- 10.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №18 (11 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Мин – авыл малае, шуннан гына чыгып әйтүем, «каланчам» авылныкы һаман. Гаиләләрендәге өлкәннәргә күрсәтелгән кадергә карап хөрмәт казана авыл кешесе. Нәрсә-нәрсә, җитәкче постын биләгән кешенең дә абруе турыдан-туры өлкәннәргә мөнәсәбәтенә карап бәяләнә. Әгәр бу эштә ниндидер хилафлык күрсәтелгән икән, хәзер югалтасың абруеңны.
Рөстәм Миңнеханов, Президент буларак, рәсми төстә, Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен икенче мәртәбә үткәрә. Һәм өлкәннәр өчен борчылуы сизелеп тора. Бүген ветераннарга хөрмәт зур. Тик алар бик аз калып бара. Әмма шул аз калган ветераннарга да тиешле ярдәм үз вакытында күрсәтелми.
ТЕМПЛАР АКСЫЙ
Миңнеханов ветераннар өчен төзелүче торак төзелеше темплары белән канәгатьсезлеген инде узган елдан бирле белдерә. Җиңү көненә бар ниятләр дә үтәлергә тиеш, юкса, кискен чаралар күреләчәк, дип кисәтеп тә куйган иде, бер генә кат түгел хәтта. Кемнәргәдер кәнәфиләреннән колак кагарга туры киләчәк, дип юраучылар булды бу вакытта, ачулы Президентка карап.
Инде менә хисап көне җитте. «Ветераннарга торак» программасы, башлыча, үтәлгән. Әмма Президентның «бармак янавын» чынга алмаган түрәләр бар икән. Министрлар кабинетында әлеге программа үтәлешен тикшергән киңәшмәдә аларга ярыйсы гына эләкте. Кара исемлектә Әгерҗе, Аксубай хакимиятләре, Казан мэриясе һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башлыгы.
Моннан берничә ай элек бу программаны үти алмаучылар дистанциядән төшеп калачак, дигән Президент сүзләре чынга ашармы, дип көттеләр. Юк, бу юлы Президент сүзен сүз итмәде. Тагын җитди итеп «бармак янап» кына калды. Димәк, әле генә кадрлар алышынуы көтелмәс.
СЕЛТӘНДЕ «КАМЧЫ»…
Иң элек Әгерҗе районы хакиме Фәрит Габбасовка эләкте. Биредә ветераннар өчен төзелүче йорт бары тик, якынча, быелның 10 июненә генә тапшырылырга мөмкин. «Әгерҗе башлыгы үз вазыйфаларын үтәп чыга алмады. Аңа бу эштә Торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин да «ярдәм» итте. «Мин сезне кисәттем. Сүгәргә җыенмыйм. Барлык фактлар буенча да тиешле карар кабул ителәчәк», – дип белдерде Президент.
Шушындый сүзләрдән соң тагын кемнәрдер «очты», дип уйлаган иде дә кайберәүләр, әмма ашыкканнар. Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов журналистларга «тиешле карар»ны «тәрҗемә» итте. «Әгерҗе муниципаль идарәсе башлыгы рәсми янау хаты аша кисәтелде. Әгәр ул Президент күрсәтмәсен кабат үтәмәүгә юл куя икән, эшеннән алыначак. Ә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинга, фондның попечительләр Советы карары белән, шелтә белдерелде һәм шундый хәлләр кабатланган очракта, аңа карата да тиешле нәтиҗәләр ясалачагы кисәтелде», – диде Кремльнең кадрлар бүлеге башлыгы.
Берочтан Аксубай хакименә дә эләкте. Анда да ветераннар өчен йорт тапшырылмаган. Ләкин Камалтынов сүзләренчә, хакимият башлыгы кисәтү белән генә котылган, бу районда төп гаеп башкарма комитет җитәкчесе өстендә. Аңа карата тиешле карар чыгарылган инде.
Казан мэриясендә дә хәлләр ал да гөл түгел. «Эфир» телеканалы күрсәткән язма зур шау-шуга сәбәпче булды. Ветераннар 16 катлы йортка фатирларын карарга килгәч, җәяү тәпиләгәннәр, лифт эшләмәгән. Камалтынов сүзләренчә, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимнәренә шулай ук административ чара күрелгән…
Ә НӘТИҖӘ?..
Менә шулай төгәлләнде түрәләр тирәсендәге чираттагы ыгы-зыгы. Бу кәнәфиләр шытырдый, дип фараз итәргә җирлек тудырса да, Рөстәм Миңнехановны артык сак, дип бәяләргә дә урын калдыра. Ә, бәлкем, ул: «Тукта, тукта, барып чыгар, бәлкем булдырырлар», – дип өметләнәдер… Ә, бәлкем… Хәер, монысы буенча фәлсәфәгә кереп китәсем килми. Тик Президентларны мөстәкыйль, гадел, һәм тарафларга симпатия белән карамаучы (беспристрастный) кеше итеп күрәсем килә. Әмма үзара аралашканда, кайберәүләр, Президентның үзаллы мөстәкыйль карарлар кабул итеп бетерә алмавына ишарәли. Бу – шактый вакытка сузылган, һәм «кырыйдан да бик яхшы күренүче» Тәлгать Абдуллин, Илсур Метшин кебек акулалар белән тандем булмавы, инде сүз чыгып та, бу кешеләрнең урыннарында нык утырулары белән дә аңлатыладыр, әлбәттә…
…Җәй – кызу эш чоры. Кемнең нигә сәләтле булуы шунда күренә инде. Һәм… Президентныкы да. Моңарчы кадрлар алмашы акрынлап алып барылса да, команда алышынды, дияргә нигез юк. Татарстанда стабиль тотрыклылык бу өлкәдә. Барыбыз да – исән-сау, барыбыз да эшлибез. Әмма җир нык түгел, хак. Платформа ышаныч уятмый. Теләсә кайчан, көтмәгәндә, «селкетергә» мөмкин. Түрәләр моны белеп яши. Тыныч заманнарны сагынып, дим… Ә «җир тетрәү»нең, беренче чиратта, төзелеш белән бәйле икәнлеген бар да аңлады инде. Торак төзелешен генә алсак та, узган елгы бурычларны үти алмыйбыз. Быел, узган елга караганда да, 400 мең кв.м. торакны артыграк файдалануга тапшырырга тиешбез…
Ә инде ветераннар мәсьәләсенә килгәндә, дәүләтебезнең ветераннарыбызны хөрмәтләү программасы чалыш, гарип икәнлеге, юкса, үзләре фатирга мохтаҗ булган ветераннарның бик аз булуы, бу бүләкне балалары файдалануы, Мәскәү асфальтын җимереп, миллиардларга төшереп парад үткәрү зарурлыгы хакында сөйләшүне башка көнгә калдырыйк. Шактый уй җыеп йөрим инде байтактан… Ул Кызыл мәйданга танклар чыгару нигә кирәк икән? Милитаристлар булуыбызны дәлилләү өченме?..
Без май бәйрәмнәрендә редакциядә утырдык. Укучыларыбызга редакциябез тәкъдим иткән яңа газеталарны ясадык. Бәйрәм кайгысы түгел иде. Казандагы бәйрәмнәрне моңарчы калдырмасам да, монысын күрмәдем. Хәтта тәрәзәдән карарга да вакытым булмады.
Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии