- 10.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Бөтенрусия фикер белешү үзәге үткәргән тикшеренүләргә ышансаң, сораштырылучыларның 55%ы үзләренең иминлеген власть теге яки бу дәрәҗәдә террорчылардан саклый ала дип уйлый. Бесланнан соң 9 ел үтте. Домодедовога 2 ел ярым. Илдә, шөкер, аннан соң андый ук дәрәҗәдәге терактлар булмады. Вак-төяк вакыйгаларны санамаганда, әлбәттә. Русия масштабыннан чыгып бәяләгәндә, шул вак-төякләр рәтенә узган елгы Татарстандагы дини даирәдәге вәзгыятьне дә кертәм. Һәм, инде бер генә тапкыр түгел, бу вакыйгаларның кайберләре, аерым алганда Татарстандагысы да, махсус оештырылган театрга охшап тора дип белдерә киләм. Әнә бит, инде Татарстандагы канлы шомлы вакыйгаларга 1 елдан артык вакыт узды. Фикерем һаман да үзгәрмәде. Чөнки мине ышандырырлык, минем ялгышыма төртеп күрсәтә торган дәлилләр юк.
Фаҗигаләр гел булып торса, кеше аңа күнегә. Әнә Кавказ дары өстендә утырган кебек – күнектек. Әгәр фаҗига башка урында, Русиянең үзәгендә булса, игътибар итәр идек. Шуңа күрә сүз башында китерелгән мәгълүматтан күренгәнчә, илдәге халыкның яртысы диярлек, үз иминлеге буенча хакимияткә ышанмаса да, күпмедер дәрәҗәдә тынычлык урнашкан дияргә була. Әмма бу шартлы тынычлык. Илне шаулаткан вакыйгалар сирәгәйде. Халык начарын оныта. Һәм аның кабатлану ихтималын уйламый. Әйтик, Иделдә «Булгария» көймәсе батканнан соң, көймәләргә утыручылар кимегән иде, быел инде бу хакта уйлаучы да юк. Иделдә көймәләр иркенләп йөзде, туристлар сәфәргә чыгудан шикләнмәде. Русиялеләр барына да түзем, күнегә.
Һәр террорның, һәр җинаятьнең артында кеше тора. СССР таркалганнан соң Русия күп санлы канлы фаҗигаләр, коррупция баткаклыгы, хокуксызлык корбаннарының ачы күз яшьләре белән тапланды. Бу еллар Русия тарихына чираттагы авыр эпоха булып кереп калыр. Халык мал-мөлкәт, хакимият бүлешү аркасында туган вәзгыятьнең ачы җимешен һаман да ашый, һәм бу дәвернең иге-чиге юк сыман.
Минем уйлавымча, кайчакта, шул власть тирәсендәге аерым көчләр, аерым хакимнәр өчен илдә ИМИНЛЕК БУЛМАУ ФАЙДАЛЫ ДА БУГАЙ. Чөнки кайбер структураларның шикле эшчәнлеге, кайбер сәясәтчеләрнең ачыктан-ачык милли низаглар чыгарырлык ялкынлы чыгышлары, бернинди кануннар белән дә, шул кануннарның үтәлешен тәэмин итүче оешмалар тарафыннан да чикләнми.
Узган атнада мин бер вакыйгага игътибар итми кала алмадым. Аны «business-gazeta» газетасы белән берлектә анализлап карыйк. Аннан соң иминлекне власть тәэмин итәме, дигән сорауга җавап табылыр төсле.
Үзен сәяси белгеч дип таныштырган Рәис Сөләймановны Татарстан прокуратурасы сорау алырга чакырды. Хәтерләсәгез, ул федераль матбугат өчен Татарстандагы хәлләрне сурәтләп бирүче төп «белгеч» булып торды. Татарстанда ул радикал ислам үсүе белән куркытты. «БИЗНЕС Online» экспертлары Сөләйманов күп санлы куркыныч белдерүләре белән критик чикне узып китте, көч структуралары аңа шуның өчен игътибар итте, дип саный.
«business-gazeta.ru» сәхифәсендә чыккан бу язма соңгы 1-2 елда Татарстанны дини экстремизм үзәге, республикада урысларга яшәү, белем алу кыен дип коткы таратучы, үзен ислам белгече дип таныткан кеше, Мәскәүдәге РИСИның (Русия стратегик тикшеренүләр институты) Казандагы бүлеге – төбәк һәм этнодини тикшеренүләр Идел буе үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов турында. Мәкаләдән кайбер өлешләрне тәрҗемә итеп тәкъдим итәм.
Узган сишәмбедә Сөләйманов республика прокуроры ярдәмчесе Сәйяр Зыятдиновка хисап тотты. Анда аның Татарстандагы вәзгыятьнең үтә куркыныч булуын белү гыйлеме дәрәҗәсен, ягъни ул тараткан мәгълүматларның чынлыкка туры килү ихтималын тикшергәннәр. Әйтик, Татарстанда радикаль исламның киң таралуы, мигрантлар тарафыннан җирле халыкның кыерсытылуы, шулай ук республикада вахабиларның хәрби лагеры булуы һ.б.бик күп хәбәрләр бары тик Рәис Сөләйманов аша гына беленде. Аның, Татарстан урманнарына 3 мең мөҗаһид яшеренгән, дигән хәбәреннән кем генә куркып калмады икән?! Тик Татарстанда бу кадәр гаскәр сыярлык урманны каян табу мөмкинлеге генә башка килми.
Прокуратура гына түгел, башка хокук сакчылары да әлеге шәхес эшчәнлегенә үз бәяләрен бирде. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Сөйләйманов әйткән, экстремистларның хәрби-күнегү лагерьлары булу ихтималы турында мәгълүмат табылмавын җиткерделәр. Русия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә: «Һәркем үзенчә теләсә ни раслый ала, әмма ул чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат өчен җинаять җаваплылыгы барлыгын исеннән чыгармаска тиеш», – дип кисәттеләр. Нәтиҗәдә, прокуратура «сөйләшүдән» соң эксперт дип аталучы «белгеч»кә кисәтү чыгарды. Бу – машина кузгалды. Сөләйманов белән ныклап «эшли башлыйлар» дигән сүз.
Инде Рәис Сөләйманов атлы кешенең ни рәвешле «белгеч» дәрәҗәсенә күтәрелүенә күз салыйк.
РАЗВЕДЧИК ГЕНЕРАЛ КУЙДЫ
РИСИ Казанда 2011нче елда ачылды һәм аның җитәкчесе итеп Рәис билгеләнде. Бу вакыйга зур резонанска сәбәпче булды. Моңа аңлатма бирү өчен, аны махсус хезмәтләрнең элеккеге генералы Леонид Решетниковидарә итүен әйтү дә җитә. РИСИның Казандагы үзәген ачу тантанасына директор үзе килде. Казанда ул үзенең 2 ел инде тышкы разведкада эшләмәвен, отставкада булуын, ә бу вазыйфага 2009нчы елда Русия Президенты указы нигезендә билгеләнүен әйтте. Институт Русия Президентына һәм федераль хакимияткә Идел буендагы вәзгыятькә тышкы көчләрнең йогынтысы турындагы мәгълүматларны җиткереп торачагын әйтте. РИСИның Казандагы кебек 5 үзәге бар: Калининградта, Владивостокта, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта һәм Ростов-на-Донуда.
2011нче елның язына кадәр Рәис шыпырт кына вузда укытып йөрде. Аспирантурада ул «иуда һәм Израиль белеме» темасы буенча эшли. Шул ук вакытта Татарстан мөселман җәмгыятендәге процессларны тикшерүче буларак та үзен таныта: берничә мәкалә яза.
Рәис Сөләйманов җитәкләгән үзәкнең рәсми интернет сәхифәсендә, бу оешма актуаль хәрби-сәяси халыкара проблемаларны анализлау белән шөгыльләнә, диелгән. Шулай ук институт аерым ил һәм төбәкләрдә кризисларга китереп чыгарырга мөмкин булган вакыйгаларны да өйрәнә.
РИСИ бюджеттан финансланучы федераль фәнни оешма. Милли иминлек тәэмин итү өлкәсендә стратегик юнәлешләр билгеләгәндә федераль хакимият органнары Үзәк әзерләгән мәгълүматларны файдалана.
Күргәнегезчә, институт эшчәнлеге Русиянең киләчәген билгеләүдә турыдан туры катнаша.
ХЫЯЛ УЙДЫРМАЛАРЫМЫ, ӘЛЛӘ ЧЫНГА АШМАГАН ФАРАЗМЫ
Сөләйманов эшчәнлегенең күбрәк тышкы ягы сорау тудыра. Бер яктан РИСИ тикшерүләр үткәрүче оешма буларак күрсәтелә. Хәер, аның бу эшчәнлеге мәгълүм түгел. Икенче яктан Казан филиалы җитәкчесе шау-шулы кычкырып әйтелгән белдерүләргә басым ясый. Һәм боларның күбесе бик сәер тоела. Бәлкем аларны Татарстанны күрмәгән кеше йотып та җибәрә ала торгандыр, әмма республиканы белгәннәр, анда яшәгәннәр мондый популистик белдерүләргә аптырый.
Шуларның кайберләрен искә төшерик:
Татарстанның элеккеге мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүмнән, Вәлиулла Ягъкуб үтерелгәннән соң, Рәис Сөләйманов менә ни ди: «Чечняда, Татарстанга караганда куркынычсызрак, дип әйтә алам. Грозный урамнарында йөрү, Казандагыга караганда иминрәк. Кызганыч, бу шулай».
Ситуацияне тулаем анализлау юк, Сөләйманов халыкны куркыту максатын куйган белдерүләрне даими рәвештә махсус кычкырып тора сыман. Узган елның көзендә ул Татарстанда Президент Путинга карата һөҗүм әзерләнде дип белдерде. Путин Республика көненә килергә тиеш иде. Ә 20нче августта Яшел Үзән-Казан юлында террорчылар утырган машина шартлады. Алар тәҗрибәсез булган, бомбаны дөрес ясамаганнар, шул сәбәпле үзләре шартлаган, диелде. Имеш алар 30нчы августка әзерләнгәннәр. Моңа ышаныргамы? Сөләйманов каян белгән?
Ул Татарстанны, Төньяк Кавказ конфликты үрнәгендә, куркыныч вакыйгалар биләп алачак дип тә белдерде. Татарстан Идел буендагы Дагыстанга әверелеп бара. Кавказдагы шартлаулар гадәти күренешкә әйләнде, Татарстанда да шул булачак, диде ул.
Илдус Фәиз киткәндә дә, дәшми калмады, янәсе хәзер Фәизнең исеме пычратылачак, аны Төркиягә сөргенгә җибәрәчәкләр.
Аның Татарстандагы куркыныч дини агымнарның көчәюе турындагы хәбәрләре шаккаттыра. «Инде федераль дәрәҗәдә дә Татарстандагы вахабилар белән диалог урнаштырырга дигән чакырулар ишетелә, бу бик борчый», – ди ул бер әңгәмәсендә. Янәсе, Мәскәүдә Татарстанны югалту белән инде килешкәннәр.
Сөләйманов төрмәләрдә дә радикаль ислам таратылуын «фаш» итә. «АИФ» газетасына Татарстанда 3 меңләп ислам радикалчылары булуын белдерде. Аның сүзләренчә, 100-120 кеше кулларына корал алырга әзер тора.
Моннан соң да күп санлы террорчылык актларын фараз итте ул. Хәзер бәйрәм саен Рәистән бер янау көтәргә кирәк, дигән уй туа. Аллага шөкер, алар сүздә генә кала.
СӨЛӘЙМАНОВ КИЛЕШМИ
Прокуратура тарафыннан бирелгән кисәтүдә кайбер фактлар «колагыннан тартып үстерелгән», дип аңлата Сөләйманов «БИЗНЕС Online» газетасына. Үзенең Татарстан Эчке эшләр министрлыгын, иминлек хезмәтен гел югары бәяләвен, ә менә прокуратураның акрын кыймылдавын әйтеп торуын искәртә. Аның фикеренчә, прокуратура «безне дә макта инде» дип аңлату өчен генә аңа игътибар иткән…
Рәис Сөләймановның Татарстандагы вәзгыятьне үзенчә шәрехләп ясаган белдерүләре бер шау куптарса, аңа прокуратураның игътибар итүе икенче шау-шуга сәбәп булды. Татарстанда урыс теле кысыла, дини экстремизм чәчәк ата дип тәкрарлаучы төркем вәкилләре Рәис Сөләймановны якларга керешсә, аның нигезсез мәгълүматлар таратып, туктаусыз куркытып торуына борчылучылар, «ниһаять», дип куйды. Дөрес, Мәскәүдән әлегә хәбәр-хәтер юк. Сүзләре бик үк үтми торган берничә җәмәгать эшлеклесенең прокуратураны гаепләвен исәпкә алмаганда, Рәиснең турыдан туры җитәкчелеге, башлыча элеккеге иминлек хезмәте генералы да дәшми. Ләкин, минем уйлавымча, Рәис Сөләймановны Мәскәү яклар. Чөнки ул үзенең спонсорлары тарафыннан куелган максатны җиренә җиткереп үти. Тик ул спонсорның – үзебез үк булуыбыз күңелне тырный. Чөнки өстә әйткәнемчә, РИСИ бюджет акчасына яши. Димәк, Татарстандагы вәзгыятьне яман итеп таныту, аны болгату өчен дә без үзебез үк түлибез. Рәсми Мәскәү Татарстанның гаугалы, ыгы-зыгылы булуын күрергә тели күрәсең. Юкса, бюджет акчасын ашаучы РИСИ җитәкчелеге Татарстандагы вәкиленең үз эше белән шөгыльләнмәвен, уңга-сулга гайбәт таратуын чикләрләр иде.
Инде башкасын әйтмим, Рәис Сөләймановның Татарстандагы урманнарда 3 мең сугышчы бар дигән мәгълүматыннан чыгып, аңа андый лагерьларның кайда урнашканын таптыра алырлар микән?! Белмим, һәрхәлдә, мин андый сүз әйтсәм, миннән таптырырлар, таба алмасам, хөкем итәрләр иде. Чөнки мин, Президентка һәм Федераль хакимияткә иминлек хәлләре турында мәгълүмат туплау максатыннан тикшеренүләр үткәрүче оешмага, элеккеге разведка генералы тарафыннан Мәскәүдән куелган шәхес түгел. Кирәкле урыннарга теләсә кемне куймыйлар.
Шунысы сөендерә, Рәис Сөләйманов белдерүләре чынга ашмый. Аның сүзләре дөрес булса, без инде әллә кайчан сугыш утында янар идек. Татарстанда, кем әйтмешли, тыныч йөзгән көймәне чайкатырга тырышучылар да, иманым камил, максатларына ирешә алмас. Бу вәзгыятьне ерып чыгарга республика хакимиятенең дә, хокук сакчыларының да акылы, сәләте җитәр дип өметләнәм. Шуннан чыгып, уйдырма, гайбәт белән шөгыльләнүче адәмнәр канун нигезендә җавапка тартылырга тиеш дип саныйм.
P.S. Өстәп бер хәбәр: Интернетта бер бик бозык сурәтле рәсем киң таралган. Анда Рәис Сөләймановка охшаган кеше анадан тума чишенгән килеш караватта ята, гаурәтләрен күрсәтеп үзенә яр эзли, кызларны түгел, мөгаен егетләрне. Әлеге порнографик сурәттәге кеше Рәис Сөләйманов түгелдер, бу аңа компромат, фотомонтаждыр, дип ышанасым килә. Чөнки РИСИның Татарстандагы бүлеге – стратегик тикшеренүләр белән шөгыльләнеп, илнең киләчәккә иминлеген кайгыртучы оешма вәкиле андый була алмый.
Сәйдулла КУТУШЕВ.
Комментарии