Якламаска хакыбыз юк!

Якламаска хакыбыз юк!

Соңгы елларда РФдә системадан тыш оппозициягә басым көчәйде. Система куйган чикләрдән чыккан һәркемнең диярлек проблемалары барлыкка килә: кемнедер эштән-укудан куалар, икенчеләрне штрафлар белән «батыралар», өченчеләрне төрмәгә утырталар, куркыталар, яныйлар. Татар милли хәрәкәтенә дә басым көчәйде: узган ел башында бәйсез милли оешмаларны Татар милли йортыннан кудылар, ел дәвамында күп кенә активистларга штрафлар «чәпәделәр», бер-бер артлы милли лидерларны хөкем иттеләр: Зиннур Әһлиуллин, Фәүзия Бәйрәмова. Көчле репрессияләргә татар милли хәрәкәте системалы рәвештә җавап бирергә тырыша. Менә хәзер дә татарның милли җанлы кешеләре Рафис Кашапов өчен көрәш башлады.

КАШАПОВНЫҢ ГАЕБЕ НӘРСӘДӘ?

Татар милли хәрәкәте лидерларының берсе Рафис Кашапов инде бер айдан артык Казанның тикшерү изоляторында утыра. Аның ике атнасын ул протест йөзеннән сәяси ачлык игълан итеп үткәрде. Рафис Кашаповны, «Где Россия – там слезы и смерть», «Защитим Украину и весь тюркский мир!», «Вчера – Гитлер и Данциг, сегодня – Путин и Донецк!» и «Крым и Украина будут свободны от оккупантов!» язмаларын интернеттагы вконтакте сайтында үзенең шәхси битенә урнаштырганы өчен, кулга алганнар иде. Аны Русия Җинаять Кодексының 282нче маддәсе, 1нче өлеше нигезендә милләтара низаг тудыруда гаеплиләр. Ул маддә буенча Кашаповны 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ МИЛЛӘТ БЕЛӘН

5нче февральдә Казанда Татар иҗтимагый үзәге республикада кеше хокукларын яклауга багышланган утырыш үткәрде. Анда Иҗтимагый Үзәк рәисе Фәрит Зәкиев татар зыялыларының Рафис Кашаповны иреккә чыгару эшен башлаулары турында хәбәр итте: «Татарстанның атаклы һәм абруйлы кешеләре – Татарстанның Дәүләт Шурасы һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты булган Фәндәс Сафиуллин, профессор һәм биология фәннәре докторы, Дәүләт премиясе лауреаты Абдуллаҗан Җәләлов, Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты, Дәүләт премиясе лауреаты академик Җәүдәт Сөләйманов, РФ Һәм Татарстанның халык артистлары, Дәүләт премиясе лауреатлары Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, атаклы татар галимнәре Татарстан Фәннәр Академиясе мөхбир-әгъзасы, фәлсәфә фәннәре докторы, РФ һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе профессор Мидхәт Фарукшин, тарих фәннәре докторы, Дәүләт премиясе лауреаты Дамир Исхаков һ.б. күренекле шәхесләр Рафис Кашаповның эшен алып баручы тикшерүчегә үтенеч җибәрделәр. Анда татар зыялылары Кашапов өчен шәхсән җаваплылыкны үз өстенә алырга һәм аны иреккә чыгаруны сорадылар», – дип сөйләде.

Адвокат Руслан Гарифуллин: «Тикшерү Кашаповның интернеттагы язмалары дәүләт сәясәтен какшата, Кырымның кушылуына каршылык белдереп, Русия Конституциясе һәм кануннарын боза дип белдерә. Минем фикеремчә, суд һәм тикшерү органнары, дәлилсез рәвештә, дәүләт сәясәтенә карата үз фикере булган кешене җаваплылыкка тартырга тели», – дип сөйләде.

ДӨНЬЯДА КАШАПОВНЫ ЯКЛАУЧЫ БУЛЫРМЫ?

Дөньяда гаделлек һәм канунлык өчен көрәшүче кайбер халыкара оешмалар да татар активистларына карата басым көчәюен күреп, аларны яклау эшен башлап җибәрде. Кеше хокукларын яклаучы халыкара Amnesty International оешмасының Русия бүлеге Рафис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итеп белдерү таратты. Хат Русия Тикшерү идарәсенең Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесе Павел Николаев исеменә язылган. Анда Рафис Кашаповның үз мәкаләләрен сүз иреге хокукыннан файдаланып язуы сәбәпле, аның үз фикерен белдергәне өчен кулга алынуы һәм изоляторда тотылуы «канунсыз» диелгән. Сүз иреге хокукы бозылган Кашаповка халыкара кануннар нигезендә кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү таләп ителгән һәм Русиядә барлык ватандашларның да сүз иреге хокукының бозылмавын тәэмин итү соралган.

Украинада 2006нчы елдан бирле эшләп килүче «Украина меридианы» җәмәгатьчелек тикшеренүләре үзәге дә, Рафис Кашаповның хәле турында Европа җәмәгатьчелегенә һәм халыкара оешмаларга җиткерү өчен, Русиядәге һәм чит илләрдәге иҗтимагый оешмалардан имзалар җыю эшен башлады, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы. 5нче февраль көнне Украина башкаласы Киевта бер төркем татарлар Русия илчелеге янында Мәскәүнең татарларга, мөселманнарга, татар активистларына каршы сәясәтенә карата үз фикерен пикет формасында белдерергә чыкты. Алар пикетта «Рафис Кашаповка ирек!», «Фәүзия Бәйрәмовага ирек!», «Русиядә сәяси репрессияләрне туктатыгыз!» дигән шигарьләр тотып торган.

ТАТАР МИЛЛИ ХӘРӘКӘТЕ БЕРКЕМНЕ ДӘ ТАШЛАМЫЙ

Рафис Кашаповны яклау чаралары Казан һәм Сембер шәһәрләрендә дә үтте. 6нчы февральдә Казанның үзәк Бауман урамында Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активистлары катнашында пикет узды. Анда утызлап кеше катнашты. Шаляпин һәйкәле янында узган пикетта катнашучылар: «Югары мәхкәмә рәисе Гыйләҗев, Кашапов канунсыз төрмәдә утыра!», «Татарстан 2015=1937», «Рафис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәбез!», «Тикшерүче Шәмсетдинов, атаклы татарлар Кашапов өчен җаваплылык алырга әзер!» дигән һ.б. шигарьләр тотып торды.

9нчы февральдә Татарстан Республикасы прокуратурасы каршына ялгыз пикет белән «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе урынбасары Рафыйк Кәримуллин чыкты. Ул «Рафис Кашаповка карата ачылган җинаять эшенең канунилыгын тикшерүне таләп итәм» һәм «Рафис Кашаповны азат итегез!» шигарьләре белән басып торган иде.

ТИК ШУЛАЙ ДА…

Рафис Кашаповны кулга алу сәбәпләре күпләрдә гаҗәпләнү хисләре тудыра. Аның интернеттагы язмаларында милләтара низаг тудыру фактларын татар милли хәрәкәте активистлары да, адвокатлар да, галимнәр һәм хәтта «Халыкара Амнистия» оешмасы вәкилләре дә тапмады. Дөресен генә әйткәндә, Рафис Кашаповка, дәүләт сәясәтеннән үзгә, мөстәкыйль фикере булганы, үз сүзен курыкмыйча белдергәне һәм татар халкының хокукларын яклаганы өчен, дүрт ел төрмә куркынычы яный. Социаль челтәрләрдә русиялеләр төрле мәсьәләләргә кагылышлы йөзләгән мең фикерләр яза, алар арасында ачыктан-ачык фашистик, шовинистик, милләт һәм динара низаг тудыручы фикерләр шактый. Әмма күп очракта аларны язучы кешеләрне кулга алмыйлар һәм хөкем итмиләр, сүз ирегенә сылтыйлар. Тик сүз иреге генә бездә ниндидер сәер, сайланма рәвештә кулланыла. Нигәдер нәкъ татар милли хәрәкәтенең Украина һәм Кырым татарларына карата теләктәшлек күрсәтүе Русия силовикларының ачуын чыгара. Әле күптән түгел генә, Кырым татарларына теләктәшлек белдергәне өчен, татар Милли Мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова хөкем ителде. Узган елны күп кенә татар активистлары, Кырым татарларына теләктәшлек белдереп, ялгыз пикетлар өчен штрафларга дучар ителде. Нигә нәкъ менә татар милләтчеләренә шундый көчле басым соң? Нигә чираттагы тапкыр репрессияләр үткәргәннән соң да, татар милли хәрәкәтенә басым кимеми? Миңа калса, җавап гади. Татар милләте, биш гасырга якын басым астында булуына карамастан, үзен югалтмады, йөрәгендә милләтчелек һәм дәүләтчелек идеясен саклады. Соңгы елларда да татарлар арасында, әкрен генә булса да, милли үзаңның үсүе сизелә. Шунлыктан Русиядә татарларның уянуыннан, аларның үз хокукларын таләп итүеннән куркалардыр.

Рафис Кашапов – милләтебезнең батыр, кыю һәм татарлар өчен ихлас күңелдән эшләүче бөек шәхесе. Без барыбыз да аңа теләктәшлек белдерергә тиеш! Чын күңелдән милләтебез өчен янып йөрүче кешеләребезне, каһарманнарыбызны авыр чакта яклаусыз калдырырга хакыбыз юк. Рафис абый, без синең белән!

Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии