Коронавируска каршы прививка ясатырга нигә ашыкмыйбыз?..

Коронавируска каршы прививка ясатырга нигә ашыкмыйбыз?..

АКШта коронавируска каршы вакцина ясатучылар саны Русядәгегә караганда 10 тапкырга күбрәк икән. Чирләрнең таралуын контрольдә тотучы АКШның милли үзәге башлыгы сүзләренә нигезләнеп, РИА «Новости» агентлыгы шулай дип яза. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрнең 40 проценттан артыгы инде вакцина ясаткан.

Интернет челтәрендәге мәгълүматларга караганда, Русиядә унынчы майга таҗлы вируска каршы вакцинаның беренче прививкасын ясатучылар саны 13 миллионнан артыграк булса, АКШта әлеге күрсәткеч инде 148 миллионга якынлашкан.

Ни өчен безнең илдә прививка ясату акрын бара соң? Безнең халык «курку белмәсме» әллә? Коронавирус зәхмәтенең зыянын чын мәгънәсендә аңлап бетермиләрме? Бәлки анысы да бардыр. Урамнарда, җәмәгать урыннарында битлекләр киеп йөрү таләбенең еш кына үтәлмәвен искә алганда, алай дип уйларга да җирлек туа кебек. Ләкин, икенче яктан караганда, прививка ясаткач, битлек кияргә теләмәүчеләр өчен чирдән саклану мөмкинлеге арта гына бит. Шул мантыйктан чыгып фикер йөрткәндә, киресенчә, халык прививка ясатырга омтылырга тиеш кебек иде. Ә ул «курку белмәс» дигәне, сафсата гына инде. Анысы һәркемгә мәгълүм. Коронавирусның ни дәрәҗәдә куркыныч чир икәнлегенә безнең халык та төшенде анысы. Битлекләрне кияргә теләмәү исә, чирдән курыкмауга түгел, ә ул битлекләрнең вирустан саклавына ышанмаудан киләдер.

Ярый, битлек киюгә караш төрле булсын. Ә прививка ясату темплары шулай акрын баруны ничек аңлатырга? Русиядә уйлап табылган вакциналарның иң яхшылардан булуы турында дәүләт эшлеклеләре, төрле галимнәр, илнең үзәк матбугат чаралары туктаусыз искәртеп торалар бит. Шактый гына чит илләр дә сатып ала башлады ул хикмәтле вакциналарны. Безнең халык исә, прививка ясатырга һаман ашыкмый. Инде аптыраганнан, кайбер төбәкләрдә шул уколларны кадатсыннар өчен төрле кызыксындыру чаралары уйлап таба башладылар. Кайдадыр прививка ясаткан кешеләргә йомыркалар, башка төр продуктлар бирәләр, дигән хәбәрләр йөри. Мәҗбүриләп ясату очраклары да юк түгел. Рәсми органнар «бернинди мәҗбүриләү юк» дисәләр дә, безнең редакциягә кире хәбәрләр килгәләп тора. Дөрес, алар нигездә аноним. Билгеле сәбәпләр аркасында шалтыратучылар исем-фамилияләрен, кайда эшләүләрен, еш кына хәтта кайсы районнан булуларын да әйтергә шикләнә. Чөнки андый хәбәр бирүчеләр, нигездә, бюджет оешмаларында эшләүчеләр. Ә «дөрес сүз сөйләмәүче» бюджет хезмәткәрләренә басым ясауның юллары шактый. Эштән азат ителергә дә мөмкинсең…

Ничек кенә булмасын, ачыктан-ачык мәҗбүриләмәсәләр дә, прививка ясатуны ихтыяри мәҗбүри куйган очраклар шактый. Татарстан хөкүмәтенең бер шимбә утырышында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республикада вакцина ясау темпының акрын баруын искәртеп киткән иде. Шуннан соң аерым ведомство җитәкчеләре ул эшкә игътибарны аеруча арттыра башлады. Бигрәк тә мәгариф, сәламәтлек саклау тармагыннан ихтыяри мәҗбүриләү очраклары турында хәбәрләр еш килә. Һаман да шул сорау туа: нигә ирексезлиләр, нигә халык үзе теләп ясатмый ул прививкаларны? Әйткәнемчә, безнең вакциналарның сыйфаты яхшы, дип инде үтүктән генә сөйләмиләр бит. Һәм, бәлки чынлап та, әлегәчә дөньяда уйлап табылган иң яхшы вакциналардыр алар. Тик халык прививка ясатырга ябырылып бармый. Димәк, ышанырга ашыкмый. Бу очракта халыкның пассивлыгы вакцина сыйфатына бәйле түгел, ә дәүләткә ышаныч дәрәҗәсе турында сөйли, дияр идем. Нәкъ менә шуңа күрә дә, хәтта күп кенә чит илләрдә киң кулланыла башлаган безнең вакциналарга күпләр һаман шикләнеп карый. Дистә еллар дәвамында хөкүмәт тарафыннан үз халкына карата алып барылган «сакчыл» сәясәт нәтиҗәседер ул шикләнү!..

Ә дәүләтебезгә ышаныч дәрәҗәсе турында сөйләүче башка факторлар да җитәрлек. Мисал өчен, Русия галимнәренең, югары квалификацияле белгечләрнең чит илләргә күченү очраклары 2012нче елдан 5 тапкырга артуы да шул ышаныч турында сөйлидер. «Алдынгы илләрдән фәкать Русиядә генә берничә дистә ел дәвамында шундый тенденция саклана», – дип белдергән Русия фәннәр академиясенең баш галим-сәркатибы Николай Долгушкин. Аның сүзләренә караганда, 1990нчы елдан хәзергәчә илдә төрле фән өлкәсендә тикшеренүчеләр саны 992 меңнән 348 меңгә чаклы кимегән. «Ягъни, 65 процентка! 3 дистә елда без фән эшлеклеләренең өчтән ике өлешен югалттык», – дип аныклый Николай Долгушкин.

Акыллы, зиһенле кешеләр илдән китә икән, тагын нәрсә әйтергә кала?.. Дәүләткә, аның тарафыннан алып барылган вәзгыятькә карата ышаныч дәрәҗәсенең бер чагылышы бит бу хәл.

Күптән түгел Росстат 2020нче елда илдә хәерчеләр саны кимеде, дип игълан итте. Әлеге ведомство исәпләүләре буенча, яшәү минимумыннан да түбән керемгә ия булучылар саны узган елда 0,2 процентка азайган икән. Бу – хәерчеләр саны 300 мең кешегә кимеп, хәзер 17,8 миллион тәшкил итә дигән сүз. Шул ук вакытта, әлеге дә баягы Росстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның беренче кварталында Русия гражданнарының кереме 14,3 триллион сум булган. Ә чыгымнары исә, 14,9 триллион сумнан да артып киткән. Чыгымнар зуррак булу сәбәпле, 604 миллиард сум күләмендә килеп чыккан аерма – халыкның «кара көнгә» саклап килгән запасы хисабына капланган. Димәк, бәяләрнең артуы һәм керемнәрнең кимүе аркасында, русиялеләр җыеп килгән запасларын ашау режимында яши. Ә запасы булмаганнар банк кредитларына бата бара. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, гыйнвар-февраль айларында физик затларның бурычлары көн саен 13,5 миллиард сумга артып барган. Нәтиҗәдә аларның гомуми бурыч күләме 21 триллион сум чиген узып киткән. Бу хәл – илнең хәзерге заман тарихы өчен рекорд, дип яза Finanz.ru порталы.

Менә шундый чынбарлыкны искә алганда, Росстатның «2020нче елда илдә хәерчеләр саны кимеде» диюен ничек кабул итәргә дә, тулаем дәүләткә карата халыкта ышанычны ничек булдырырга?

Русиялеләрнең реаль керемнәре инде дүртенче квартал рәттән кими бара. Мисал өчен, гыйнвар-март аенда алар, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 3,6 процентка азрак булган. Ә бәяләр киресенчә, туктаусыз арта. Аннан тыш, илдә үлем очрагы да быелның март аенда 25,3 процентка үскән… Болар да шул ук Росстатның рәсми мәгълүматлары. Тик күңелдә күтәренке рух та, дәүләткә карата ышаныч та уята торган мәгълүматлар түгел шул. Ә бик тә укыйсы, ишетәсе килә андый мәгълүматларны. Тик, әлбәттә инде, чынбарлык белән тәңгәл килгәннәрен. Ул очракта халык дәүләтнең һәр әйткән сүзенә ышанып, прививкаларны да йөгереп барып ясатыр иде мөгаен.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии