Бюджет ярык, түзсен халык

Бюджет ярык, түзсен халык

Икътисадның «авыруы» казна керемнәрендә чагыла башлады. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, Татарстанның салым керемнәре 13 миллиард сумга кимегән.

Әлеге сан Дәүләт Советының бюджет комитеты утырышында яңгырады. Аеруча табыштан алынучы салым авырлык белән җыела икән – узган елның гыйнвар-март айлары белән чагыштырганда, ул 20 процентка кимегән. Ә гомумән алганда, бюджет керемнәре 6 процентка азайды, дип хисап тотты финанс министры урынбасары Алексей Шишкин.

Мондый хәлнең килеп чыгуын фаразлау кыен түгел иде, әлбәттә: нефтькә бәяләр төште, башка предприятиеләр дә үз продукциясен сата алмый, керемнәре кими, алар белән бергә хезмәт хаклары да, нәтиҗәдә, халык кибетләргә сирәгрәк йөри… Болар барысы да бюджетта чагылыш таба. Һәм ахыр чиктә үзебезгә үк авыр күсәк булып төшә.

УКЫТУЧЫЛАРГА ЯЛ АКЧАСЫ ҖИТМӘСКӘ МӨМКИН

Алексей Шишкин фаразына караганда, икенче квартал җиңелрәк булмаячак. Аерым алганда, табыштан алынучы салымның артык түләнгән 5 миллиард сумын кире предприятиеләргә кайтарырга кирәк. Бюджет кредитлары буенча тагын 2 миллиардтан артык түлисе.

Тик финанс министрлыгын иң куркытканы – җәй башында укытучыларның чираттагы ялга китүләре. Аларга ял акчасын алдан түләргә кирәк бит, димәк, мәгариф тармагын гадәттәгедән күбрәк финанслыйсы була.

Казначылар шулай ук социаль һәм мәдәният тармагына каралган чыгымнарны да кисәргә мәҗбүр булды. Ә менә «түрәләр аппараты»на килгәндә, биредә «хезмәт хакларын арттырмау» белән генә чикләнгәннәр.

ҺӘР ТАТАРСТАНЛЫДАН – 25 МЕҢ

Чыгымнарны киметергә тырышсалар да, алар барыбер керемнәрдән артыграк булып кала бирә. «Бюджет ярыгы» киңәя, һәм аны ямау өчен республика Мәскәүдән бюджет кредитлары алырга мәҗбүр. Хакимият аларны «үтә дә арзанлы һәм уңайлы» дип мактый үзе, тик бурыч – бурыч булып кала, иркен суларга ирек бирми.

Универсиадага әзерләнгән вакытта әҗәткә алынган дистәләгән миллиардлар узган ел тагын 9 миллиард сумга арткан. Быел моның өстенә тагын 5,5 миллиардны алмакчы булалар. Шунысы кызык, салым һәм башка түләүләр рәвешендә Татарстан федераль үзәккә ел саен йөзләгән миллиард сум акча күчерә. (Былтыр ул 457 млрд сум тәшкил итте – «Колониаль мантыйктан арына алмыйлар», «Безнең гәҗит», №12, 23нче март, 2016) Ә шуның аркасында хасил булган бюджет ярыгын каплар өчен кирәкле акчаны «хуҗалардан» бурычка алабыз. Җитмәсә, апрель аеннан ягулык акцизларын арттырудан кергән керемнәрне дә федераль хөкүмәт тулысы белән үзенә «суырачак».

Сүз уңаеннан, бүген республиканың дәүләт әҗәтләре 91,3 миллиард сумга җиткән. Татарстанда яшәүче бөтен халыкка бүлеп исәпләсәк, җан башына 25 мең сум туры килә. Гаиләгездә күпме кеше булганын күздә тотып, Мәскәүдәге хуҗаларга никадәр бурыч түлисегез барын үзегез чамалап карагыз.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии