турыда «төтен чыгу» урынсыз түгел һәм безгә килеп ирешкән исемсез мөрәҗәгатьләр күпмедер дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә, техникумда «үле җаннар» булган, дигән сүз.

Әлеге язманы басмага тапшырыр алдыннан гына янәдән «Актаныш технология техникумы» җитәкчелегенә шалтыратып карарга булдык. Һәм, менә бит, бу юлы бәхет елмайды. Телефонны директор Ландыш Шамсунова үзе алган булып чыкты. Дөресен әйтик, алдан бераз каушап калса да, ул бик ачык, хәтта эчкерсез сөйләшкән кебек тоелды. Сорауларга да төгәл җавап бирде.

– Әйе, дөрестән дә, техникумда тикшерү эшләре бара, – дип аныклады ул. – Ләкин минем үземне беркем дә беркая сорау алырга яки ниндидер аңлатма бирергә чакырганы булмады. Мин бу учреждениедә, директорлык вазыйфасында икенче уку елымны эшлим. Ышандырып әйтә алам, мин эшләгән чорда бер генә уйдырма студент та «укымады». Исәптә йөреп кенә, укымыйча диплом алу турында әйткән дә юк. Ә миңа хәтле монда нәрсә булган, ул турыда берни белмим. Менә шушы араларда тикшерү эшләре төгәлләнәчәк, дип ишеттем. Шунда барысы да тәгаен ачыкланыр.

Без дә көтәбез инде ул эчке эшләр органнарының тикшерү нәтиҗәләрен. «Актаныш технология техникумы»нда «үле җаннар»ның булу-булмавы турыда төгәл мәгълүматлар билгеле булгач та, игътибарыгызга дөрес хәлләрне бәян итәрбез әле.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии