- 11.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №36 (12 сентябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Редакциябез кисәтү алды, закон бозабыз икән: хәзер без газетаны ничә яшьтән укырга ярый, дигән күрсәткечләрне дә бирергә тиешбез. Телепрограммаларда да бу сан бирелә. Шул рәвешле балалар мәгълүматтан саклана. 1 ел элек кабул ителгән шундый канун 1 сентябрьдән гамәлгә керде.
Тагын нидән риза түгелсең инде, диярсез. Бер караганда әйбәт бит. Дөрестән дә, балаларыбызны якларга, сакларга кирәк. Бүген телетапшыруларны балаларың белән бергә утырып карау да – оят, куркыныч… Ни генә юк. Тапшырулар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә зәгыйфьләндерә… Мондый законнар кабул иткәнче, телевидениедә зәвыклылык төшенчәсен кертергә, тозсыз сериалларны киметергә, мәгънәсез тапшыруларны бетерергә иде. Бүген ТВ тир түгеп хезмәт итү, кешелеклелек, миһербанлылыкны пропагандаламый, киресенчә, эшләмичә дә яшәп була, дигән принципның дөрес икәнен исбатлый.
БАЛАЛАР ӨЧЕН ТАПШЫРУЛАР?
Аларны әйткән дә юк. Минем дә балаларым кечерәк чакта телеканаллардагы мультфильмнарны карый иделәр. Ул мультикларда рәтле тавыш, рәтле сүз юк. «Хәзер сиңа күрсәтәм, мин сине кызык итәм, мин сине»… шундый фразаларны иләмсез тавышлар җиткерә. Таптыйлар, изәләр, аталар… шунда баладан бу мультикның эчтәлеген сөйлә дип сорасаң, сөйли алмый. Чөнки аның эчтәлеге юк. Анда кычкырыш-талаш, тоташ кыерсыту… Элеккеге әкиятләр сирәк очрый, яхшылык начарлыкны җиңә, дигән тәгълиматның исе дә күренми бүгенге экранда. Тапта, из, кыерсыт… менә төп девиз!
Шуннан чыгып, яңа закон бик вакытлы һәм урынлы, дияргә булыр иде. Ләкин, безнеке гел кешечә генә килеп чыкмый. Бу законның ни рәвешле, ничек кабул ителгәне хәтеремдә түгел. Әмма, минем карашка, аннан да ахмаграк канун юктыр. Ул балаларны яклау өчен уйлап табылганмы, әллә мәгълүмат чараларының эшен катлауландыру өченме, дип баш ватам. Минемчә, икенчесе төп максат итеп куелгандыр. Бүген журналистика эшчәнлеге шулкадәр тар кысаларга куып кертелә бара, хәзер кануннарны бозмый эшләр өчен редакциядә тулы бер юристлар штаты булдыру сорала. Менә әлеге законны да аркылыга, буйлыга карап чыктым. Барыбер аңламадым. Ул яшь категориясен ничек билгеләргә? Әйтик, бу тапшыруны 10 яшьлек балага да карарга ярыйдыр, ә бәлкем 16 яшьтән генәдер…
Без, ялгышмас өчен, газетабызга 16+ дип куярбыз. Димәк, бу безне шул яшьтән соң укырга ярый, дигән сүз… Ә нәни балагыз «БГ»ны кулына алып ерткаларга керешсә, белеп торыгыз: бу ярамый, әле аның яше җитмәгән…
Тагын шунысы, яшь күрсәтелә, тик аңа карап экран каршындагы аудитория шул күрсәтелгән яшькә ярашлыга әйләнерме? Бүген интернет киңлекләре чиксез: һәр өйдә, ким дигәндә, 50–60 телеканал. Кем генә сайлап утырыр икән?! Әлеге законның абсурд икәнен дәллиләү өчен данлыклы «Ну погоди!»ның тыелуын әйтү дә җитә. Бүре балаларга начар үрнәк күрсәтә. Тәмәке тарта, тәртипсез… нәниләрне кыерсыта… Ләкин бит мультфильмдагы бүре – тискәре герой. Ә ул матур булып күренергә тиешме? Юкса, шул яман образ булганга гел җиңелә дә бит инде ул… Ә куян тәртипле, миһербанлы булганы өчен һәрчак өстен, ул хәтта бүрене дә ничә тапкыр коткара… Хәер, әлеге канунны уйлап чыгарган акыллы абый-апаларга моны ничек аңлатасың?!
Шундый ук принцип белән Убырлы карчык әкиятен дә тыярга кирәк. Соң, ул бит каннибализм пропагандалый. Сез нәрсә, кеше ашаучыны күрсәтергә?! Ә Аҗдаһа ут бөркеп торган 3 башын да газ челтәренә законлы тоташтырды микән?! Крокодил Гена зәңгәр вагоннар турында җырлап гомосексуалистлар тәрбияләмиме, алай болай?! Хәер, балаларыбызны «бозучы» яраткан мультфильмнарны, фильмнарны санап тормыйк, алар күп. Ә бу вакытта бандитларның гашыйк булырлык яхшы кешеләр, ментларның дивана икәнлеген тасвирлаган сериаллар, телейолдызларның күңелле тормышы, наркотиклар… турында тапшырулар карап утырырбыз.
Иң кызыгы һәм гаҗәбе шунда, бүген паспортны 14 яшьтән бирәләр, ә менә «Ну погоди»ны 18 яшьтән генә карарга була. Дөрес, әлегә тәгаен тыеп бетермәделәр аны. Бәлкем, берәр искәрмә табылыр да… Аны хәзер мәдәни кыйммәткә ия продукция итеп билгеләмәкчеләр һәм бу исемлеккә тагын кайбер мультфильмнар керер. Ахмаклыкны бераз акларга да кирәк бит… Мәскәү шәһәренең баш психиаторы Анна Портнова, «Интерфакс» агентлыгына биргән аңлатмасында, бу канунга аптыравын белдерә. «Мин «Ну погоди!»ны карап үстем. Аның балага ничек тискәре йогынты ясый алу ихтималын аңламыйм», – диде ул.
Минемчә, бу законны әзерләгәндә белгечләр катнашмаган, эш югында эш булсын, иң мөһиме акча тузсын, дип уйлап чыгарылган чираттагы мәзәк гамәлебез ул. Шул ук «Ну погоди» буенча алганда да, аны төнге 11дән соң, эротик каналда гына күрсәтергәме?
Шулай көлкегә калып бетәбез бугай инде. Балага нәрсә күрсәтү эшен тикшерү органнарына түгел, ата-аналарга калдырырга иде. Ә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен аңлатып мәгънәле тапшыруларны күбрәк күрсәтергә. Һәрхәлдә, мин бүген оныгыма ни күрсәтергә икәнен үзем хәл итәм, бу законга карап тормыйм. Аны газета мөхәррире генә укырга һәм үтәргә мәҗбүр.
ПУТИН ТОРНАЛАРНЫ КОТКАРА
Илебездә балаларны яман мультфильмнардан коткарып яткан арада, Путин үзенә икенче бер шөгыль тапты. Баксаң, бездә торналар авыр хәлдә икән. Владимир Путин Ямалда «Өмет очышы» дип исемләнгән фәнни экспериментта катнашты. Экспериментның максаты – дельтапланда торналарга юл күрсәтеп, аларны кышлау урынына илтеп җиткерү. Ә юл – 1850 чакрым, Иранга кадәр. Путин исә шуңа әзерлек очышларында катнашты.
Торналар иртәрәк китәргә тиеш булган, әмма Президент киләсе булгач, тоткарланганнар, дип хәбәр итә «САН» агентлыгы.
Путин су асты көймәсендә дә йөзде, танкка да утырды, самолет белән янгын да сүндерде… Инде менә табигый иректә үстерелмәгән торналарга юл күрсәтә. Бу интернет дөньясында шактый сарказм белән тикшерелде. Чит ил матбугаты да әлеге гамәлне көлеп шәрехләде.
Мин аларны бәяләп һәм искә алып тормыйм. Әмма без үзебезне, гадәттә, башкалар белән чагыштырабыз, бигрәк тә Америка кушма штатлары белән тиңләштерәбез. Ә менә шул АКШның Президенты шулай торналарга юл күрсәтеп очар һәм ул шул илдә төп яңалыкларның берсе булырмы? Шул ук АКШта балаларны бездәге кебек ахмак закон чыгарып якларлар идеме?
Анда да бик ахмак законнар бардыр, алар турында укыганым да бар. Әмма алар илкүләм мөһим законнар саналмый.
Ихтирам белән Сәйдулла КУТУШЕВ.
Балалар һәм торналар яклана ,

Комментарии