Сайлаулар узды, пәрдәне ачсак та була

Сайлаулар узды, пәрдәне ачсак та була

Көзге төшенкелек – һәркемгә дә таныш хистер ул. Көннәр кыскара, кояшның җылы нурлары җитмәвен сизәсең, салкын тиюләр, кәефсезләнүләр башлана…

Ә быел боларга әле «сайлау арты» синдромы да өстәлде. Телевизор экраннары һәм дәүләт матбугатыннан юмарт кына яуган матур әкиятләрне кинәт кырыс чынбарлык алмаштырды. Көн саен диярлек сөенергә бер дә урын калдырмый торган хәбәрләр чыгып тора. Юк, сугыш-фаҗигалар, алыштыра алмаслык югалтулар турында әйтмим, гәрчә алары да чамадан тыш күбәйде кебек тоела. Сүзем рәсми дәүләт органнары һәм оешмалары, мәгълүмат чаралары ачып биргән саннар турында бара. Минемчә, аларда илебезнең нинди хәлгә җитүе үтә дә ачык чагылган.

293 мең татарстанлы – хәерчелек чиге артында

«Бөтен яктан да уңган» республикабызда халык ярлылана бара. Моны узган атнада Министрлар Кабинетында узган комиссия утырышында да таныганнар. Татарстанда быелның беренче яртысында җан башына айлык кереме 8141 сумга җитмәүчеләр саны 293 мең кеше булган (бөтен халыкның 8 проценты дигән сүз). Узган елның гыйнвар-июнь айларында андыйлар 270 мең иде. Шулай итеп, хәерчеләр армиясе бер ел эчендә генә Менделеевск яки Баулы кебек тулы бер шәһәргә арткан булып чыга.

Татарстанның Профсоюзлар федерациясе мәгълүматларына караганда, республика хезмәт хакы буенча 31нче урында тора. Быелның беренче яртыеллыгында республикадагы уртача хезмәт хакының күләме гомумрусия күрсәткечләреннән 16,6 процентка түбәнрәк булып, 29 793 сум тәшкил иткән.

Кече бизнеска көн бетте

Русиядә кече предприятиеләр саны кискен кимеде. Моны аңлар өчен шәһәр урамнарында «Аренда» дип язылган биналарны, бушап калган кибетләрне күрү дә җитә. 2015нче ел июнендә кече бизнеста 243 мең субъект исәпләнсә, быел – 173 кенә мең, диелә Росстат мәгълүматларында. Ягъни, эшкуарларның күбесе үз эшләрен туктатырга мәҗбүр булган. Алар икътисадта хәлләрнең яхшырачагына ышанмыйлар.

Урта классны югалтабыз

Соңгы ике ел эчендә «урта класс» дигән катлам 14 миллион кешегә «юкарды», дип хәбәр итә «Саклык банкы»ның аналитика үзәге. Бу бик зур сан, чөнки ул ил халкының 10 процентын тәшкил итә. Махсус сораштыру уздырып, белгечләр моның төп сәбәбен дә ачыклады – халыкның чыгымнары керемнәргә караганда тизрәк үсә. Бөтен акча ашауга, торакка, көндәлек кирәк-яракларга китеп барган мәлдә рестораннар, яңа машиналар, коттеджлар, сәяхәт итүләр турында онытырга туры килә шул.

Банкларның үзләренә дә акча җитми

Финанс кризисы банк системасын да нык какшатты. Атна саен диярлек берәр кредит оешмасы лицензиясез кала. Шуның белән меңәрләгән вкладчы, арлы-бирле сугылып, гомер буе җыйган тиен-сумнарын кайтару мәхшәренә чумарга мәҗбүр була. Бушап калган кассаларның теге ягында торучыларга да җиңел түгел – 2014нче елдан башлап, илдә 120 меңнән артык банк хезмәткәре эшсез калган. Казандагы данлыклы Банк мәктәбенең ябылырга торуы да шушы тенденциянең бер чагылышы. Шулай ук электр энергиясе, газ җитештерү тармакларында да эшчеләр саны 13,5 процентка кимегән.

Акыллылар илдән тая

Заманында «Русия кризисыннан котылуның иң яхшы ысулы – «Шереметьево-2» аэропорты» дигән мәзәк йөрде. Баксаң, хәзер ул кабат актуаль икән. Узган ел Русиядән чит илләргә 353 мең кеше күченеп киткән (моннан зуррак саннар Советлар Союзы таркалган заманда гына күзәтелгән). Ә 2009нчы елда эмигрантлар ташкыны ун тапкырга азрак – 33 мең генә булган. Әлеге проблеманы Алексей Кудрин җитәкчелегендәге «Гражданнар инициативалары комитеты» өйрәнеп, махсус доклад да чыгарды. Анда язылганча, илдән беренче чиратта галимнәр, төгәл фәннәр буенча белгечләр, математиклар, физиклар, эшкуарлар һәм югары квалификацияле эшчеләр китә. Әйтик, Германиядә чит илдән килеп эшләүче галимнәрнең күпчелеге – Русиядән. Алар мондагы 30 мең сумлык хезмәт хакына риза булмыйча, үзләренең сәләтләре лаеклы бәяләнә торган, үсеш өчен киң мөмкинлекләр булган эш урыны эзләп китә. Революция чорында һәм 1930нчы елларда илнең интеллектуаль нигезен бер югалткан идек инде. Аннан соң нинди илгә әйләнгәнебезне һәркем дә хәтерли.

Мансур ХАФИЗОВ

Сайлаулар узды, пәрдәне ачсак та була, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии