Сак булыгыз, яңа гвардия!

Сак булыгыз, яңа гвардия!

Татарстанда иҗтимагый оешмаларны бугазлаган бер вакытта Мәскәүдә искеләре генә түгел, яңалары да берләшеп бара. Соңгы вакытта (23нче февральдә) «Гадел Русия» «Патриотлар», яңа төзелгән «Дөреслекне яклау» («За правду») партияләре бергә «кочаклашканнар». Аларның бер түбә астына керүләре көчле оппозиция кирәк булуы белән аңлатыла. Бу хәлгә Кремль каршы килми, чөнки «Бердәм Русия» партиясенең хәле мөшкел. Алдагы сайлауларда әлеге партиянең мескенгә калуы бар. Халык алдында бер дә дәрәҗәсе калмады. Әгәр яңа укмашкан партияләр белән «Бердәм Русия» тулаем тавыш җыйса, Кремльгә таяныч зуррак булачак. Безнең Татарстанга бу әллә ни куркыныч түгел, чөнки Мәскәүдә саңгыраулар идарә итсә дә, каршы чыкмыйбыз. Без – тез чүгәргә күнеккән халык.

Әмма монда гаять куркыныч бер нәрсә бар: «Дөреслекне яклау» партиясе «Гадел Русия» составына өйдәш булып, үзенең әзмәвердәй 3-5 мең сугышчысын да ияртеп керәчәк бит. «Гвардия Прилепина» дип аталган бу сугышчылар төркеме яңа укмашкан партияне яклап, үзләренең флагларын күтәреп йөриячәк. Әгәр урамда сәер төркемнәр күренә икән, яңа гвардиячеләр. Тиз генә җыйналып, сәер кешеләрне тукмап ташлаячаклар. Полициянең килеп тыкшынуы кирәк булмаячак.

Гәҗит укучыларның күңелендә имеш-мимешләр тумасын өчен, «Завтра» гәҗитендә (№ 1, 2021 ел) басылган бер язмадан өзек китерәм: «Движение подобные «Нашим» создавались искусственно, по приказу сверху. К тому же цель создания подобных движений преследовали решение определенных узкополитических задач, поставленных теми, кто их создавал. В то время как Гвардия Захара Прилепина появилась благодаря инициативе снизу».

2000нче еллар башында «Наши» дип аталган яшьләр төркеме безнең Татарстанда да киң колач алды бит. Бу төркемне Мәскәүдән килгән Якименко дигән кеше оештырып йөрде. Бу эшкә хәтта акча да бүленеп бирелгән бит әле. Суд тарафыннан фаш ителеп, Сурков та эшеннән киткәч, бу төркем таралды. Урамнарда тынычлык урнашты. Якименко да юкка чыкты. Югалып ук бетмәгән, Кремльдә җылы урында шыпырт кына утыра дигән хәбәр бар. Татарстанда «Наши» төркеменең оештырылу максатына килгәндә, ул яшьләрне үзара сугыштырып, милли хәрәкәтне бастыру булган. Аларның эше коточкыч булды. 2002нче елның 20нче маенда Казанның 15нче больницасы алар тарафыннан кыйналган кешеләр белән тулган. Күпләр имгәнеп калганнар. Бу хәлләрне юньләп тикшереп тә тормадылар.

Донбасста сугышып йөргән Захар Прилепин гвардиячеләре үз фикерен әйткән кешеләрне «Наши» кебекләр шикелле «өстән» түгел, «астан» кереп тукмаячаклар. Әлбәттә, аларны беркем дә «күрмәячәк». Прокуратура да, башкалар да гади кешеләргә ябырылган гвардиячеләр тукмавы дип түгел, «потосовка» гына диячәкләр.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии