- 11.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Элегрәк караган бер фильмда мондый күренеш искә төште. Төрмәдә утырган берәү икенче берәүнең алтын тешен картага өченче берәүгә оттыра. Ягъни Чтапан, Галинең тешен Исраилга оттыра. Шуннан Чтапан Галигә килеп: «Гали бир тешеңне», – ди. Гали исә: «Фаразан, ник бирим мин сиңа минем авыздагы үземнең тешемне», – ди. Чтапан: «Ялгышасың, брат, ул инде синең тешең түгел, ул инде минем тешем дә түгел, ул – Исраиль теше», – ди.
Украин вакыйгаларын күзәткәч искә төште миңа бу күптән караган фильм. Кем генә хуҗа дип санамый Кырымда үзен. Ә шул җирдә гомер-гомергә яшәгән, шул җирдән куылган, кире кайткан «Бахчосарайлар» төзегән кырым татар халкын санга сугу юк. Нәрсәсе белән аерыла XVIII гасырда кырым татар халкын кырып, бу җирләрне яулап алган патша Русиясе, 20нче гасырда шул ук халыкны җирләреннән куып чыгарган Сталин Союзы, бүгенге көн демократик Русиядән. Боларның барысының да атамасы бар түгелме? Гитлер Германиясенең җинаятьләре өчен бүгенге демократик Германия гафу үтенә, акча түләп тора. Һәм аңлы рәвештә бу вазыйфаны үтәүгә риза, бу дөрес.
Ә безнең илдә Кырым татар, чечен, ингуш халкын, торган җирләреннән куып үлемгә дучар иткән өчен гафу үтенделәрме? Искә алучы бармы ул җинаятьне, тәүбә кылындымы? Ә тәүбә юк икән, аңлау да юк. Ул хәлләр кабатланмас дигән ышаныч та юк. Хәтта халык та, Русия халкы да, ул халыклар сатлык булган, шуңа Сталин куарга мәҗбүр булган, дигән ялгыш, ялган фикер белән яши. Бүген дә шул уйдырманы кабатлый Русия. Ә бит кайбер мәгълүматларга караганда, Казан татарлары да депортацияләнергә тиеш булган. Ләкин хөкүмәтне ул елларда Татар халкының күпсанлы булуы һәм җәелеп яшәве, сугышта бик батыр булулары, сугыш чорында промышленность үзәген эшче көчләрсез калдыру ихтималы бу эшне ул вакытта башкаруга мөмкинлек бирми. Ләкин тыгыз утырган Татарстан халкын, сугыштан соңгы елларда Бөтенсоюз төзелешләре һәм башка сәясәт ярдәмендә таркату сәясәте дәвам итә. Инде килеп тагын сугыш алдында торабыз. Безгә тагын Кырым җире кирәк икән. Кемгә икән соң ул безгә? Татарларга дисәң, анда алар болай да гомер-гомергә яши. Урыслар да инде ничәмә-ничә гасырлар шул җирдә тора. Башка халыклар да инде җирләрне үз иткән, шулай булгач, татулык-тынычлык кына кирәк бит, югыйсә. Татулык-тынычлык һәм шул җирдә хезмәт! Җирне бүлгәләп, аның өчен сугышып түгел, туган-үскән җиреңнең кадерен белеп, аның гүзәллеген күреп, анда хезмәт итеп, үзеңнең хезмәт җимешләрең белән файдалану кирәк. Чукчалар өчен карлы кыштан да гүзәлрәк фасыл юк. Дагыстанлы тау-таштан башка яши алмый. Гарәпкә ком-чүле илһам бирә. Япон сакурасыз Фудзиямасыз саргая. Кытай ефәк күлмәген киеп, кытай стенасында чынаяктан чәй эчеп, Конфуцийны укый. Татар әрем исеннән, чылтырап аккан чишмәләреннән моң ала. Урыс урманга барып гөмбә җыеп кайтмаса – күңеле боек була. Аллаһы Тәгалә безне шушы җирдә бар кыла. Сиңа фәлән кадәр, сиңа төгән километр, моңа шулкадәр аршын дип җирне бүлгәләми. Бөтенебезгә җитәрлек нигъмәт бирә. Аллаһы Тәгаләнең җирдәге, күктәге нигъмәтләре барыбызга да җитәрлек. Суы да, һавасы да, казылма байлыклар да җитеп арткан. Һава җитмиме – җитә, зарарланма гына, су җитмиме, җир җитмиме – җитә, агулама гына. Казылма байлыклар, тимер җитмиме – җитә, урак-чалгы яса, кылыч, бомба, танк ясап әрәм итмә. Таш җитмиме, җитә. Бер-берең белән тату яшә. Шәһәреңне гаделлек белән әйләндереп ал, таш, биек диварлар белән әйләндереп, үзеңә төрмә ясама. Төрмә ясаучыларга өндәгәннәргә һәйкәл куеп исраф итмә. Нефть җитмиме – җитә, торба өстенә менеп утырып, кранны үз ягыңа гына борып утырма. Кәфенлектә кесә текмиләр, гробка да сейф куймыйлар, шуны онытма!
Онытабыз шул, Аллаһының сүзен онытабыз. Үзебезнең кем икәнебезне, асыл сыйфатларыбызны онытабыз, күрер өчен түгел, күренер өчен урын сайлыйбыз. Тәхеткә менгәч, тәхет хуҗасы, кешеләр хуҗасы итеп тоя үзен. Патша кул астындагы кешеләрне максат түгел, ә максатка ирешү коралы итеп күрә башлый, кешеләрне буйсынган коллар итеп кабул итә – шунда бәла. Һәм иң куркынычы – әгәр дә патшаның уй-фикере хуҗалык, дәүләт хакында түгел, ә сәясәт белән тулы булса. Ягъни хуҗалыгын түгел, ә үз сүзен кайгыртса. Сөйләп йөрү муллага килешә, патша хуҗалыкны алып бара алырлык ир булырга тиеш.
Русиянең дә бәласенең асылы шунда. Сәясәт уйныйбыз. Берсе уйлый, Жириновский бакыра. Берсенең уенда, икенчесенең телендә. Гомер-гомергә халык мәнфәгатьләрен яклыйм дип утка аталар шул халыкны. Гомер буе сугыш бу җирдә, туймадылар микәнни?! Кайсы ананың, кайсы атаның җибәрәсе килә баласын сугышка. Сугыш ул – коллык. Иреклеләр бервакытта да сугышмый. Йә коллар – коллар белән сугыша яисә коллар иреклеләргә каршы сугыша, ә иреклеләр сугышмый. Русия халкына җир җитмиме?! Казан ханлыгын яулап алды, җитмәде? Хаҗтарханны алды – җитмәде. Кырым, Себер, Япон – җитмәде. Әфганстан тешен сындырып кайтаргач үз өендә сугыш ачты. Үз халкыннан дошман ясады. Бу ни бу? Аек акыллы хөкүмәт шундый буламы? Баедымы Русия халкы ул җирләрдә кан-яшь түгеп йөреп. Кабул иттеме җир-ана яугирларны?! Юк. Җирдә эшләргә кирәк. Бүген ул яулап алынган җирләр ни сөрелмәгән, ни чәчелмәгән, шайтан таягы үсә. Ә безгә җитми, менә Кырымны алсак, бәхетле, бай яшәрбез, дип уйлыйлар. Кырым күптән сатылган инде ул. Ул җирләрне Сталин бабай сугыш елларында Америка яһүдләренә саткан. Аларның кулларында ул җирләрнең хуҗасы булулары хакында вексельләр дә бар. Шулай булгач, каны бездән булып җирендә һәлак булганнарга ике аршыны да тәтемәс. Бу бөтен ыгы-зыгы шул максат сәясәте түгелме икән?
Ә электән Русия яулап алган җирләрнең хуҗалары бөтен халык милке санала, һәрхәлдә урыс халкы шулай уйлый, без бит сүзгә ышанучан. Ләкин никтер нефть, газ, урман акчалары олигархлар кесәсенә тула. Шулар Кырымда үзләренә зур-зур сарайлар төзиләр. Алары да бит вексельле халык. Ләкин халыкка эләкмәячәк ул җирләр, аларга кан-яше һәм иң яхшы очракта декабрь, гыйнвар, февраль айларында барып ял итеп кайту мөмкинлеге булачак. Татарстанда да шул хәл булмадымыни?! 92нче елда халык бердәм булып, референдумда дәүләтле булдык – дип шатланды, хөкүмәт сайлады һәм дәүләт «кесә» дәрәҗәсенә төшерелде. Казанның ярты җире монда тумаган, үсмәгән, хезмәт куймаган, диңгез артында кәеф-сафа коручы Семин кесәсендә, ә шул җирне саклап кан койган ветераннарга 9 майда тамырсыз чәчәк бәйләме калды. Суверенитеттан сувенирлар ясый башладык. Иншаллаһ, алар талар да китәр, аларны күп күрде халык. Безгә үз туган-үскән җиребезне яратып, шунда шайтан таякларыннан арынып, үз кул көчебез белән үстергән игеннәребезне җыеп икмәкле булырга язсын. Халыклар булып, дус яшәргә насыйп булсын. Үз арабыздан лаеклы җитәкчеләр чыксын. Үзен төрмәдә итеп хис итмәсен халык. Ирекне халыкларга Аллаһ биргән. Русия кесәсендә дә, Америка телендә дә булырга тиеш түгел. Кырым халкы, татар халкы ирекле халык, һәрхәлдә Аллаһ каршында. Ә калганы булыр. Амин.
Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛИН,
Киров өлкәсе мөфтие.
Кырым кемгә кирәк?,
Комментарии