Соңгы 100 ел эчендә татар нәрсәгә ирешкән?

Соңгы 100 ел эчендә татар нәрсәгә ирешкән?

Гомуми планда соңгы 100 ел эчендә халкыбызның хәле бик нык үзгәрде. Татар тормышында элек бөтенләй булмаган диярлек профессиональ җыр, бию, рәсем ясау, сын, кинемотография сәнгатьләре, тел, әдәбият, фәлсәфә фәннәре, икътисади һәм идарә системалары барлыкка килде. Татардан күп санлы бюрократия, түрәләр катламы формалашты.

Ләкин бөтен бу төрлелек татарга милләт булып ныгырга мөмкинлек бирмәде, чөнки рус коммунизмы калыбыннан эшләнеп ясалган мондый «татар хәяте» мөстәкыйль дә, тирән рухлы да була алмады. Тел өлкәсен генә алыйк, телебез күзгә күренеп югалып бара. 100 ел эчендә безнең иң нык артка чигенгән өлкәбез бу – тел өлкәсе була. Безнең соң 100 ел эчендә туган культурабыз, бу – урыска ияреп эшләнгән культура. Тормышыбызда киң таралган катнаш никахлар, аракы эчү, киләчәк муллаларны РИУда русча укыту кебек күренешләрнең тамырлары шул культурага барып тоташа.

МИЛЛИ МӘГАРИФЕБЕЗ

Дәүләт дигәндә мин Мәскәүне күздә тотам. Әлбәттә, бу дәүләтнең бөтен сәясәте, аның бөтен кануннары милли мәгарифне юкка чыгаруга юнәлтелгән. Мисал итеп шул ук Бердәм Дәүләт Имтиханын гына алыйк. Аны русча гына бирергә рөхсәт итүләре генә дә татар мәгарифен җимерергә җитәрлек бер чарадыр.

Татар халкы һәм Татарстанның иҗтимагый оешмаларындагы һәм парламенттагы аның милләтпәрвәр вәкилләре исә, мондый сәясәткә каршы иделәр. Алар татарның балалар бакчасыннан башлап милли университетка кадәр үз милли мөстәкыйль мәгариф системасын булдыру ягында иделәр.

100 ел элек мәгарифебез мөстәкыйль иде һәм аның финанс нигезен татар байлары тәэмин итте. Җәдитчелек – тәгаен тарихи күренеш иде. Бу күренешнең ул замандагы яшәүчәнлеге ике нәрсәгә таяна иде. Беренчесе – ул заманда милләтебез мәхәлләләрдә һәм бистәләрдә укмашып, саф татар мохитендә яшәгән. Икенчесе – мондый яшәү системасын тәэмин итүче урта сыйныф, ягъни байлар, мөгаллимнәр һәм муллалар иде. Хәзерге җәмгыятебездә боларның берсе дә юк, шуңа күрә заманча җәдитчелек тә юк.

100 ЕЛ ЭЧЕНДӘ МИЛЛИ ИДЕЯ ҺӘМ ТОРМЫШ РӘВЕШЕ

Татар галиме вә журналисты Җамал Вәлиди үзенең «Милләт вә миллият» әсәрендә татарда милләтчелекнең барлыкка килүен болай аңлата: «Аңлашыла ки, бездә милли идея барлыкка килер өчен, иң элек гомуми бер уяныш кирәк иде. Милли аңның тууы өчен элек гомуми бер аң хасыйл булырга тиеш иде. Менә 1885нче һәм 1905нче еллар арасында булган җәдитчелек агымы бездә шушы гомуми аңга хезмәт итте».

Ә милләтне ул, кан, дин, тел, гадәт һәм традиция кебек принципларның берлеге нигезендә җыелган бер җәмгыять, дип билгели. Аның фикеренчә, безне алар (руслар) изми, без бу хәлдә торсак (үсмичә, алга бармыйча – Р.М.), үзебез аның аяк астында калып изелербез. Алар (руслар) полный ход белән килә торган поезд. Әлбәттә, без начар арбабыз белән аның юлына кермәскә тиеш, керсәк, тапталуда үзебез гаепле булырбыз (моны мин, татар рус культурасын тулысынча кабатлап яши башласа, татар булудан туктаячак, дип аңлыйм). Аннары ул, без аңа тапталмыйк, бәлки, аннан файдаланыйк дисәк, әнә шул барган поездга эләгеп утырып китәрлек куәт туплыйк.

Безгә ике нәрсә кирәк: милли мәктәпкә, әдәбиятка, сәнгатькә таянган милли рух вә Русия гражданлыгы.

Аннары ул, рәсми хакимият беркайчан да татарның милли теләкләрен исәпкә алмас, моңа өметләнмик, дип нәтиҗә ясый. Аннары, Русиянең демократик даирәләре дә татарга илнең бөтен халкының бер өлешенә кебек кенә карыйлар, милли мәсьәләләр алар өчен мөһим түгел, алар татарга социаль яссылыкта гына карыйлар, дип дәвам итә.

Аның дин институтларына да өмете юк. Мөфтиятне реформалаштыру мөмкин түгел, дип яза. Духовный Собраниене караңгы татар руханилыгының бюрократлык катыш бер почмагы гына итеп саный. Хәзрәтләрнең чиновникларга әйләнеп баруын раслый. Ничек бу сазлыктан чыгып була, дип уйлана Җ. Вәлиди. Безгә бу хәлдә бер генә юл кала, рәсми дини идарәләрне, формальностьләрне бер якка куеп торып, дәүләт кануннары мөмкинлек биргән кадәр милли, иҗтимагый, мәдәни хәрәкәтләр башлап, үзебезгә алгарыш юлына басарга кирәк, дип саный. Аның тәгаен тәкъдимнәре дә бар. Мәсәлән, авылларда рус классларын һәм җәдитче мәктәпләрен күбәйтү, хәйрия җәмгыятьләрен, алгарышлы ислам вә мәгариф нәшриятләре җәмгыятьләрен арттыру, мәдрәсәләргә яңа фәннәр кертү, әдәбиятны, матбугатны да күбрәк «халыкка хезмәт» ноктасына карабрак алып бару.

100 ел элек булган һәм бүгенге вазгыятьләрдә һәм зыялылар эшчәнлекләрендә нинди охшашлыклар һәм аермалар бар, дигән сорауга җавап эзләгәндә, шуны әйтергә була. Иң әүвәл, охшашлык турында.

Минемчә, элек тә, хәзер дә рус дәүләтенең һәм җәмгыятенең татарга карата мөнәсәбәте һич үзгәрмәгән. Аларның нияте – безне ассимиляцияләү.

Элек «халыкка бару» (хождение в народ), дәрт һәм күтәренкелек принципларына таянып, зыялылар милләт өчен шактый эшләр башкардылар. Соңгы елларда да милли идеягә бирелгән зыялылар ТИҮ кебек оешмалар аша милләтне уяттылар, изге эшләр эшләделәр. Аерманы шунда күрәм: элек татар мәгарифе татар байлары җилкәсендә иде, хәзер – Татарстанның, ягъни республика бюджетында эшли. Элек татар милләте укмашып яши иде, хәзер хәтта Казанның эчендә дә, сибелеп, таркау рәвештә яши.

Тагын бер аерма шуннан гыйбарәт. Элек җәдитләр милләтне алгарышка илтер өчен рус теленә, рус мәдәниятенә бик нык игътибар иткәннәр, хәтта авылларда рус классларын ачарга тырышканнар. Бу сәясәт 100 елдан соң безне, ниһаять, алгарышка илтеп куйды. Ләкин без, татарлар, бу алгарыш артыннан чаба-чаба, арттырып җибәрдек, бугай. Аның артыннан куа куа, үз асылыбызны – татарлыгыбызны, үз телебезне югалта башладык. Безгә хәзер җәдитләр кебек, авылларда рус класслары оештыру турында түгел, ә татар классларын арттыру турында уйларга кирәк.

Милләтнең үсеш перспективаларына килгәндә, шуны әйтәсем килә. Татарның шәһәрләрдә укмашып яшәвен оештырмыйча, милләтебезне үстерергә бик авыр булыр, хәтта, мин әйтер идем, мөмкин түгел. Менә ничек укучыларны татар һәм рус мәктәпләренә җибәреп аерабыз, район һәм микрорайоннарны да бүләргә кирәк. Шунда гына татар теле һәм мохите туар, үзгә бер тормыш формалаша башлар.

Татар телен үлемнән аны реаль дәүләт теле иттереп гамәлгә кертү генә коткарачак. Әгәр без тагын дистәләрчә еллар урыс белән кочаклашып утырып, аны башыннан сыйпап, аның үз иреге белән татар телен өйрәнүен көтеп утырсак, без татар теленә үз кулыбыз белән балта чабачакбыз, дигән сүз. Бөтен башка толерант чаралар имитация генә булып калыр.

Ә милләтчелек идеологиясенең һәм хәрәкәтенең икътисади һәм финанс нигезе тарихта гел урта сыйныф булган. Шул сыйныф пәйда булгач кына, хәзерге зур бюрократлар һәм олигархлар кулларындагы хакимият шул сыйныф кулына күчәчәк. Безнең вак һәм урта хәлле татар эшмәкәрләре аз санлы һәм сыйныф буларак әлегә кадәр формалашмаган. Мин милләтебезнең котылу чарасын урта сыйныфның милли зыялылар белән берләшүендә күрәм.

Рафаэль МӨХӘМӘТДИНОВ

Казан шәһәре

Комментарии