- 10.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №23 (11 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Тарих чылбыры – спираль…
1986нчы елда Чернобыльдә булган афәт җитмәгән, ахрысы, түрәләребезгә. Тулы бер шәһәр хәзер инде утызлап ел җансыз хәрабә хәлендә тора. Җансыз, дип әйтү дөрес тә түгелдер: анда нәкъ җаннар гына яши дә инде: берничә дистә меңләп… Хәзер исә шул түрәләр тагын кесә калынайтмакчы. Кесә калынаеп, тишелсә, куркыныч түгел үзе, ә менә төзелгән АЭС реакторы күккә очса, булыр хәлләр… Ирексездән, тарих спираль рәвешендә үзгәрә дигән фәлсәфи тәгълимат искә төшә. Чыннан да, вакыйга кабатлана, әмма яңа яссылыкта, яңа шартларда.
Баштарак сүзне Кама Аланы бистәсендә инде 1980нче елларда ук төзелгән АЭСны төзекләндерү турында сөйләделәр. Әмма аны «кире кайтарып» булмый икән шул инде. Моның берничә сәбәбе бар. Берсе – җирнең хәрәкәтчән тектоник плитәләре күп булган урында урнашуы. Димәк, плитәләр бәрелешә калса, коточкыч җир тетрәнүен көт тә тор! Шуңа өстәп, Кама Аланы бистәсе Кама елгасыннан 3 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Белүебезчә, Кама Идел елгасы, Кайбыч һәм Түбән Кама сусаклагычлары белән бәйле. Шуңа да, шартлау яисә башка төрле нурланыш белән бәйле бәла килеп чыкса, Идел буе районы юкка чыга, кырыла дигән сүз. Өстәвенә, Кама Аланында һәм аның янәшәсендәге торак пунктларда яшәүчеләрне берләштерсәң, бер миллионнан артык кеше яши булып чыга – бу исә АЭС төзү шартларын бозу. Күрәсең, СССРда бар да яхшы, бар да тәртипле һәм намус белән эшләнә иде дигән гыйбарә дөреслеккә туры килми. Кешеләрне санга сукмыйча, АЭС төзеп ятканнар советлылар. Бу минем фикерләрем, үз тикшеренүләрем түгел: моны СССРның үзәк фәнни-тикшеренү һәм шәһәрләр төзелешен проектлау институты белән СССР гражданнар төзелеше һәм архитектура дәүләт комитетының 1989нчы елда чыккан 155-РП-89нчы документында раслаганнар. Әлеге тикшеренү халык соравы буенча үткәрелгән. Кама Аланында АЭС төзергә ярамый, дигән нәтиҗә белән ТАССРның Югары Советына һәм Министрлар Советына да килешергә туры килә. Төзелгән биналарда ял итү, тернәкләндерү йорты, санаторийлар булдырырга тәкъдим ителә. Әмма тәкъдим, чирек гасыр үткәч тә, кирәкле дип табылмый. Аның каравы, ниндидер чит кешеләрне терелтеп, ял иттергәнче, үзеңнең тишек кесәңне төзелеш материаллары белән «битум»лап кую кулайрак. Өлгерләр шулай эшләде дә: АЭС мәйданына бүген барып карасаң, анда берничә йөз метр тирәнлеккә күмелгән күтәрә алмаслык тимерләр һәм биналарның скелетыннан кала бернәрсә дә юк. Биналарның скелетын да соңгы тимерләренә хәтле сүтеп ташлаганнар, күрәсең, узган елның җәендә көчле җил вакытында бер бина коелып төште хәтта. Бүген Кама Аланында «зур» кешеләр шушы тимерне, блокларны сатканнар. Аларга гаеп салмыйм, һич юк! Үзгәреш җилләрен башкалардан тизрәк тоеп алу сәләте булганнарга мин, бер караганда, сокланам да әле.
БЕЗНЕҢ АЛАН ХӘЛЛӘРЕ
Бу АЭСның яңарыш чорын кичерүендә бер парадокс бар бит әле: кайчандыр миллиардлаган акчалар кертелгән төзелешне туктаткан халык бүген шушы «афәт бинасын» торгызуны хуплый. Әйе, Чернобыльнең нурлы җилләре безнең күзләрне камаштыра алмады, чөнки килеп җитмәде, Аллаһка шөкер! Бәлки, чиктәш төбәкләрдә яшәүчеләр АЭС төзүгә каршыдыр, ә камааланлылар, бу очракта, тоннель ахырында якты ут күрә. Тик менә ул, чыннан да, бакыйлыкка алып китүче яктылык булмас микән?
2009нчы елда Кама Аланы моношәһәр статусы алып, бераз үзгәрешләр кичерә. Кама Аланы башкарма комитеты җитәкчесенең иктисадый эшләр буенча урынбасары Роза Егорова биргән мәгълүматларны китерәм:
По состоянию на 1 января 2013г. население муниципального образования «пгт Камские Поляны» составляло 15 868 чел., из них работоспособного населения – 10 648 чел.
Численность официально зарегистрированных безработных:
на 01.10.2012г. – 389 чел.
на 01.10.2013г. – 388 чел.
Күрүебезчә, Кама Аланы халкы АЭС ябылудан бирле эшсезлек проблемасын кичерә. Әлеге мәсьәлә буенча ул республикада хәтта беренче урында тора, юкса моношәһәрдә һәрдаим яңа оешмалар, объектлар төзелеп, ачылып килә. Төзелгәннәре ябылып та бара, әлбәттә, әмма бу очраклар берничә генә. Мәсәлән, «Татвегас» уен автоматлары үзәге оештырып карадылар, әмма берничә кешене үтереп, суеп, фатирларны талап һәм, әлбәттә, дәүләтебез махсус карар чыгаргач, аны да, Ходай рәхмәте белән, яптылар. Шулай да бу уеннардан трофей алып калды җирле халык: өр-яңа юллар һәм кафе-бар.
Гомумән, бүген шәһәрдә 100дән артык предприятие бар. Уртача хезмәт хакы 15 мең сум тирәсе исәпләнә. Әлеге төбәкнең тагын бер отышлы ягы – ул федераль үзәк белән эш итә. Шулай, 2009нчы елда Индустриаль парк ачыла. Биредә мультифиламентлы җепләр һәм стретч-пленкалар җитештерелә. Шул парк мәйданында балык үрчетү комплексы да урнашкан. Әлеге вакытта бу комплексның үсеш программасы төзелә. Социаль-иҗтимагый оешмаларга килсәк, биредә өр-яңа больница бинасы сафка басты, музыка мәктәбе, китапханә һәм балалар иҗат үзәге дә яңа бинага күченде, «Олимпия» боз сарае уңышлы гына эшләп килә. Ике мәктәп, дүрт балалар бакчасы да сафта. Мультифункцияле үзәк тә үз эшчәнлеген елдан-ел киңәйтә. Әлеге үзәк барлыкка килү белән, камааланлылар салым түләү, социаль сораулар буенча Түбән Камага барып йөрү ихтыяҗыннан азат ителде. Ике ел элек Кама Аланында реабилитация үзәге – интернат та ачылды. Аның минем өй каршында булуы, бәлки, бу материалны туплый башларга берникадәр этәргеч тә биргәндер. Ник дигәндә, монда психик авырулар белән интегүче 400 кеше арасында Чернобыль афәте хакында мин «акыллы»дан да яхшы белүчеләр булуы гаҗәпкә дә, оятка да салды. Берсенең, монда АЭС төзелсә, кешеләрнең матди хәле барыбер үзгәрмәячәк, диюе дә уйландырды. Җүләр җүләр булса да, кыек атып туры тидерә ала бит. Әнә Иван-дуракның бакасы да Сылу-кызга әверелә. Әмма безнең заманда АЭС төзелеше планын беләбез инде: ярты финанска очсыз материаллар сатып алу, икенче яртысын «кара көнгә» калдыру, тагын финанслау – булдыра алганча, очсыз бәягә төзелешне бетерү, объектны ачу, бәйрәм итү һәм… финанс тимәгән тишекләрдән атом радиациясе «таралуын» күрми калып, Идел буен корыту. Шуңа да Сылу-кызларыбыз кире бакага әверелмәгәе… Матди хәл, эш мәсьәләсе дә хәл ителмәс шул, дурак әйтмешли. АЭС төзи калсалар да, аны төзергә һәм анда эшләргә чит ил белгечләрен чакыртмакчылар. Димәк, безнекеләргә монда да урын юк. Шуңа күрә авыл җирендә хуҗалар, иртәнге биштә торып, сыерны көтүгә озатсалар, Кама Аланында гаилә башлары «акча көтүенә» – вахта белән, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Казанга юл тота бирәчәкләр.
ТӨЗЕРГӘМЕ, ЮКМЫ?
АЭСны төзи калсалар да, иске урынында бу мөмкин түгел. Аны инде су баскан. Реактор чокырлары да җир белән тигезләшкән, административ корылмаларның да нигезе утырган, скелеты, җирле халыкның нерв системасы кебек үк, какшаган (бәлки, психушканы да шуңа төзегәннәрдер, ә?). Шуңа да аны Кама Аланыннан 7-8 километр ераклыкта урнашкан авыл янында төземәкчеләр, әмма анда да Кама елгасы бик якын, җир таулыклардан тора. Андагы җирне АЭСка яраклаштырганчы күпме Чулман сулары, күпме дәүләт (дөресрәге, гади халык) акчалары агачак… Әмма әлегә ул акча дигәннең һәр тиене Кама Аланы бюджетында санаулы. Әйтик, инде 25 еллап 2/10нчы йорт ярымтөзелгән хәлдә торды. Быел гына, ниһаять, бер подъездын төзеп бетерделөр. Аңарчы финанс җитмәгән.
Уйлап карасаң, әгәр дә Татарстан студентларын махсус укытып, АЭСны төзергә, анда эшләргә кайтарсалар, гомумән, җирле халыкны эш белән тәэмин итсәләр, бәхәссез, менә дигән була! Әмма экологияне кайгыртучылар чаң суга: шартлау була калса, нишлибез? Шартламыйбыз! Никме? Чулман елгасының көнчыгыш ярында яшәүчеләр күпме химия йотты (Менделеевскта – азот, Түбән Камада – нефть, химия, шин, Әлмәттә – нефть, Чаллыда – КамАЗ, Алабугада – дары, кремний) – алар үзләре тиздән реакция чыгарып шартлый башлаячаклар, шуңа да АЭС шартлавы безгә бернәрсә дә түгел! Үзебез кемне телибез, шуны «яндыра» алачакбыз. Чылбырлы физика кешеләр эчендә күптән булса да, бүген ул атом төшеннән дә куркынычрак галәмәтләр китереп чыгарырга мөмкин. Ничек сакланырга соң? Менә монысы риторик сорау…
Лилия ГАЛИМОВА.
ЧУЛМАН БУЕНДА АКЧА АГАМЫ?,

Комментарии