- 10.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №15 (11 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Кемерево фаҗигасеннән соң, Русия прокуратура хезмәткәрләре чираттагы атакага, алгы сызыкка ташланды. Барлык каналлар да аларның кәмит куеп йөрүләрен күрсәтергә тотынды. Моның өчен ябык бинада 64 кешенең, шул исәптән 41 баланың кычкырып янып үлүе һәм Путинның шәхси күрсәтмәсе генә кирәк булган икән. Адәм мәсхәрәсе бит. Ул тикшерүчеләрнең көтү-көтү булып, бер-берсен кабатлап йөрүләре кемгә кирәк соң? Болар барысы да халык алдында хисап тотар өчен генә эшләнә бит.
Русия кулдан идарә ителә торган илгә әйләнде. Моңа мисаллар бик күп. Пермьдәге «Хромая лошадь», Казандагы «Адмирал», инде хәзер Кемероводагы «Зимняя вишня». Бу фаҗигаләрнең очы-кырые юк бит. Кайда соң безнең түрәләр, тикшерүче надзор органнары, губернатор, шәһәр мэриясе, район главасы? Ә МЧС министры Пучков, 1 курс студенты сыман, Путинның гап-гади соравына җавап бирә алмыйча, әллә нинди налог каникуллары турында сөйли. Аның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә нинди катнашы бар икән соң? Ни аяныч, шундый министр эшләренә бәя бирү, нәтиҗә чыгару бары тик Путиннан тора. Бик тә җәл, әлбәттә. Монда халык, галимнәр, икътисад белгечләренең фикерләре беркемне кызыксындырмый да, аларны исәпкә, санга алучы да күренми.
Дәүләт, хөкүмәт (соңгы вакытта чиркәүне дә үз астына алдылар) аерым, ә халык башка илдә яши бүген. Ә безнең байлыкны урлаганнар утрауларда, чит илләрдә яшәп, иктисад баеталар. Хәтта резерв фонды акчалары да АКШ банкларында саклана бит. Дәүләт эшендә, оешмаларда утыручы түрәләр, тикшерү органнары шушы байлар, олигархлар белән бер ноктада кисешә. Шул урында, әлбәттә, миллионнар пәйда була. Схема бик гади: бер дипломатка – тикшерү актлары, беркетмәләр, икенчесенә миллионнар күчә. Шулай булгач, нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында сүз булырга мөмкин? Бу тикшерүләр атна-ун көн, күп дигәндә, бер-ике ай узгач тыначак. Мин моны үз тормышым тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. «Газпром» системасына караган оешмада 25 ел эшләү дәверендә йөзләгән тикшерүләр күрергә туры килде. Барысы да сыйлау, бүләк-күчтәнәчләр, балык тоту, сауналар белән тәмамлана иде. Ләкин Кемеревода булган очрак – зур җинаять. Монда электрик, охранниктан башлап, губернаторына кадәр җавап бирергә тиеш. Җаваплысына җинаять эше ачып, калганнарын, шул исәптән МЧС министрын да отставкага җибәрергә кирәк. Алар үз теләкләре белән мәңге китмәячәкләр бит.
Чит илләрдә мондый аянычлы хәлләрнең икенче көнендә үк җаваплы түрәләр эш урыннарыннан китәләр. Ә бездә бер Путин хәл итә. Шуңа Җир шарындагы илләрнең 60-70%ы безгә каршы, ә калганнары битараф. Кытай, Һиндстан, Бразилия, ЮАР дибез, Төркия белән Иран дусларыбыз дибез… Бурычларын да кичердек, ә нәтиҗә ноль. Ә илдәге хәерчелек? Президентның үз авызыннан ишетелгән: «Бездә 20 млн хәерче бар», – дигән җөмләсе генә дә үзе ни тора! Ул санны, әлбәттә, кимендә икегә тапкырларга кирәк (бездә шундый санау системасы бит).
Мәскәү «двойной стандарт» дип кычкырырга ярата. Русиядә нинди стандарт белән эшлиләр соң? Чиркәү белән дәүләт берләшә: Путин үткәргән берәр әһәмиятлерәк җыелышта Кирилл атакай беренче рәттә премьер-министр белән янәшә утыра, ә безнекеләр һәм башка дин әһелләрен күрсәтеп тә тормыйлар.
Русиядә 200ләп милләт яшәп ята. Ә милләтара мөнәсәбәтләр буенча министрлык юк. Шушы җитешсезлекләрнең иң куркынычы – халыкның битарафка әйләнеп баруы. Бу система эреле-ваклы түрәләр, главалар, губернаторлар өчен бик кулай. Кулда акча булганда нигә барысын да уйлап баш катырып ятарга? Андый-мондый хәл була калса, хөкүмәт түрәләре зыян күрүчеләргә фәлән миллион матди ярдәм күрсәтә беләләр бит. Һаләкәт килеп чыкмасын өчен, ул акчаларны яңа технологияләргә, куркынычсызлык чараларын оештыруга, яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә тотарга иде дә бит. Ләкин бездә һаман шулай: башта проблемаларны үзебез ясыйбыз, аннан соң аларны чишәргә тотынабыз. Бу – Русиянең яшәү рәвеше.
Йә Раббым, шундый фаҗигаләр кабатланмасын иде; безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга күтәрә алмаслык кайгылар бирмәсен иде! Түрәләрнең күңелләренә шәфкатьлелек, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек орлыклары салсаң иде! Гади халыкның зарларын ишетергә колаклар бирсәң иде, шушы әшәкелекләрне, вәхшилекләрне күрергә күзләрен ачсаң иде. Үзем һәм барлык туганнарым исеменнән Кемеровода булган фаҗигадә зыян күргән гаиләләрнең, якыннарын югалткан ватандашларыбызның олы кайгылары белән уртаклашам. Аллаһы Тәгалә барыгызга да сабырлык бирсен.
Әхмәт МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии