- 11.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Ниһаять, яңа 2012 елга да аяк бастык! Бу ел хакында инде күптәннән төрле имеш-мимешләр, мифлар йөри. Имеш, 2012 елның 21 декабрендә дөнья бетәчәк, Җир шарында тереклек юкка чыгачак һ.б. Тик безнең ил халкын табигать бәла-казалары белән дә, Җирнең башка күк җисеме белән бәрелешеп, челпәрәмә килүе дә куркытмый. Андый нәрсәләргә генә күнеккән инде без. Табигать сынаулары өстенә, Аллага шөкер, дәүләтебез дә бер-бер артлы законнар, яңа кагыйдәләр уйлап табып, Русия халкын чыныктыра.
Узган ел безнең ил тарихында нинди эзләр калдырып китте соң? Киләсе елда русиялеләрне нәрсә көтә?
Яңа елда иң зур үзгәрешләр юл йөрү кагыйдәләренә һәм шәһәр эчендә йөрүче автобусларга кагыла. Дөресрәге, дәүләт, һәрвакыттагыча, үзенең кесәсен калынайту өстендә эшне нәкъ менә шул өлкәдән башларга булган. Юлда йөрү кагыйдәләрендә бераз үзгәреш бар, димәк, аларны бозган өчен штрафлар күләме дә үзгәрәчәк. Мисал өчен, светофорда кызыл ут янганда, стоп-линия алдында туктау таләпләрен дөрес үтәмәүчеләр 800 сум күләмендә штрафка тартылачак. Яңа елга кадәр мондый штраф төре гомумән дә юк иде. Җәяүлеләр өчен бу бик яхшы, әлбәттә. Чөнки күп кенә машина йөртүчеләр, руль артына утыргач, үзләрен хан кебек хис итә башлый. Җәяүлеләрне яшел ут янганда да чыгарырга ашыкмыйлар. Шулай ук, 1 гыйнвардан, светофорның тыючы сигналына узучылар һәм бөке вакытында каршы якка чыккан машина йөртүчеләргә дә штрафлар артачак. Беренче кагыйдәне бозучылар элек 700 сум түләсә, яңа елдан 1000 тәңкәләрен чыгарып салырга тиеш булалар. Бөке вакытында кагыйдә бозучыларның штрафы 100 сумнан 1000 сумга кадәр күтәрелә. Җәяүлеләргә дә законны тора-бара катгыйландырырлар. Чөнки кайберәүләр өчен светофор әллә бар, әллә юк.
Җәмәгать транспортына килгәндә, узган елның 30 сентябрендә игълан ителгән хөкүмәт карары нигезендә, барлык пассажир йөртүче транспортлар да үзләрендә навигация системасы урнаштырырга тиеш иделәр. Яңа елдан бу таләп мәҗбүри. Карар үтәлмәгән очракта, әлеге дә баягы штраф белән яныйлар. Машина йөртүче –2500 сум, юридик затлар – 30 мең сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкиннәр. Ә 1 июльдән, навигация системасы булмаган җәмәгать транспортлары лицензия таләпләрен бозган, дип саналачак. Бу автобус хуҗаларының кесәсенә яхшы ук сугарга охшап тора. Чөнки мондый җайланмаларның иң арзаны 20 меңнән дә ким тормый. Димәк, кемнеңдер хисабына, икенче берәүләрнең бизнесы чәчәк атачак. Автобус хуҗалары да шактый гына сумма чыгарырга мәҗбүр булачак.
Яңа, 2012 елдан, илебездә милиция дигән орган бетте! Хәзер, патша заманнарындагы кебек, безнең тынычлыкны полиция хезмәткәрләре саклаячак. Хәер, «Полиция турындагы» закон инде 2011 елның 1 мартыннан ук гамәлгә кергән иде. Киләсе елда исә милиция белән бәйле булган бөтен нәрсәне дә «себереп атарга» уйлыйлар. Хәзер милиция дип язылган бер генә элмә такта да, хокук саклау органнарының машиналарында бер генә язу да калдырмаячаклар. Исем үзгәртеп кенә, эшләрендә дә алга китеш булса икән ул. Исемнәре генә түгел, хокук саклау хезмәткәрләренең өске киемнәре (формалары) да башка төрле булачак. 2007 елда ук эшләнгән формалар, хәзергеләреннән төсләре белән аерылып торачак. Элек соры формалар булса, хәзер исә – зәңгәр. Дәүләтнең бюджеты зур бит, тик укытучыларның, табибларның хезмәт хакларын, пенсионерларның, тыл ветераннарының пенсияләрен күтәрергә, бәяләрне арттырмаска гына акча җитми…
Яңа елдан, салым җыю системасында да үзгәрешләр көтелә. Ниһаять, безнең илдә дә Ауропа системасының бер кыйпылчыгы пәйда булачак! Хезмәт хаклары 512 меңнән артып китүчеләр, дәүләткә 7% күләмендә салым түләргә тиеш. Ә кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр 20% салым түләячәк дип, Президентыбыз үзе әйтте. Әлегә бу закон тулысынча эшләнеп бетмәгән. Салымнарны киметүнең ике вариантын карыйлар. Беренчесе – хәзер түләнелә торган 34%ны эре бизнес вәкилләреннән генә түләттереп, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең салымнарын 16-20%ка калдырырга. Икенче вариант исә, эре бизнесның да салымнарын 30% итү мәсьәләсе. Әмма салымнарны киметү аркасында, Пенсия фондында да акча кимүен истән чыгармаска тиешбез. Димәк, таякның калын башы пенсионерларга төшәргә мөмкин…
Илебездә тагын ниләр булачак соң? 2012 елның иң зур вакыйгаларының берсе – ил башлыгы алышыначак. Хәер, чит кеше түгел, үзебезнең Путиныбыз дилбегәне кабат үз кулына алырга җыена бит. Статистик мәгълүматлар күрсәткәнчә, хәзерге Премьер-министр вазифасын үтәүче В.В. Путинның халык арасында рейтингы нык төшкән. 2008 елда, сораштырылган халыкның 60%ы сайлауларда аңа тавыш бирергә җыенган булса, 2011 елда мондыйлар 44% кына калган.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарии