- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Русиянең тагын бер дусты барлыкка килде. Ниһаять, Украина белән дуслаштык. Виктор Янукович Президент булып сайлангач та, мөнәсәбәтләр яхшырды, шөкер. Хәер, аның җиңүенә шактый гына өлешне Мәскәү кертүен исәпкә алсак, сайлаттык дип тә әйтеп булыр иде. Мәйданнан кайтып кермәгән тугандаш Украинага тынычлык иңде кебек. Кара диңгез флотын тагын 50 елга Кырымда калдыру турында да килештек. Аңа алмашка газны очсызрак бәядән бирәчәкбез. Дуслыкның бәясе булмый дибез дә, халыкара мөнәсәбәтләрдә була шул.
Флот турындагы килешүне ратификацияләүне бер үк көнне Мәскәүдә Дәүләт Думасы һәм Киевта Югары Рада тикшерде. Русия депутатлары әллә ни кызык күрсәтмәде. Бары тик Владимир Жириновский гына Украинаны аздырып бетерәсез дип кычкырып маташып карады. Ә менә Радада – күңеллерәк. Күршеләрнең парламенты рәисе Владимир Литвинга оппозиция, ягъни Юлия Тимошенко тарафдарлары күкәйләр ташларга кереште. Литвин хәлләрнең мондый борылыш аласын алдан белгән бугай, шунда ук өстәл астыннан шалт итеп зонтик тартып чыгарды да үзенә таба очучы күкәйләрдән капланып куйды. Шулай, зонтиклар белән капланып, утырышны алып баруын дәвам итте. Парламентка ул кадәр күкәйне ничек алып керә алганнар диген. Ләкин Литвинга зонтикка килеп бәрелеп шартлаучы тавык “бомбалары” комачауламады. Ул, батырларча, зонтиклардан корылган “амбразурадан” утырышны алып баруын дәвам итте. Хәтта залга төтен җибәрү дә Кара диңгез флотын Кырымда калдыруга каршылык тудырмады, хәтта депутатларның бер-берсен дөмбәсләве дә бу тарихи карарны ратификацияләүгә киртә була алмады. Хәрби флот булуы үз ролен уйнагандыр – документны раслау хәрби шартларда үтте. Бу хакта Президент Дмитрий Медведев, елмаеп: “Безнең Украинадагы коллегалар килешүне ратификацияләүне бик күңелле, үзенчәлекле итеп үткәрде, фантазияләре бик бай икән”, – дип, тугандаш халыкка рәхмәт белдерде. Шулай итеп, флот Кырымда калачак. Газ бәясе Киев өчен кими. Русия зәңгәр ягулыкны чит илләргә сатуда тоткарлыклар булмаячагына инанып яши. Һәрхәлдә, Киевта Президент булып Виктор Янукович утырган чорда.
Мәскәү бер тапкыр Януковичны Президент итеп сайлатырга маташып карады. Ләкин ул вакытта Ющенко көчлерәк булып чыкты. Янукович – тулысы белән Русиягә тугрылыклы сәясәтче. Русия телеканаллары белән аралашканда ул рус теленә күчүдән тартынмый. Ә Ющенко белән Тимошенко, русча яхшы белсәләр дә, һәрвакыт бары тик украинча гына сөйләшәләр. Виктор Янукович – заманында Украинаның премьер-министры булып торган кеше. Безнең җитәкчеләр белән чагыштырганда ул гәүдәгә дә ике тапкырга зуррак. Ющенко Президент булып сайлангач, аңа оппозициягә китеп, үз вакыты җиткәнне көтеп торды ул. Бу чорда Мәскәү белән консультацияләр үткәреп торуы да сер түгел. Мөгаен, Русиядән сайлау алды кампаниясен финанслау да булгандыр. Читтән карап торганда чын “мужик”ка охшаган Янукович – Мәскәү Кремле өчен бик җайлы фигура.
Янукович, җитмәсә, кызык кеше дә әле. Узган атнада гына ул Европа Советы генераль секретаре Торбйорн Ягланд чакыруы буенча Страсбургка барган иде. Шунда бәдрәфкә керергә карар кылган. Бәдрәф бөтен кеше өчен бер. Януковичның тән сакчылары ишек катына басып, беркемне дә кертми тора. Шунда, кысталып, Европа Советындагы иң зур кеше – генсек Ягланд да килә. Ләкин Януковичның тән сакчылары аны бәдрәфкә кертми. Өч тапкыр үзенең кем икәнлеген, бу бинада иң олы түрә булуын аңлатып карый, тик украин дуслар аңа озак көттергәч кенә, ишекне ача. Менә шундый кунак ул Янукович. Гомумән, кызык-кызык сүзләр дә ычкындыргалый. Әйтик, Львов шәһәре халкы каршында чыгыш ясап, “сез – илнең иң шәп геноциды”, – дип әйтеп ташлаган. Генофонд диясе килгән дә бит, башка сүз ычкынып киткән…
Хәер, бу вакыйгаларны санап китүемнең сәбәбе башкада. Бүген Мәскәү белән Киев дуслашу – бик әйбәт күренеш. Ярдәм итик Украинага, кызганыч түгел. Андагы иң бай эшмәкәр дә үзебезнең татар кешесе бит. Ләкин бүген Украинаның үз дәүләтчелеге астына бомба салынмыймы икән? Әлеге ил хәзер ике лагерьга бүленгән. Көнбатыш Украинада Мәскәүне, Русияне күрә алмыйлар. Бандеров заманыннан гына түгел, гасырлар буе тупланып килгән мөнәсәбәт бу. Әйе, илдәге халыкның икенче яртысы, бигрәк тә Кырымдагылар безнең белән дуслыкны бик хуплап кабул итте. Ике капма-каршы карашлы гражданнар, бер үк дәүләт кешеләре арасында идеологик упкын бүген. Киев белән Мәскәүнең алдым-бирдем уйнаулары көнбатыштагыларның ачуын гына кабарта. Һәм бу – сәясәтчеләр фикере генә түгел. Гади кешеләр дә Русияне яратучыларга һәм яратмаучыларга, ярдәмгә өмет итүчеләргә һәм, ачтан егылып ятса да, әлеге ярдәмне алмаучыларга бүленеп беткән. Идеологик, фикри упкын географик упкынга, Украинаның урталай бүленүенә китермәсме?
Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии