- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №8 (2 март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 еллыкны билгеләп үтәргә дә ай ярым тирәсе вакыт калып бара. Күп түгел, хәзер үтеп китәчәк ул. Республикада быел Тукай елы да игълан ителде, Указны Президент Рөстәм Миңнеханов имзалады. Тик әлегә Татарстанда бу нисбәттән селкенү күренми шикелле…
Укытучылар елы игълан ителгәч тә, аны рәсми рәвештә ачып җибәрүне бик тиз тотканнары истә. 15 гыйнварда ук “Пирамида” үзәгенә җыелып, тантаналы кичә үткәрделәр, түрәләрне чакырып, әлеге елның никадәр мөһим икәнлеген аңлаттылар, ниндидер планнар, эш юнәлеше билгеләделәр. Быел исә үзгәрәк килеп чыкты. Никтер, Тукай елын игълан итү турындагы Указга ел башланып хәйран вакыт үткәч, 11 февральдә генә кул куелды. Юри генә кайбер дәүләт органнары сайтларын актарып чыктым. Тукай елының символикасы да юк, аерым сәхифәләр дә күзгә чалынмады. Хәтта Мәдәният министрлыгының рәсми интернет-сайтында да бу хакта ләм-мим бер сүз юк. Юкса, Хәйрия елының да, Укытучылар елының да үз тамгасы бар иде, аны роликлар рәвешендә телевидениедән әйләндереп тордылар. Тукайга килсәк – тынлык… Дөрес, махсус фондлар шөгыльләнә, ләкин дәүләт югарылыгында эш әлегә бик күренми.
Шул ук интернет челтәрендә бөек шагыйребезгә багышланган азмы-күпме сыйфатлы сайт та табып булмады. Берәү бар – ләкин аның да бөтен битләре тулы түгел. Габдулла Тукайның Казандагы музее сәхифәсендә исә татарча битне бөтенләй таба алмадым. Әллә бик шәп итеп яшергәннәр, әллә ул, чыннан да, юк. Аның каравы, Айрат абый Арсланов башкаруында шигырьләр тыңларга мөмкин. Тик… Айрат абый татарча укыса да, аудиофайл атамалары русча булып чыкты…
Музей дигәннән, аңа капиталь ремонт кирәклеге турында күптән чаң кагалар. Шушы көннәрдә генә җирле телеканалларның берсе музейның хәзерге хәле турында репортаж күрсәтте. Бинаның фундаменты җимерелә икән, дүрт стенасының урам якка карап торган ягы гына сипләнгән, калганнары авыр хәлдә, стеналарда ярыклар… Музей хезмәткәрләре экспонатлар өчен борчыла. Уйлап карасаң, тиңсез хәзинә бит… Алай да, республика хөкүмәте төзекләндерүгә берничә дистә миллион сум бүлеп бирәсе икән. Милли музей җитәкчелеге (ә Тукай музее аңа карый – С.К.): “Быел бинаны ремонтка ябачакбыз”, – дип ышандырды. Кызык инде, юбилей елында шагыйрьнең истәлекләрен саклаган урынга йозак элеп куячаклар… Ярый ла, бусын төзекләндерәләр. Юкса Тукайлы башка почмакларны, әйтик, “Болгар” номерларын җимереп, бөек шәхесебезнең рухын саклаган кирпечләрне чүплеккә илтеп түктек бит.
Габдулла Тукайның юбилей елы җиткәнлеге быел гына мәгълүм булмады. Әле 2009 елның 22 апрелендә үк ул вакыттагы Президент Минтимер Шәймиев аны билгеләп үтү турында Указ игълан иткән иде. Анда Министрлар Кабинетына өч ай эчендә оештыру комитетын төзеп, республикакүләм чаралар планын әзерләргә кушылган. Әлеге чараларга бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән бәйле объектларны төзекләндерү, музей экспозицияләрен булдыру, китапларын чыгару да кертелгән. Ике ел сизелми узып та китте…
Без селкенмәгәндә, башкалар селкенә. Габдулла Тукай елы, Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән, ЮНЕСКО канаты астында узачак. Моннан тыш, бәйрәм чараларына “Төрксой” халыкара төрки оешмасы да кушыла. Аның төп офисы Әнкарада урнашкан һәм алар шактый киң колачлы чаралар әзерли. Гомумән, төрки дөнья Тукайга аерым бер хөрмәт хисе белән карый. Бу хакта күптән түгел эре хөкүмәтара форумга Казанга килгән Төркия түрәләре дә әйтте. Рус халкында “Үз Ватаныңда пәйгамбәр була алмыйсың” дигән әйтем бар. Без дә шуңа тиңләшәбез түгелме? Сокланырлык шәхесләрне читтән эзләп, үзебезнекеләрне онытмыйбызмы?
Сер түгел, минем үземнән дә: “Тукай шигырьләреннән нәрсә таптың инде?” – дип сораучылар бар. Татар кешеләре шулай дип җибәрә. Шигърияттә белгеч түгелмен, ләкин “Туган тел” мин яттан өйрәнгән беренче шигырь булды. Шуның белән генә булса да Тукай – минем өчен бөек шәхес. Ә һәрбер милләтнең бөек шәхесләре булырга тиеш. Һәм ул бөеклекне ваклыкларда казыну белән кимсетергә ярамый. Теләсә кайсы милләт вәкиле идеаль образларга, үзенә һәм башкаларга үрнәк итеп куярдай тарихи шәхесләре булуга мохтаҗ. Татарлар бигрәк тә.
Тормыш бер Универсиада, нефть заводлары белән генә бармый ул. Икътисадый ныклык артыннан чапканда, рухиятне онытырга ярамый. Туристлар җәлеп итүдә спорт уеннары белән генә кызыктырырга түгел, бәлки, Тукай исемен, Шүрәлеләрне дә кулланырга кирәктер? Аның бит Универсиадасы да килеп җитә дә үтеп китә. Зур әйберне көтеп, ул тормышка ашкач, күңелдә бушлык кала. Тукайның 125 еллыгы ничек узар? Күңелдә бушлык калырлык булмас дип өметләнәсе кала…
Сәйдулла КУТУШЕВ
Соңармыйбызмы?!,
Комментарии