- 10.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №18 (11 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Соңгы вакытта республикабыз сәясәтендә иң көчле интрига – ул Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә күчерелергә мөмкин булуы. Аны ни өчен алырга телиләр һәм ул киткән очракта Татарстанга кем килер?
Тандем чираттагы тапкыр урыннарын алмашты: 7 майда Путин илдә Президентлык вазифасына кереште, ә Премьер-министр Дмитрий Медведев исә яңа хөкүмәт төзи. Мәскәүдәге мәгълүмат чаралары, аерым алганда, Русия Президент хакимиятенә якын матбугат, Миңнеханов авыл хуҗалыгы министры яки төбәк министры булырга мөмкин, дип белдерде. Кайбер тарафлар аны Медведев урынбасары, ягъни вице-премьер булачак, дип тә фаразлый. Миңнехановның Мәскәүдә Медведев белән очрашуы да бу сүзләргә җирлек тудырды. Әлбәттә, Татарстан башлыгының Мәскәүгә китү теләге юк, бу аның өчен сәясәтнең башы да, ахыры да булачак. Әмма Русия Президенты фәрманы чыкса, ул аңа каршы бара алмаячак. Шуңа да Миңнехановның «Twitter»дан бу гайбәтнең дөрес түгеллеген әйтүе – ул Татарстанның иртәгәсе нинди булачагына төгәл җавап түгел. 15 майда Медведев яңа хөкүмәт төзи башлаячак, анда Миңнеханов та чакырулы.
Бүген аерым көчләр Татарстан Президентын Мәскәүгә куып кертеп, үз кешеләрен Татарстанга юллап, республиканы гади бер губернага әйләндермәкче. Бу максатчан эш күптән алып барылса да, соңгы вакытта, Миңнеханов Татарстан белән идарә итә алмый, булдыксыз, дигән сылтау тудыру өчен берничә ясалма вакыйга китереп чыгарылды.
Беренчесе. Соңгы айда Татарстанда милли-дини тотрыксызлык башланды дигән фикер күтәрелә. Әйтик, 26 апрельдә Оренбургта Русия Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич 23 мөфти белән дини экстремизм таралу турында җыелыш уздырды, анда Татарстан мөфтие Илдус Фәиз дә катнашты. Җыелышта Биектау районының Мәмдәл авылы, Кол Шәриф вакыйгалары искә алынган. Ягъни шуның белән безнең республика ваһһабилар оясы дип күрсәтелгән. «Кazanweek.ru» язганча, анда мөфти хәзрәтебез: «Ваһһабилар үзәге Казан Кремлендә урнашкан, Татарстан хакимияте алар көенә бии», дигән. Репрессив чаралар ярдәмендә генә аларга каршы торып була дип әйтелгән. Ә Татарстанда татарга каршы эшләр өчен билгеләнгән Рәис Сөләйманов: «Федераль власть төбәк хакимияте эшчәнлегенә тыкшынырга тиеш», дигән. Димәк, мөфти Илдус Фәиз дә Рәис Сөләймановка кушылып, хәзер инде икесе бергә Татарстан хакимиятен гаепли башлады. Фәиз Татарстанны «тотрыксыз республика», «экстремизм оясы» дип, Миңнеханов алып барган сәясәтне «фаш» иткән. Бу Мәскәү «агаена» ошаган һәм, Алла сакласын, якын арада янә махсус операцияләр оештырылуы бар. Яңа экстремистларны, куркыныч оешмаларны фаш итүләр булырга мөмкин. Шуңа да якын арада дин өлкәсендә үзгәрешләр башланмаса, Миңнеханов һәм Татарстанның ярык тагарак янында калуы ихтимал.
Икенчесе – мәгариф өлкәсендә. Казанда урыс милләтчеләре татар теленә каршы чыгып, мәктәптә урыс теле тиешенчә укытылмый дип, Татарстан хакимиятен сепаратизмда гаепли. Татарстанда мәктәп укучыларының урыс теле буенча күрсәткечләре гомумрусиянекеннән югарырак булса да, Мәскәү мәгълүмат чаралары урыс милләтчеләре митингына игътибар бирде.
Өченчесе – безнең Президентның Путин-Медведевтан да күбрәк акча эшләве мәгълүм булды. Узган ел ул 5 млн. 858 мең 120 сум тапкан. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 1,6 млн.га азрак. Хатынының кереме – 5 млн. 96 мең сум, 2010 елда ул 8 млн. сум акча эшләгән булган. Миңнехановның кереме кимегән булса да, икенче ел рәттән Русия җитәкчеләренең кеременнән күбрәк күренә.
Сыныкка сылтау табыла, дигәндәй, Мәскәү сәбәен табар – Татарстанның ныклы позициясен какшатырга, «Татнефть»не үз кулына күчерергә тырышыр. Русиянең башка төбәкләрендә дә гел булып торган «Дальний» вакыйгалары да Татарстанныкы гына булып калды бит әнә. Мәгариф өлкәсендә урыс телен «кыерсыту» белән җитәкчеләр кереме хәлиткеч роль уйнамас, әлбәттә, әмма Татарстанда дини вәзгыять үзгәрә башламаса, Фәиз белән Сөләйманов Мәскәүдән сораган репрессия дә башланырга мөмкин.
Миңнеханов киткән очракта, Татарстанга кем килер? Бүгенге Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев яңа башлык булырга мөмкин, дигән сүзләр дә ишетелә. Киң җәмәгатьчелек ризасызлыгы белән Нургалиев барыбер тиздән отставкага китәргә мәҗбүр булачак һәм… Сергей Шойгу МЧС министры вазифасыннан Мәскәү өлкәсе губернаторлыгына күчерелгән кебек, аның да Татарстанга башлык булып кайтарылуы бар. Нургалиев исә – татарлыгы беткән, правослау динен кабул иткән, яһүд милләтеннән хатын алган кеше. Кайбер тарафлар аның кандидатын беренчелектән төшерми. Шул ук вакытта Шәймиев та үз кешесен тәкъдим итәчәк. Шулай да, сәяси элита 15 майны көтә, нәкъ шул көнне Медведев хөкүмәтне тулысынча үзгәртә башлаячак. Әлбәттә, Мәскәү бер атуда ике куян тотмакчы булып, Миңнехановны да капкынга эләктерергә һәм Татарстанга да үз кешесен җибәрергә тырышачак.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Миңнеханов ханлыгын югалтырмы? ,

Комментарии