Казан авазы планетага тарала

Казан авазы планетага тарала

– Казан сөйли!

90нчы еллардан соң дикторлар бу сәламләүгә аерым пафос, горурлык хисләре дә кушып җибәргән сыман тоелды миңа. Әйе, суверенлык турында Декларация кабул ителгәннән соң, Татарстан җөмһүрияте башкаласы Казан сөйли, дип тәгаенләнде бу аваз…

Кемгә ничектер, әмма минем үземә татар җанлы булып формалашуыма нәкъ менә шушы татарча аваз салган «Казан сөйли» ярдәм иткәндер. Мин Казан авазын гына түгел, Башкортстан радиосын да тыңлап, андагы бар дикторларны белә идем. Казанны тыңлау кыенлык тудырмаса да, ә менә башкортның ягымлы сөйләмен тыңлау өчен гади генә, ләкин нәни тумбочка күләмендәге «Сиренада» радиоалгычының антеннасын тотып торырга кирәк иде. Ул чагында бәйрәмнәр уңаеннан шушы ике радионың үзара алмаш тапшыруларын тыңлау үзе бер бәйрәм иде. Радиодан ягымлы тавышларны танып, көтеп ала идем. Камал Саттарова, Эльс Гаделов, Фоат Галимуллин, Мәрьям Арсланова… Тавышлары сары май булып ягыла торган иде бит… Авыл баласының эше кырыкка ярылып ята, вазыйфаларым бихисап… Әмма әнидән качып стенадагы радионы тыңлыйм… Яңалыклармы ул, концертмы… аерма юк. Радио сөйләме, яңгыраган һәр сүз үзе үк моң.

… Китап кына түгел, менә шушы радио үстерде мине. Телевизор гаиләбездә мин мәктәпне төгәлләр чаклар җиткәч кенә пәйдә булды. Кичләребез безнең радиолы иде. Мәктәптә татар теле иң яраткан дәресем. Монда да шул Фоат абый Галимуллиннар «гаепле»дер. Аларга охшатып газеталар, китаплар укый идем. Инде исәнгерәгәч үзем дә радиога хатлар яза башладым. Укыйлар бит минем хатымны… Әниемне дә, армиядәге абыйларымны да котлап бетердем. Котлар кешем дә калмады. Ә миңа рәхәт. Икенче көнне урамга чыгам, мин дөнья тоткасы…

Бер вакыйга әле дә исемдә: каршы күршебез мәрхүмә Манҗиян апа сулышы кабып (тау менәсе) килеп керде… Сүзен әйтә алмый, ә без радио тыңлап утырабыз. Анда армиядә хезмәт итүче Радик абыем өчен (кызганыч, инде мәрхүм) минем хатым буенча аның туган көненә Әлфия Авзавлова «Солдатлар» җырын башкара.

– Әминә җаным, ишетәсеңме, Радик сине котлап җыр язган, – ди Манҗиян апа (урыны җәннәттә булсын).

Мин дөрес кеше бит инде, аны Радик абый язмады, мин сорадым, димәкче идем, әнием туктатты. Аңа Радик улының да язуы мөһимрәк булгандыр инде…

Менә шундый радионы тыңлап үстек без.

Бүген инде радиоалгыч төбендә аны тыңлап утырырга вакыт юк. Машинада гына үзем теләгән дулкыннарны ияртеп барам. Ләкин бүген, авторы-башкаручысын да тануы кыен булган исемсез җырлар куеп утыручы патифондай радиолар минеке түгел. Гитлер да әйткән диләр, кешене миңерәүләтер өчен, көн-төн җыр тыңлатырга кирәк… Әле җырлары җыр төсле булса икән… Миңа радиоспектакльләр, кешелекле тапшырулар, кызыклы, акыллы әңгәмәләр кирәк. Шөкер, Татарстан радиосы үз умырткасын сындырмады. Бүген дә шулай бердәнбер радиостанция булып дәвам итә. Туры килгәндә, тапшыру урыс теленә күчкәнче, балачактагы кебек, эшемне ташлап матур сөйләмне, җанлы әңгәмәне тыңлап утырам.

Матур сөйләм дигәннән, машинамда авылыма кайтып килешем. Юлда радиолар начар тота, автомат эзләгеч тукталып калды… Һәм радиода дөрес сөйләм, матур тембр… Кем бу? Кайсы радио? Әллә башкортлармы? Район радиоларымы? Татарстан радиосының ФМ ешлыгына күчкәнен белмәгән идем әле… Кайтып җиткәч тә, машинамны сүндерми, тапшыру беткәнне көтеп утырдым. Бу минем балачактан ук ишеткән «Тел күрке – сүз» булып чыкты. Ә сөйләүче – кайчандыр Камал театрында күренекле актриса булган Флера Хәмитова икән. Кызганыч, мондый сөйләм, телнең мондый дөрес моңы бүген радиода юк. Ә Татарстан радиосы моны сакларга тырыша. Бу радиога мин үзем дә аздан гына эшкә урнашмый калдым. Арчада чыбыклы радиода эшләгән чагым. Бик еш Казандагы дикторлар янына дәресләр алырга килгәлим, Арча радиосы өчен әзерләнгән кайбер язмаларымны Татарстан радиосыннан яңгыраталар. 1986нчы елда ир тавышка конкурс игълан ителде. Мин дә катнашырга булдым. Кайсыдыр турларны узып, эшкә алырга тиешләр иде инде. Тик торак җае булмау сәбәпле барып чыкмады. Тагын бер елдан телевидениегә килергә насыйп булды.

Хәзерге хезмәткәрләр, минем замандашларым да бит әле, аралашып яшәдек. Телевидениедә эшләсәм дә, мин алардан көнләшеп яшәдем. Әгәр чакырган булсалар, радиога күчкән булыр идем. Радио теле ул башка, ул колакка сары май булып ягыла. Ул моң, ул җыр…

Менә шушы кадерле радиобызга 90 яшь икән бит. Әлбәттә без бу вакыйгадан читтә кала алмыйбыз. Кадерле радиобызның моңын булдыручыларны барлап, алар турындагы истәлекләрне укучыларыбызга җиткерергә булдык. Радиобыз һәр татарның йөрәгендә, димәк безне укучы татарларыбыз да битараф калмаслар бу сәхифәгә. Радиобыз шәхесләре белән очрашкан мизгелләрегез бардыр. Языгыз. Татар радиосы мәңге яшәсен.

Татарстан башкаласы – Казан тәүлек буе татарча сөйләп торсын!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗХРАХМАНОВ

Татарстан радиосына – 90 яшь

«Тыңлагыз, Казан сөйли!»

Татарстан радиосы эфирыннан беренче тапкыр шушы сүзләр яңгыраганга да тиздән 90 ел була инде. 1927нче елда ук аваз салган радио, стеналарда эленеп торган чыбыклы радиолар беткәч, берара игътибардан читтәрәк тә калып торган иде. Тик бүген ул яңадан сафта, FM ешлыгында бөтен республикага сөйли. Казандагы ешлыгы – 99,2 FM.

Татарстан радиосының бүгенгесе турында сүз кузгатканчы, иң элек аның барлыкка килү тарихына тукталсак, дөрес булыр. Русиядә радио инкыйлабы Мәскәүдән түгел, ә Казаннан башланган. Чөнки биредә әзерлекле белгечләр булган. 1920нче елда ук инженер Александр Углов һәм аның хезмәттәшләре куәтле радиолампалар ярдәмендә электр сигналларын көчәйтү ысулын үзләштерә. «Известия ТатЦИКа» газетасы 1921нче елның 30нчы гыйнварында: «Бу лампалар ярдәмендә без инде Ташкент белән дә сөйләшә алабыз, Ауропадан калышмыйбыз!» – дип яза.

Казан инженерлары һәм техниклары ирешкән казанышлар ялкынлы революционер, хәрби язучы Шамил Усмановны кызыксындырмаган булса, Татарстанда радио язмышының ни булып бетәсен әйтүе кыен. 1922нче елның җәй ахырында хәрби җыеннан кайткач, ул Арча кырындагы биек-биек радиоманараларга игътибар итә. Бу Кызыл Армия радиобазасының антенна хуҗалыгы була. Тиздән Шамил Усманов биредә үз кешегә әверелә.

Тора-бара А. Углов Мәскәүдән тапшырылган якшәмбе концертларын трансляцияли башлый. Андый көннәрдә радиоалгычка лаборатория янәшәсендәге рупор тоташтырыла. Нәкъ менә шушы хәл Шамил Усмановны үзебездә көчле радиостанция төзү фикеренә этәрә дә инде. Яшь Татарстан республикасының үз радиосы булырга тиешлеген дәлилләп, ул VI өлкә партия конференциясендә чыгыш ясый. Ләкин аны аңларга теләмиләр. Ул татарча һәм урысча газеталарда мәкаләләр бастыра, алар халыкны кызыксындырса да, республика җитәкчеләрен уята алмый. Шамил Усманов Татарстан Халык Комиссарлары Советына җентекле язма юллый. Комиссия радиофикацияләү эшенең республика өчен мөһимлеген таныса да, икътисади, техник мәсьәләләрен сылтау итеп, проектны кире кага.

Бу вакытта инде радиотапшырулар бөтен ил күләмендә бара. Мәскәүнең «Коминтерн» радиосы чит илләрдә дә ишетелә. Ә Казан дәшми дә дәшми. Тик Шамил Усманов, тынгысыз җан, ярты юлда тукталып каламы соң?! Ул кат-кат ВКП(б) өлкә комитетына, Халык Комиссарлары Советына мөрәҗәгать итә. Мәсьәлә Октябрьнең ун еллыгына әзерләнгән көннәрдә хәл ителә. Усмановның үзен үк яңа оешмага җитәкче итеп билгелиләр. Станция җитәкчесе Житковский, баш инженер Алексеев, радиотехник Мишкин, моторист Михайлов, монтер Зәбиров һәм башкалар ярдәмендә Татарстан радиосы телгә килә.

Шул данлы көннәрнең шаһиты, композитор Җәүдәт Фәйзи истәлекләреннән: «Казанда радиотапшырулар станциясе ачылачак, дигән хәбәр күптәннән таралган иде инде. Октябрь революциясенең ун еллык бәйрәме көнендә Казан радиосы эшли башлады. Дулкынның озынлыгы 750 белән 800 буласын алдан сорашып белгәнгә, радиоалгычымны шул диапазонга көйләп куйдым. Менә берзаман: «Слушайте, слушайте! Тыңлагыз, тыңлагыз! Говорит Казань! Казан сөйли, Казан сөйли! Сынау тапшыруларын тыңлагыз! Сезне, кадерле иптәшләр, Бөек Октябрь социалистик революциясенең ун еллыгы белән тәбрик итәбез!» – дигән сүзләрне ишеттем. Йөрәк ярсый, күңел дулкынлана. Үземне-үзем онытып:

– Радио! Казан сөйли! – дип кычкырдым. Өйдәгеләр бүлмәгә керделәр. Башлар колак телефоны тирәсенә җыелды. Тәбрикне берничә мәртәбә кабатладылар. Әтием, бик зур игътибар белән тыңлаганнан соң:

– Молодец, Шамил Усманов! Булдырды бит йөри торгач! – дип бүлмәдән чыгып китте».

Соңрак Җәүдәт Фәйзи үзе дә Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли башлый.

Легендар радио якын арада үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Тантана радионың беренче тапкыр аваз салган көнендә һәм сәгатендә, «туган йорты» бинасында узачак: 7нче ноябрь, көндезге 12:00, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсе.

Ә без Татарстан радиосының данлы үткәнен, тарихын барлый, радио казанында кайнаган шәхесләрнең истәлекләре белән уртаклаша башлыйбыз. Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең дә Татарстан радиосы белән бәйле хатирәләрегез бардыр. Аларны безгә хат итеп юллагыз, адресыбыз газетаның 16нчы битендә. Радио үткән юлны бергәләп хәтердә яңартыйк!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии