Рөстәм Миңнеханов Мамадышка шушы юлдан килсә иде

Рөстәм Миңнеханов Мамадышка шушы юлдан килсә иде

 

Мамадыш педагогика училищесын тәмамлагач, мине Тәкәнеш районына кергән Сәрдәвеч дип аталган урманчылар авылына укытырга җибәрделәр. Бу урын үзенә күрә бер җәннәт иде. Андагы нарат урманы! Гөмбәсе... Андый хуш исле гөмбәләрне минем башка җирдә очратканым булмады. Җиләкнең ниндие генә юк! Халыкның бер-берсенә булган мөнәсәбәте искиткеч! Бер-берләрен бик хөрмәт итәләр иде.

1953нче ел иде ул. Мин шунда эшләгәндә беренче мәкаләмне яздым. Ул чакта Тәкәнеш районында «Ударник тавышы» дип аталган газета чыга иде. Хәтеремдә, ул язманы «Ялгыз торна» дип атадым. Яз саен бер ялгыз торна кайтып, айлар буе поселок өстендә юксынып кычкырып йөри иде. Халык моңа битараф түгел иде. Бер аучы аның парын – ана торнаны аткан булган. Ул аучы да укытучы иде. Соңыннан гаиләсе челпәрәмә килеп, үзе дә шул ялгыз торна кебек булып, сукбайлыкта дөнья куйды.

1961нче елны Тәкәнеш районы таркалды, Мамадышка кушылды. Мин мәкаләләремне «Коммунистик хезмәт өчен» исемле газета редакциясенә юллый башладым. СССР таралгач, ул «Нократ» исеме белән чыкты. Газетаның баш мөхәррире – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафин Кәрим абый язганнарымны ошата иде. Шулай итеп мин штаттан тыш хәбәрчегә әйләндем. 1970 – 2017нче елларда «Татарстан яшьләре» газетасына да меңләгән язма җибәргәнмендер. 2017нче елда мин аларга үзебезнең Мамадыш районы Ишки авылы тарихы турында язылган мәкаләмне юлладым. Берәр айдан шалтыратып, язмышын белешим дисәм: «Ишки авылы тарихы пычагыма кирәкме безгә?» – дигән бик дорфа җавап ишеттем. Шуннан бирле анда башкача язганым да булмады. 2017нче елдан «Безнең гәҗит»тә дә хәтсез мәкаләләрем басылды. Штаттан тыш хәбәрчелектә дә 68 ел стажым бар икән инде.

 Басма сүз зур көчкә ия ул. Меңләгән язмаларым арасында тик берсе генә үз максатына ирешә алмады. Аның әле бүген дә чишелеше күренми.

Бүгенге язмамда Мамадыш-Теләче автотрассасының бик күптәнге, ярты гасыр буена хәл итеп булмый торган бер проблемасы хакында язасым килә. Татарстан юл хуҗалыгы министрлыгы халык зарына 50 (!) елдан артык колак салмый. 1960нчы елларда күтәртелеп салынган бу юл Мамадыш районы буйлап салынган өлешендә тулысынча башкарылмады. Бәлки, министрлыкта бу юл 100 процентка асфальтланган кебек күренәдер. Югары Ушмы белән Васильево авыллары арасындагы 12 километр юлга хәтта таш та җәелмәгән. Язгы-көзге, җәйге яңгырлар яуган вакытта бу юлдан үтеп йөреп булмый. Ә Югары Ушмыдан Мамадышка таба тагын асфальт дәвам итә. Русиянең иң бай төбәге Татарстанда бу күренешнең булуына күңел ышанмый. 45 елдан артык бу хәлгә министрлык күз йома. Инде Мамадыш җитәкчеләре дә бу проблема турында уйланырга тиештер бераз. Халык кирәгенә – 12 чакрым юл салыр өчен дә акча таба алмыйлар. Таш кына булса да салсалар, аннан машина белән йөреп булыр иде.

Мин бу проблеманы халык соравы буенча тормышка ашырырга уйлап, күпме яздым, тормышка ашырып булмады. Хәзер Аллаһы Тәгаләдән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадышка Мамадыш-Теләче трассасыннан килсә иде дип телим.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

 

Комментарии