Бай ярлылар иле

Бай ярлылар иле

Һәрбер кеше үзенең яшәр дөньясы белән тыгыз бәйләнештә. Аны ничек кенә теләсәң дә шул тормышыннан аерып ала алмассың. Дин кешесеме ул яки сәясәтчеме, әллә инде гади генә бер кешеме – бу әһәмиятле түгел. Менә мин дә дин эшләре белән генә шөгыльләнсәм дә, дөньяда барган вакыйгаларга битараф була алмыйм. Бигрәк тә милләтемә, телемә, шулай ук шартлы рәвештә генә булса да илемә, ягъни Татарстаныма кагылган мәсьәләләр булса.

Чынлап кына әйткәндә, татар кешесе буларак, мин инде күптән зур төшенкелек эчендә, бу халәтемне үзе шул халәттә булмаган кеше аңлый да алмас. Ни өчен аңлый алмас димен, шул халык эчендә кайнап, мин – халкымның үзенең диненә, үзенең теленә, милләтенә, шулай әйтергә яраса, «төкереп» каравына инанган кеше. Монда «Безнең гәҗит»не укучыларны кертмим. Гәҗит һәм татар китапларын укучылар алар әле татарлыкларын югалтмаган халык. Ә инде динне никах уку, балага исем кушу һәм үлгәннән соң тиешенчә күмү генә дип аңлаган, татарлыгын син нинди милләттән дип сорагач кына искә төшергән, үзе кайчандыр бөек татар халкыннан булып та бүгенгесе, ягъни коллыгына риза булып яшәгәннәр турыда әйтүем. Әле Советлар чорында яшәгәндә шовинистлар ачыктан-ачык: «Россия для русских», – дип кычкырмыйлар иде. Ә бүген инде кычкыралар. Бу халык башка бер генә милләтне дә үз итә алмый, үзен генә яраткан бер тәкәббер халык, һәм сәясәте дә шуңа корылган. Бүген башка милләтләрне бетерү сәясәте бара икән, бу шуның кайтавазы. Әйтергә кирәк, бу халыкның үзен дә дөньяда беркем дә яратмый. Әле гаҗәпләнеп утырам, украиннар – безнең тугандаш халык, без бер халык диеп лаф оралар иде. Җае чыгу белән, Кырымны тарттылар да алдылар. Үз туганың белән шулай эшләргә ярыймы? Бер хәдис бар «Биргән бүләген кире алучы – косыгын ашаган эт кебек». Иртәме-соңмы Украинада тынычлык урнашыр, бу хәлләрдән соң гомерлек дошман булып калмаслармы ике тугандаш халык? Әле бит болар гына түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге моңа каршы чыгып, безнең илгә каршы сәясәт алып бара башлады. Ә моның нәтиҗәсе озак көттермичә, гади халык җилкәсенә төшәчәк, иманым камил. Ни өчен дисәгез, газ, нефть сатып көн күрүче ил бит без. Бездә эшләргә яратмыйлар. Әгәр шулай булмаса, туксан төбәкне тугызы гына ашатып тормас иде. Җитмеш процент салымны бездән генә кычкыртып талыйлар. Ә без гаҗәпләнгән булабыз. Безне яратмасалар да, акчасын яраталар. Гомумән, бу халыкны мин беркайчан да аңлый алмадым. Ил байлыгы ул халыкка хезмәт итәргә тиеш, акча, ил эчендә әйләнеш ясап, халыкка уңай шартлар, яхшы хезмәт хакы, яхшы пенсия булып, шушы ил халкына кайтарылырга тиеш. Ә безнекеләр чит илгә ташый. Ни өчен дисәгез, күбесе урланган, урланмаганына илдә ышаныч юк. Иртәгә акча реформасы ясап яндырырга мөмкиннәр. Йә әйтегез, нигә безнең акча агач рәвешендә? Бу – безнең идарәчеләрнең бер таяну ноктасы. Ни булса да, акчаны яндыралар да халыкны талап кризистан чыгалар. Чөнки безнең идарәчеләр эшләргә килмиләр. Аларның бөтен теләге – ничек кенә булса да тиз арада кесә калынайту. Бүтән нәрсә турында уйларга аның вакыты да, теләге дә юк. Әгәр шулай булмаса, Аллаһ биргән бу табигый байлыклар белән, шундый ярлылыкта яшәр идекмени?

Сайлау вакыты җитсә, тотыналар ялганларга, ни генә вәгъдә итмиләр. Нәтиҗәдә берни эшләмиләр. Үземнең инде күп еллар сайлауларда катнашканым юк. Түрәләрнең урлау-талау сәясәтендә катнашасым килми. Һәм безнең 70-90% сайлаучыларыбызның ә дигәнгә җә дигән тавыш бирүе бар икән, илдә берни үзгәрмәячәк. Әле безгә күп нәрсәләргә яңабаштан өйрәнәсе бар, бигрәк тә сайлау системасында. Өстән кушканны гына үтәп утыру ул безне бары һәлакәткә генә китерәчәк. Бүгенге илдә халык бер уен коралы гына, аңа үзенең сүзен әйтергә дә мөмкинлек калдырмадылар. Сайлау урнасы үз кулларында, кемне телиләр – шуны сайлыйлар, урамга чыгып митинг ясый алмыйсың, язып чыксаң – эзәрлеклиләр. Хөррият шулай буламы инде? Ни өчен дисәгез, кәнәфидә утырып урлау хәерлерәк, эзәрлекләмиләр, чөнки урлаучысы да, эзәрлекләүчесе дә бер көймәдә: бергәләп кесә калынайталар. Әле менә сайлау алды кампаниясен башлап маташалар. «Яхшы» тормыш вәгъдәчеләре тотынырлар сайрарга. Ләкин тормыш кына яхшырмас, урыс булмаган милләтләрне бетерү сәясәте шулай ук дәвам итәр. Карагыз инде, ДәүДумада үзләренә хезмәт хакларын арттырудан, гади халыкның иреген кысудан кала нинди яхшы эшләре булды? Ә бит анда 20-30 ел бер үк кешеләр утыра. Халык өчен берни дә эшләмәгән депутатлар кемгә һәм нигә кирәк? Авыл җирле үзәкләре дә урын биләп, хезмәт хакы алып утыручылардан гына тора. Бүген авылларны бетерү сәясәте бара икән, моңа алар да гаепле. Эшли дә белмиләр, эшләргә дә теләмиләр. Кичә колхоз һәм совхозларны бетереп, инвестор кирәк, дип лаф ордылар. Инвесторлар калган халык байлыгын урлап кача башлагач, шәхси хуҗалык кирәк, дия башладылар. Бу бит инде үтелгән этап. Бервакыт шәхси хуҗалыкларны бетергәннәр иде бит инде. Авылларны бүген бетерсәк, иртәгә яңадан торгызырга кирәк булачак. Шуның өчен авылларны эш белән тәэмин итәрлек оешмалар, халыкка уңайлы тормыш шартлары булдырырга кирәк. Боларны шәхси хуҗалыклар булдыра алмый. Дәүләтнең йөзе авылларга борылмый торып, берни дә булмаячак. Ә дәүләт ул идарәчеләрдән тора. Идарәчене без сайлыйбыз, димәк, бездән тора.

Рәис ӘХМӘТОВ.

Комментарии