- 11.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №49 (12 декабрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Кечкенә балалар гына түгел, өлкәннәр дә уйнарга ярата икән ул. Аеруча, түрәләр, нәрсә белән мавыгуларын әйтә алам: законнар. Бүген аның белән уйнау гадәти гамәл санала. Бу гына түгел, аны сәяси термин «закон чыгару» дип тә атыйлар әле. Русиядә теләгән очракта Конституцияне үзгәртү дә берни тормый. Президентның 4 түгел, 6 ел кәнәфиендә утырасы килде – законны ике көндә кирәкле шартларга туры китерделәр, Дәүләт Думасы депутатларының эшчәнлекләрен дә 1 елга арттырдылар. Ә иң кызыгы шунда, соңгылары законнарны үзләре дә «штамповать» итеп кенә тора. Экстремизм, яла ягу, чит ил агентлары турындагыларын парламентарийлар караганлыгын ТВлар күрсәтеп тә өлгерә алмады, шунда ук гамәлгә керде. Икенче көнне инде бөтен ил буйлап шул законнарны кулланып, кайбер түрәләр үзләренең оппонентларын судка биреп, төрмәләргә утыртып бетерделәр.
Теләгән очракта илебездә әллә нинди кагыйдәләр дә кертеп була. Механизм берсүзсез эшли. Иң элек матбугатта мәгълүмати «һөҗүм» була, халыкта фикер туа, имеш шул фикерне күздә тотып, берәр нинди эксперт яки белгеч закон проекты тәкъдим итә, Дәүләт Думасы депутатлары аны тиз арада элеп ала һәм комиссия утырышларында карый башлый. Соңыннан берничә көн эчендә законны кабул да итәләр, бу чорда телевизордан әллә ничә белгеч тагын бер кат халыкның акылына әлеге проектның кирәклеге хакында тукып ала, тиздән ул Федерация Советына да килеп эләгә. Сенаторлар аны карап та тормыйча мөһер суга да яңа закон инде Русия Президенты өстәленә дә килеп төшә. Илбашы имзасын озак уйламыйча куя. Искиткеч система. Әмма әлеге закон үзгәртүләр, яңасын уйлап чыгарулар халык файдасына гына түгел шул, барысы да хәзерге хакимият вәкилләренең куркынычсызлыгын һәм кагылгысызлыгын саклау өчен кирәк. Югыйсә, кәнәфидә гомер буе утырырга бит исәпләре. Җитмәсә, соңгы вакытларда халык та үзен алдаганны, талаганны һәм кол урынына кулланганны аңлый башлады, шул сәбәпле урамнарга чыгарга кереште. Түрәләр дә тик тормый, гражданнарның «уянганын» күреп тора, шуңа күрә дә теләсә нинди законнар кертеп, булганнарын үзгәртеп, ситуацияне контрольдә тотарга тели. Чөнки аларның матур тормышын бозу планнарына керми, ничек булса да урыннарын һәм акча эшләү юлларын саклап каласылары килә.
Олы түрәләр закон чыгаручыларны да сайлый белә ул. Дәүләт Думасы депутатларын гына алыйк. Күбесе миллионер да миллиардер, кем аларның халык файдасына эшләячәгенә ышансын инде?
Әнә, «Гадел Русия»дәге Геннадий Гудковны, түрә була торып, бизнес белән шөгыльләнә дигән сылтау белән, Дәүләт Думасыннан мәсхәрә итеп куып чыгарып карадылар. Соңыннан исә тикшерүчеләр депутатның гамәлендә бернинди дә законсызлык тапмаган. Димәк, нахакка гаепләгәннәр һәм тиктомалга парламенттан чыгарганнар. Тик аңа мандатын берәү дә кайтарырга җыенмый шул, эшләнәсе эшләнгән, өстән төшерелгән күрсәтмә үтәлгән. Хәзер исә фракция вәкилләре бер-берсенә «стучать» итеп утыра, Дәүләт Думасы балалар бакчасын хәтерләтә башлады. Менә соңгы вакытта «Гадел Русия» партиясе әгъзалары «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы Владимир Бурматовның диссертациясе тулысынча интернеттан алып язылган дип белдерә һәм Русия Тикшерү комитетыннан моны өйрәнүне сорый. Иң кызыгы шунда: Бурматов оппозиция партиясе вәкилләрен сөйми, аларны мыскыллап интернетта төрле язмалар урнаштыра, Геннадий Гудков эше каралганда аның өстеннән көлгән кеше ул. Хәзер менә үзенә дә чират җиткән, күрәсең.
Федерация Советы исә бөтенләй закон пичәтләүче станокка әйләнеп бара. Шулай булмый ни, андагы сенаторлар үзләренең нишләп утыруларын да аңламый бит. Системалы икътисадый-психологик тикшеренүләр институты җитәкчесе Дмитрий Бадовский Федераль Җыен әгъзаларына бик гадел характеристика биргән. Аның әйтүенчә, бүген Югары палата отставкага чыгучылар, бизнесменнар һәм үзләрен сайлаган төбәкләр өчен килмешәк булганнар оясына әверелеп беткән. Дөрестән дә шулай бит инде. Әнә, Татарстанны талап, акча туплаган, җинаять эше ачылып, дуслары булган иң югары түрәләргә тап төшермәсен өчен Вагыйз Минһаҗевны Мәскәүгә озаттылар. Миллиардлаган бурычлары бар, ә ул синнән һәм миннән дә яхшырак итеп яши. Минем 100 сум бурычым булса да, начар йоклыйм, сенатор хәзер дә балда-майда йөзә. Имеш, «ВАМИН»ның идарәчесеннән киткән дә аның эшчәнлегенә Минһаҗевның катнашы юк. Моңа ышанган кеше надан ул. Иманым камил, урланган миллиардлар бүген Швейцария банкларында яисә оффшор счетларында аның фамилиясе астында саклана. Шунысы да сер түгел, аның кайбер өлеше Казанга да, югары кабинетларга да кайтадыр, чөнки җинаять эше сенаторга барып тоташырга мөмкин бит.
Кыскасы, гади кешенең тормышын яхшырту өчен Конституцияне дә үзгәртмәячәкләр, яңа закон да кертелмәячәк, чөнки аннан түрәләргә акча эшләү мөмкинлеге юк, кәнәфиендә утырып калырга да ярдәм итми бу гамәлләр.
Гафил КӘРИМОВ.
Закон белән уйныйбыз ,
Комментарии