Мыркылдашмагыз!

Авырып киттем әле. Салкын тигән килеш аяк өсте йөрү үзенекен итте: урынга егып салды. Даруханәләрдән гриппка каршы препаратлар эзләргә керештем. Казанда медикаментлар буенча белешмә телефонына шалтыратып карыйм – ләкин аңа эләгә торган түгел, линия миңа кыска гүләү белән генә җавап кайтара. Аптырагач, интернетта даруханәләр телефоннарын табып, бер-бер артлы шалтырата башладым. Җавап кайда да бер – “Арбидол”, “Ремантадин” ише елның-елында гриппка каршы кулланыла торган дарулар юк. Алай гына да түгел, медицина битлекләрен дә табып булмый – кырып-себереп сатып алып бетергәннәр. Дусларым алай да миңа бер битлек таба алды. Әле кайчан гына өч тәңкә торган колакчынлы марля кисәгенең бәясе 20 сумга җиткән! Башкала паникада, шундый ук хәл – Түбән Кама белән Чаллыда. Даруханәләрдә препаратлар юк. Һәм бу гап-гади грипп эпидемиясе аркасында гына!

Быел грипп, чыннан да, ныклап басып килде. Әле аңа дуңгыз чире дә өстәлгәч, халык арасында шау-шу купты. Берәрсе төчкереп куйса да, шундук: “Моңа чучка зәхмәте йокмаганмы икән?” – дип ирексездән уйлап куясың. Чөнки бөтен иле белән истерика булганда, аннан читтә калуы авыр.

Дустым Казандагы даруханәләргә медикаментлар кайтаручы эре чит ил компаниясе вәкиллегендә эшли. “Нишлисез сез, шәһәрдә ник бер гриппка каршы дару булсын, кая карыйсыз?!” – дип үпкәмне белдерәм тегеңә. “Бер атна эчендә вируслар белән көрәшә торган препаратларның айлык запасын сатып бетердек, – дип аклана бу. – Яңа партия кайтырга тиеш инде, сиңа бик кирәк булса, бер кап “Арбидол” табып бирә алам…”

Маскалар 6-7 тапкырга кыйммәтләнгән кебек, дарулар бәясе дә үсә. Әлеге дә баягы фармацевт дустым әйткәнчә, шул ук “Арбидол” бер атна эчендә 20 сумга кыйммәтләнгән икән. Яңа партия нинди бәядән киләсен әйтмәде – коммерция сере диде. Мәскәүдә шул юк кына “Арбидол”ны хәзер 270-300 тәңкәдән сатып яталар. Әле ике атна элек кенә ул 150 сум торган.

Бу хәлләрдән нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин? Безнең илнең сәламәтлек саклау системасы кешене дәвалауга түгел, ә аңардан акча сыгуга юнәлтелгән. Монысы күптәннән билгеле инде. Икенчедән, бүген гади гриппка каршы тора алмый, халык арасындагы паниканы туктатырга сәләте юк, дарулар җитәрлек түгел. Ярый, медикаментлар беткән, ди. Миллионлы халкы булган калада марля битлеге таба алма инде син! Ә иртәгә, Аллам сакласын, берәр төрле җитдирәк каза килеп төшсә? Нишлибез? Өйләребезгә бикләнеп утырып кырылачакбыз бит. Юкса оешмалар безнең сәламәтлекне кайгырту өчен ай саен акча күчереп бара. Яшәү дә кыйммәт бу илдә, авыру кесәгә тагын да күбрәк суга, үлеп тә котылам димә – анысы тагын да чыгымлырак…

Ә инде чучка гриппына килгәндә, мин аңа ышанмыйм. Бардыр ул зәхмәт, анысына шигем юк. Ләкин ул кадәр үк куркыныч дип уйламыйм мин аны. Гади гриппның бер төре генә бит ул. Ел саен шул гади грипптан илебездә 5 миллион кеше авырый, 20 меңләбе якты дөнья белән бәхилләшә. Ләкин, нигәдер, безнең табиблар халыкны өркетә, бетәсез, сакланыгыз, диләр. Кешенең иң борынгы – үзен-үзе саклап калу инстинктында миллиардларча сум акча эшләнә. бер кыз чучка гриппыннан вафат булган дигән имеш-мимеш чыккач, Сәламәтлек саклау министрлыгы берничә көннән соң гына моны рәсми төстә инкарь итә алды. Аңа кадәр бөтен республика шул гайбәт белән кайнады, халык инде тәмам ышанган да иде. Министрлык вәкилләренең соңарган чыгышын берәү дә колагына элмәде диярлек…

Теге дарулар белән сәүдә итүче дустымны тагын бер кат искә алыйм әле, очкылык тотып интексен шунда. Медикаментлар бетүгә аларны гаепләгән идем бит, ә ул паника тууга сәбәпче дип безне, журналистларны, саный. “Буш куык тутырдыгыз инде шул грипп белән. Кайсы гына интернет-сайтны ачма, радио-телевидениене кабызма – бөтенесендә “Арбидол” да медицина битлекләре алыгыз дип шәрран ярасыз. Менә нәтиҗәсе… Кара әле, минем складта берничә айлык “Энап” запасы ята, дөрес, ул кан басымы күтәрелүдән, аны да берәр ничек сатып бетерергә ярдәм итә алмыйсызмы?” – дип төрттереп алды. “Соң, дуңгыз гриппын без түгел, ә сез, табиблар, уйлап чыгардыгыз бит,” – дип, туктаттым үзен.

Буш куыкмы, тулымы – ләкин тәэсире зур булды бу чучка гриппы хәбәренең. Инде менә аяк киеме аша күчә торган авыру чыкмагае дип борчылам. Күпләп бахилла сатып алып куяргамы әллә, берсе-берсе 5 сум торган чакта алып калып, аннан 20-30 сумга сатып булачак бит аларны. Табибларга бездә, чирлеләрдә, акча эшләргә яраганны, нигә чирлеләргә дә алар ысулын кулланмаска? Инде җитди итеп әйтсәк, авырмагыз, җәмәгать! Авырсагыз да, мыркылдый күрмәгез, юкса кайбер “чучка”лар болай да чамалы кесәгезне бөтенләй такыр калдырачак…

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ

Комментарии