Миңнеханов: хакимияттә 100 көн

Рөстәм Миңнехановның Президентлык постында рәсми төстә эшли башлавына 100 көн тулды. Кайбер мәгълүмат чаралары әлеге вакытка бәя бирергә өлгерде инде. Без дә яңа Президент килү белән барлыкка килгән үзгәрешләрне барлап карыйк.

Күзгә ташланган беренче яңалык – Миңнехановның тышкы кыяфәте. Аны хәзер бик сирәк кенә җиңел күлмәк һәм джинсыдан күрергә мөмкин. Президент үз статусына туры килү йөзеннәндер, кәчтүм-чалбар һәм галстуктан йөри. Гадәттә, киенү рәвешендә ул демократик кеше иде.

Хәзер Миңнехановның ике эш кабинеты бар. Берсе – Кремльдә, икенчесе – хөкүмәт бинасында. Күпчелек очрашуларны Президент Министрлар Кабинетындагы бүлмәсендә үткәрә. Биредә аңа җайлырак һәм ул моны яшерми. телеканалына күптән түгел биргән интервьюсында да ул Кремльгә рәсми очрашулар үткәрергә генә килүен әйтте. Элеккеге кабинетын функциональ, эш өчен җайлырак булуын белдерде. Хай-тек стилендәге яңартылган бина электроника белән шыплап тутырылган. Миңнеханов, заманча элемтә чараларын кулланучы кеше буларак, чиновниклар белән сөйләшү-аралашуны да интернет системалары ярдәмендә алып бара. Бер үзәк телеканалга биргән интервьюсында ул министрлар белән смс-хәбәрләр ярдәмендә аралашуын әйткән иде. Моны вакытны экономияләү белән аңлатты, “Өчәр минут буе бер-береңнең хәлен белешеп тору кирәкми, бу бик уңайлы”, – диде Миңнеханов.

Әлбәттә, бу тышкы үзгәрешләр генә. Президентлыгы мәгънәви яктан шактый катлаулы чорга туры килде. Бердән, республика корылыктан иза чигә. Авыл хуҗалыгына юнәлтелгән миллиардларча сум акча кызу кояш нурлары астында юкка чыгарылды. Шәхси хуҗалыклар да, эре компанияләр дә зыян күрә. Ә быелның октябрендә исә муниципаль үткәрәсе. Яңа Президентка районнарда үз кешеләре кирәк, һәм алар халык яклавына ирешергә тиеш. Корылык шартларында исә авыл кешеләре, гомумән, сайлауларга килмәс дигән курку-шикләр бүген бик җитди. Җирле хакимиятнең халыкка катлаулы шартларда ничек итеп ярдәм итәчәге дә мөһим.

Икенчедән, республиканың дәүләт бурычы быел ике тапкырга артып, 49 миллиард сумга кадәр җитте. Бу – казнага керергә тиешле сумманың яртысына тигез. Шуңа күрә әҗәтләр чоңгылыннан чыгу юлларын да эзләргә тиеш. Ә моңа бары тик экономия аша гына ирешеп булачак. Зур төзелешләр алып барып, амбициоз планнар игълан иткән республика өчен каешларны кысу авыррак. Ләкин белгечләр паникага бирелергә кирәкми, ди. Әлеге бурыч күләме катастрофик түгел дип ышандыралар.

Премьер-министр вакытында Рөстәм Миңнеханов Сабантуйларга әллә ни йөрергә яратмый иде. Хәзер исә ул федераль Сабантуйларда даими кунак. Бусы да Президентлык статусына туры килү белән аңлатыла. Рөстәм Миңнеханов үзенә Татарстан халкы гына түгел, дөньяга сибелеп яшәгән татарлар игътибары юнәлтелгәнен яхшы аңлый. Шуңа ул еш кына телне саклап калу, милләтләргә ил күләмендә үсеш мөмкинлеген тудыру кирәклеген кабатлый. Шулай итеп, акрынлап Миңнеханов та сәясәткә тартыла. Һәм, иң мөһиме, татарлыгы белән горурланып, милләттәшләрне якларга әзер икәнлеген курыкмый әйтә. Рөстәм Миңнеханов сәясәтче түгел дисәләр, Президентлык аны сәясәткә алынырга да мәҗбүр итте. Әлеге осталык вакыт үтү белән киләчәк, әлбәттә, ләкин аның нигезе бүген үк шәйләнә.

Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрдә исә әлегә тынычлык. Шунысы бәхәссез: Үзәк Кремль Миңнехановка дустанә мөнәсәбәттә, һәм аңа зур өметләр баглый. Русия Дәүләт Советы Президиумы составына кертелүен, җитди мәсьәләләр турында фикерләшкәндә Миңнехановка сүз бирелми калмавын шуның белән аңлатасыдыр.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии