Кәгазьдә бай – тормышта юк…

Кәгазьдә бай – тормышта юк…

Татарстан Икътисад министрлыгы республика шәһәр-районнарында яшәү­челәрнең тормыш шартларын бәяләгән мәгълүмат бастырып чыгарды. Быелның гыйнвар-февраль айлары социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә караганда, , һәм Әлмәт беренче урында. Әмма гади халык моңа шикләнеп карый.

Дәүләтнең рәсми мәгълүматларына караганда, хезмәт хаклары да, тауар әйләнеше дә һәрвакыт үсештә кебек күренә. Сөт-ит җитештерү дә һәр елны үсә бара. «Кара алтын» чыгару да арта. Алар артыннан әйбер бәяләре дә калышырга теләми: халыкның кесәсен «юкартырга» булыша. Әйбер бәяләре артса да, хезмәт хаклары бер урында кала.

Дөрес, пенсияләрне, елга бер мәртәбә булса да, берничә йөз сумга арттырып куялар анысы. Тик дә пенсиянең «игезәге» кебек, аның итәгенә ябыша.

Бер караганда, халык мондый статистикаларга күнегеп тә бетте кебек инде. Күпчелек купшы саннар белән тормышны бәяләү дәүләткә кирәктер, дип статистикага игътибар да итми. Кайчан да булса хезмәт хакын чыннан да арттыралар икән, ул вакытта дәүләт статистикасына да ышаныр идек, ди исемен әйтергә теләмәгән бер казанлы.

ӘЛМӘТТӘ – УРТАЧА ЕГЕРМЕ МЕҢ

Икътисад министрлыгы сайтында дөнья күргән рәсми мәгълүматларга караганда, иң яхшы тормыш Әлмәттә булып чыга. Анда уртача хезмәт хакы 19 мең 990 сум икән. Түбән Кама, районнары һәм Казан шәһәре дә аңардан әллә ни калышмый. Аерма мең тәңкә чамасында гына.

Ә менә Чүпрәле районында хәлләр мөшкелрәк. Анда яшәүчеләр уртача 8797 сум 60 тиен ала. Бу әле – уртача күрсәткеч, ә уртача булмаган статистикага керүчеләр күпме хезмәт хакы ала икән? Бу хакта шул районнарда яшәүчеләр генә төгәл әйтә алыр иде, мөгаен. Дөрес, ун мең сум да хезмәт хакы алмаганнар арасында Әтнә, Мөслим, Балтач, һәм башка районнар да бар.

«ЭРЕ ТҮРӘЛӘРНЕҢ ЭРЕ АКЧАСЫ «УРТАЧА»НЫ АРТТЫРА»

Кеше башына туры килгән ваклап сату күләме нисбәтеннән дә Казан, Чаллы, Әлмәт бер тирәдә бара. Әлеге шәһәр һәм район үзәкләрендә узган елның гыйнвар-сентябрь айларында, уртача исәпләгәндә, һәр кешегә 162, 106 һәм 92 мең сумлык тауар сатылган икән. Ә менә быелның гыйнвар-февраль айларында республикада, җан башына, уртача 6 мең 747 сумлык табыш туры килгән. Бу сумма кесәгә килеп кергән хезмәт хакы, , стипендия һәм башка түләүләр кушылып, тигезләп бүлүдән барлыкка килгән.

Әлеге күрсәткечләр буенча, Түбән Кама – беренче, Әлмәт – икенче һәм Югары Ослан өченче урынны биләп тора. Әлмәт дигәннән, әлмәтлеләр үзләре бу саннарга ышанамы икән соң?

Кайда эшләгәнен әйтергә теләмәгән Наил Вәккасов исемле Әлмәт кешесе үз шәһәрләрендә гади халыкның андый хезмәт хакы алып яшәмәвен әйтә. «Түрәләр белән гади кешеләрнең хезмәт хакларын кушып исәпләгәндә шулай килеп чыгадыр, бәлки. Менә минем, мисал өчен, хезмәт хакым – ун мең сум, – ди ул. – Бер кешегә тормышын алып бару өчен ун мең сум җитми. Кешенең өе һәм балалары булса, өй кирәк-яраклары алынган булса, ул ун мең шул ашарга-эчәргә генә җитә инде», – ди Н.Вәккасов. Безнең халык бигрәк тыныч яши бит. Ул шул берәр почмакта, үзара гына, канәгатьсезлеген белдерә. Профсоюзлар бик начар эшли, алар гади халыкны якламый. Җитәкчеләр өстән тикшерү килгәндә эш күрсәтергә тырыша инде. Күрә торып, күз буяу бара. Бу гомер буе шулай булды, алга таба да шулай булачак. Русиядә тәртип булырмы, юкмы – белмим», – ди Наил Вәккасов.

Гади халык, хезмәт хакыбыз – ун мең чамасы, ди. Хөкүмәт исә, уртача хезмәт хакы егермегә якын дип белдерә. Кайсысы дөреслеккә туры килә икән соң?

ТӨП КҮРСӘТКЕЧ – ҮЗ КЕСӘБЕЗ

Өстәге язманы «Азатлык» радиосы тәкъдим итте. Радио хәбәрчесенең әлеге эзләнүләрен укыгач, һәркем кесәсен капшап куйгандыр. Мин дә капшадым. Һәм… үз кесәм буенча гына җавап бирә алмаячагымны аңлагач, таныш-белешләрем кесәсен актара башладым. Кеше кесәсен актару рәтле кеше эше түгел икәнен беләм, әмма бу хакыйкатьне табу өчен кирәк булганга, Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһ булмас, дип уйлыйм. Иң элек эшне таныш укытучылардан башладым. Инде 30 ел мәктәптән башка дөньяны белмәгән бер фидакарь танышым бар. Аның ай саен “уч тутырып” 11 мең сум тирәсе алганын белдем. Ә аларның мәктәпләрендәге яшь укытучылар 7-8 мең сумга көн күрә икән.

Кеше акчасын санауны дәвам итик. Абыем – бер оешмада шофер. Авыр техникада эшли. «Гел эш булып тормый, 10–15 мең сум чыга инде, кая барасың бу яшьтә», – диде ул. Моның белән тормыш алып барып булмавы сәбәпле, төннәрен, ял көннәрендә каравыл тора. Аннан 6 мең сум чамасы эшләп ала… Шулай итеп, ялсыз, йокысыз 20 мең!!! Бу абыемның хөкүмәт биргән уртача күрсәткечкә якынаерга җан-фәрман тырышуыдыр инде. Тагын да мисаллар эзләп тормыйм. Бер фирмада акчасының яртысын конвертта алып та, җәмгысе 12 мең сум алып яшәгән энемнең эшсез калуын гына телгә алам да… Хәзер эш таба алмый, шофер эше дә юк Казанда. Ә аларның уртача хезмәт хакы 10 мең сум. Шуңа бик разый буласылар… Әле шимбә, якшәмбенең ни икәнен дә белмәгән 2-3 меңгә йөргән авыл халкын телгә алмыйм.

«КЕМНЕҢ КУЛЫНДА – ШУНЫҢ АВЫЗЫНДА»

Хөкүмәт даирәләрендәге кешеләр белән сүз кесә калынлыгы турында башланса, эшләсеннәр, бүген халык эшләмәскә, бармакка бармак сукмыйча гына яшәргә өйрәнде, диләр. Ансат акча артыннан куалар, янәсе. Әнә газетадан укыдым, бар дә шәп… Шул “шәп”не сөйләүче рәсми статистиканың хаклыгына ышаныргамы, юкмы?

Апрель башында Бөтендөнья банкы да Русиядә хезмәт хаклары рекордлы күрсәткечләргә җитте, дип игълан итә. Кем-кем, бу халыкара оешма “күзгә төтен җибәрмәс”, дисәм, ул да безнең Росстатка таянып хисап тота икән. Баксаң, бездә инфляция һәм мәҗбүри салымнарны чигереп тә хезмәт хакы, узган елгы белән чагыштырганда, 4,2%ка арт­кан. Ә чигерүләрне исәпкә алмаганда, акчабыз 17%ка күтәрелгән.

Чынлап та, үзегез чутлап карагыз әле. Арттымы акчагыз, Росстат әйткәнчә… Һәрхәлдә минем танышларым арасында хезмәт хаклары шулай артканнар очрамады.

Әһә, имәндә икән чикләвек: «Керемнәр буенча безнең җәмгыять төрле социаль катламнарга бүленде», – дип белдерә Югары икътисад мәктәбенең социаль сәясәт институты директоры Сергей Смирнов.

Ягъни, «кемнең кулында шуның авызында» килеп чыга түгелме?! белән эшче арасындагы аерма ерагая бара. Эшче үз директорының күпме хезмәт хакы алуын белә дә алмый. Һәм бу дәүләт тарафыннан берничек тә көйләнми. Бездә минималь хезмәт хакы күләме генә көйләнә. Ә аның белән яшәп буламы, аңлатма юк. Таркалып барган җитештерү, хезмәт хаклары тоткарлана… ә менә җитәкче тормышыннан зарланмый… Аның һәм җитәкче аппараттагыларның хезмәт хакы индекслана бара. Һәм нәтиҗә: Росстат безгә яхшырак яши башлавыбыз турында куанычлы мәгълүматлар китерә.

Бер дә аптырамагыз: бәлкем, ул дөрес күрсәткечләрдер. Тик ул сезнеке түгел. Мөгаен, күршегезнеке, зур директорныкы… Алар уңышлырак кешеләр. Алар тиешле урында утыра. Бүген тырышлык, хезмәт белән берни майтарып булмый. Тудырмый гына, ничек бар итәргә, ничек әвеш-тәвеш китерергә өйрәнергә вакыт…

Дөрестән дә очын-очка ялгап яшәүче кешегә матбугатта игълан ителгән матур саннар куаныч китерми. Әле менә бу айда фатир өчен 6 мең сум түлисем бар, кыйммәтлерәк фатирда яши башладык быел. Аллаһы Тәгалә тигезлектән, сәламәтлектән генә аермасын. Хатын белән икебез көн-төн эшләп торганда гына – яши, балаларыбызны үстерә алырбыз. Ә иртәгәге көн куркыта, чөнки запас юк. Көнендә ашап бетереп барабыз.

Ах, бу «уртача»… саруны кайната. Уртача гомер озынлыгы, уртача хезмәт хакы. Әнә больницаларда да уртача температура чыгарасы калды инде. Градусниклар белән үлчибез дә, бүләбез… Борчыласы юк, каты авыручылар азая, уртача температура әйбәт…

P.S. Шушы темага интернет форумнарда ничек гәп коралар икән, дип эзләнеп алдым.

«Азатлык» радиосы форумыннан:

ФӘРХӘТ (Татарстан): «Азу ярган ялган системада яшибез. Чөнки ялган, гади кешедән кала, барлык чиновникларны һәм эшмәкәрләрне канәгатьләндерә. Үзем белгән якыннарым арасында ун кешенең берсе дә 8 меңнән артык хезмәт хакы яки пенсия алганы юк. Хезмәт хакын зур чиновникларны, газчыларны, нефтьчеләрне, энергетикларны чигереп санасыннар. Бәлки, шунда бераз чынбарлыкка якынаю булыр».

АЙЗАТ (Татарстан): «Татарстан телевидениесе дә, радиосы да мактанудан бушый алмый. Гамәлдә: эш хакы, пенсия уртача дүрт меңнән артмый. Хәзер инде фатир турында да хәбәрләр яңгырый, имеш, һәр кешегә 25 кв.метр торак туры килә. Бу, бәлкем, дөрестер, шәһәр мэры Метшин – өйсез (декларацияне шулай тутырган), депутатлар да сукбайлар кебек, хатыннары җилкәсендә яшиләр. Шулай булгач, теге чиновникларның бишәр катлы коттеджлары бер кешегә санала, һәм уртача сан табыла да. Ә без фатирсыз… Бүген, мәсәлән, Казанда: сыер итенең 1 килограммы – 320 сум, йомырканың дистәсе – 52 сум, калган ризыклар турында әйтеп тә торасы юк. Менә шул ул, алдакчы түрә белән барлыкка килгән җөмһүрият, алдашып тормыш кора».

МӨХӘММӘТ (Мәскәү): «Эш хакы «мөстәкыйль» Татарстанда бигрәк түбән. Мәскәүдә урам себергән өчен кыргызларга 17 мең түлиләр. Мәскәүдә дә ит хакы 320-350 сум тора, ә монда эшләгән кешеләр эш хакын шәп ала, иң кимендә – 40-50 мең. Ә ит хакы Казан белән Мәскәүдә бер булып чыга түгелме?!

«Азатлык» радиосы хәбәрчесе Айнур Шакир ярдәмендә Сәйдулла КУТУШЕВ.

Кәгазьдә бай – тормышта юк…, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии