Тапшырылмаган хатлар...

Тапшырылмаган хатлар...

 

Почта хезмәтенең елдан-ел начар эшләве аркасында шактый кыенлыклар күрүебез турында «Безнең гәҗит» битләрендә даими язып торабыз. Почта хезмәтенең үз эшен тиешенчә алып бармавы нәтиҗәсендә без – вакытлы матбугатны нәшер итүче редакция генә түгел, укучыларыбыз да иза чигә бит. Хәләл акчаларын түләп яздырган газетабыз адресатка вакытында барып җитмәгән очраклар бихисап һәм, кызганычка каршы, алар әле дә кимеми. Кайбер очракта газета соңарып кына калмый, бөтенләй югала да. Көн туды исә, укучыларыбыз редакциягә шундый зарлары белән мөрәҗәгать итәләр. Ә без, үз чиратыбызда, вакытлы матбугатны адресатларга таратуда тиешенчә эшләп җиткермәгән почта бүлекчәләренә шалтыратып гаҗизләнәбез. Почта хезмәтенең идарәсе булган «Татарстан почтасы»на, ягъни югары җитәкчелегенә дә ел дәвамында шул турыда бәян ителгән зарлы хатларны еш язарга туры килә. Әмма вазгыять кенә һаман да уңайга таба үзгәрә дип әйтеп булмый әле. Киресенчә, гаять катлауланып киткән вакытлар күп. Менә, соңгы бер ай дәвамында укучыларыбызның редакциягә язган хатлары да кире кайта башлаган иде. Ул турыда узган атнада гына «Безнең гәҗит»нең 6нчы июль санында (№26, 2022) баш мөхәррир Илфат Фәйзрахмановның «Почта саботажлык эшенә күчте, ахры...» дигән исем астында мәкаләсе басылды. Анда бәян ителгәнчә, хатларның адресатка кире җибәрелүен Казандагы 66нчы почта бүлекчәсе хезмәткәрләре: «Абонемент әрҗәсе өчен вакытында түләнмәү сәбәпле», – дип аңлатканнар. Гәрчә редакция тарафыннан түләү өчен счет сорап алдан мөрәҗәгать ителгән булып та, почта бүлекчәсе җитәкчелеге генә ул документны бирмәүгә карамастан.

Икенче яктан, тагын шунысы аңлашылмый: вакытында түләмәү сәбәпле абонемент әрҗәсеннән файдалану мөмкинлеге почта тарафыннан туктатыла икән, нигә соң редакциягә дип язылган кайбер хатлар салына ул әрҗәгә, ә кайберләре – юк? Ә менә заказлы хатның югалуы бөтенләй гаҗәп хәл. Ышанычлырак булсын дип, кеше өстәмә акча түләү хисабына, хатын заказлы итеп җибәрә. Ул инде ышанычлы, адресатка барып җитәргә тиеш, дигән сүз. Чынбарлыкта исә, «тиеш»нең киресе була.

Шундый хәлгә тарган укучыбыз – Мамадыш районы ветераннар Советы рәисе Рәмзил Низамиев шалтыратты атна – ун көн элек редакциягә:

– Мин Сезгә инде 3нче июньдә үк заказлы хат җибәргән идем. Алдыгызмы икән, шуның язмышын беләсе килә иде, – ди ул. Эзләп-эзләп карадык, тик редакциягә андый хатның әле килгән булмаганлыгы ачыкланды.

– Ничек килмәгән, инде бер айдан артык вакыт үтте бит. Өстәвенә, мин аны заказлы итеп җибәрдем, – дип гаҗәпләнде Рәмзил әфәнде. Ләкин редакция адресындагы хатлар тартмасында да, почта бүлекчәсендәге абонемент әрҗәсендә дә ул юк иде шул.

Аптырагач, укучыбыз заказлы хатны җибәргәнгә бирелә торган квитанция номеры буенча эзләтергә керешкән. Берничә көннән соң ул кабат шалтыратты:

– Хатымны таптым. Ул сезнең адреста күрсәтелгән Казандагы 66нчы почта бүлекчәсендә ята икән. Шул гомердән бирле аны һаман сезнең абонемент әрҗәсенә сала алмаганнар. Почта хезмәткәрләре ничек шулай эшли ала икән ул? Совет чорында андый җавапсызлык өчен катгый чарасын күрәләр иде, – дип гаҗәпләнүен белдерде һәм «хатымны барып ала күрегез инде», дип өстәде.

Шул ук көнне, озак та үтмичә, редакциягә 66нчы почта бүлекчәсеннән дә шалтырату булды.

– Сезгә кыйммәтле хат бар, тизрәк килеп алыгыз, озакка сузарга ярамый! – дип хәбәр иттеләр телефон элемтәсенең теге башында.

– Хатны җибәрүче Мамадыш районыннанмы? – дип сорап куйдык, эшнең нәрсәдә икәненә сизенә төшеп.

– Әйе, Мамадыштан.

– Ул очракта, карагыз әле, бу кыйммәтле хат сезнең почта бүлекчәсенә ничәсе килгән булган?

– Эээ, 6нчы числода.

– Бүгенмени? (Сөйләшү алтынчы июль көнне булды. – Р.Г.)

– Юк, 6нчы июньдә.

– Алай булгач, нәкъ бер ай элек почта бүлекчәгезгә килгән заказлы хат бу вакытка чаклы кайда, нишләп яткан? Нигә ул турыда безгә хәбәре килмәде? Абонемент әрҗәсенә берни салмадыгыз бит.

– ...

Кыскасы, төпле аңлату булмады.

Менә шулай бик оператив эшли шул безнең почта хезмәте. Аның җавапсызлыгыннан, ә кайвакыт, дөрестән дә, саботажыннан, без дә интегәбез, укучыларыбыз да газап чигә. Югыйсә, почта хезмәте башкара торган беренчел функция – ул әле дә мөһим һәм дәүләт югарылыгында контрольгә алынырга тиешле. Хәзер интернет заманы, электрон почта һәм вацап, телеграмм кебек мессенджерлар бар дип кенә, җаваплылыкны бетерергә һич ярамый. Халык мәнфәгатен кайгыртучы хөкүмәт тарафыннан мондый хәлгә юл куелмас иде ул. Акча түләп язылган газета-журналларның вакытында килмәве яки аларның кайчакта бөтенләй югалулары бер хәл, инде җибәргән заказлы хатны да соңыннан үзеңә эзләргә калу – адәм мәсхәрәсе бит! Һәм, гарьлек тә... Моны саботажлык, дими ни дисең?!

Әлеге почта җитәкчелеге белән бик җитди сөйләшү үткәрелде. Тагын шундый очрак кабатлана калса, өстәге җитәкчелегез дәрәҗәсендә зур шау-шу куптарачакбыз, дип кисәтелде.

Бу мәкалә үз эшләрен намус белән башкаручы почта хезмәткәрләрен рәнҗетмәсен. Бар ул чын фидакарь затлар. Кечкенә генә хезмәт хакына, хатларны, газета-журналларны вакытында адресатына җиткерүчеләр. 66нчы почта бүлекчәсе дә әйбәт эшли иде, әмма быел ел башыннан шушы хәл. Хезмәт хаклары чиктән тыш түбән булганлыктан бар хезмәткәрләр дә диярлек, берьюлы эшләреннән киттеләр. Хәзер әнә шул эленке-салынкы йөрүчеләр генә калган ахры. Шулай да бу башбаштаклык турында без «Татарстан почтасы» җитәкчелегенә җиткердек, кисәтү аннан да ирештерелер дип уйлыйбыз. Һәм алга таба хатларыбыз да, гәҗит-журналларыбыз да югалмас, вакытында җиткерелер, дип өметләнәбез. Кыскасы, безне мондый башбаштаклык кына аера алмас, алга таба да шулай бергәләшеп, аралашып яшәрбез.

Бер очтан редакциябезнең адресын да искәртәбез, югыйсә, аңлап булмый, дип шалтыратучылар да бар. 420006. г.Казань – 66, А/я 141, дип кенә язсагыз да хатыгыз килә. Тулы адрес кирәк булса, ул.Черноморская 3, А/я 141, газета «Безнең гәҗит» дип тә өстәргә була.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

 

 

 

Комментарии