Хоттабыч килде

Узган атнада Премьер-министры Владимир янә ил халкы белән аралашты. Рекордлар илендә яшәвебез күптән мәгълүм – бу юлы премьер сорауларга дүрт сәгатьтән артык җавап бирде. Бу тамашаны карап утырган таныш-белеш, миңа шалтыратып: “Ходаем, кысталып китсә, нишләр инде?” – дип тә сорады.

Премьер, гадәттәгечә, бер генә яңалык та әйтмәде. Халык ишетергә теләгән, күп очракта йөз мәртәбә кабатланган нәрсәләр яңгырады. Гадәттәгечә, Михаил Ходорковский турындагы сорауга бик озаклап, җинаятьләрне төсле буяуларга мана-мана, олигархны яратмавын яшермичә бәян итте.

Быел да бөтен нәрсә елдагыча. Турыдан-туры телевизион элемтәгә завод-фабрикалардан чыгалар. Сорау бирергә килүчеләр, әйтерсең әле генә конвейерны ташлап, кулларын ыштан балагына тиз-тиз сөрткәләп, каскаларын да салмый камера каршына җыелган. Бөтенесе дә гадәти, моңа шул ук завод-фабрикаларда махсус төркемнәр атна буе әзерләнмәгән диярсең. Владимир Владимирович та теләсә кайсы сорауга җавап биргәндә, хәтеренең әллә кай почмакларыннан саннар, даталар табып чыгара…

Ил күләмендәге психотерапиянең чираттагы сеансы тәмам. Болай да билгеле булган проблемаларга болай да билгеле булган җавапларны тыңлап утырдык. Дөрес, премьер үзен Хоттабыч дип атап, бер мәктәпкә барлык укучыларга да компьютерлар бүләк итәчәген әйтте. Ә Ростов өлкәсенең Азов шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек ветеран әбигә турыдан-туры элемтә бетеп кырык минут үтүгә, фатир бирделәр. Хоттабычмы, Кыш бабаймы, анысын үзегезгә ошаганча атый аласыз, җәмәгать!

Мин быелгы турыдан-туры элемтәдә өч нәрсәгә игътибар иттем. Бердән, беркем дә мондый катлаулы чараны оештыруның күпмегә төшкәнлеген сорамады. Илнең төрле почмакларыннан телевизион сигнал оештыру, сораулар кабул итү өчен махсус үзәк булдыру – шактый чыгымлы нәрсә ул. Беләсе иде шуның бәясен.

Икенчедән, үзен чынлап торып борчыган мәсьәләләрдә Путин эмоцияләрен яшерми. Ходорковскийга кагылгач, ул кызып китеп сөйли башлады. “Эшләп арымадыгызмы, алмаштырырга кирәкмиме сезне?” – дип сораган бер егеткә: “Өметләнмәгез дә!” дип җавап кайтарды. Аннан, катырак әйтеп ташлавын аңлап, бу җөмләне йомшартырга кереште.

Өченче нәрсә – нигәдер, премьер-министрыбыз Русия халкы белән аралашканда, Президент илдән китү ягын карый. Узган ел Медведев Һиндстанда иде, быел – Италиядә. Путин исә Русиядә: “2012 елда Президентлык постына үз кандидатурагызны куясызмы?” – дигән сорауга телевизордан: “Мондый мөмкинлек бар”, – дип җавап кайтарды. Журналистлар Италиядәге Медведевтан да шул ук көнне шул ук нәрсәне сорагач, Президент: “Әгәр Путин андый мөмкинлек бар дип уйлый икән, мин дә үземнең мондый мөмкинлегем булуны инкарь итмим”, – диде. Интернетта medvedev-da.ru дигән кызыклы гына бер сайт бар. Ул – Дмитрий Медведевның рәсми булмаган сайты. Аны Президентны яклаучылар оештырган. Шунда күптән түгел “2012 елда кайсы сәясәтчене Президентлыкка сайлар идегез?” дигән темага сораштыру үткәрелә. Алдынгылык әлегә Медведевта. Шунысы кызык: кандидатлар арасында Владимир Путин юк. Медведев беренче бара, аның үкчәсенә “другая персона” дигән билгесез зат бастырып килә, Жириновский, Зюганов, Касьянов, Миронов һәм Грызлов исемлек азагында тора. Менә шундый хәлләр…

Владимир Путинның халык белән әңгәмәсен инде күптән Кушма Штатларның легендар Президенты Франклин Рузвельтның радиодагы чыгышлары белән чагыштыралар. Рузвельт – ил тарихында дүрт кат рәттән Президент булып сайланган бердәнбер кеше. Ул АКШны икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бөек депрессиядән чыгарган. Аның халык белән атна саен радиодан аралашуын тарихчылар, сәясәтчеләр әле дә искә ала. Кризис башлангач, безнең илдә Рузвельтның тагын бер алымын кулландылар. Ул да булса – җәмәгать эшләре. Җитештерү кимү сәбәпле эшсез калганнарны кыскартмас өчен, пособие түләп, үз предприятиеләрендә вак-төяк хезмәткә куялар. Рузвельт заманында уйлап чыгарылган нәрсә ул. Тик менә бер генә аерма бар. Кушма Штатларда җәмәгать эшләрендә катнашучылар заводлар, трассалар, аэродромнар төзегән. Ә бездә ишегалды себерәләр, цех җыештыралар, җәй көне яфрак җыйдылар. Масштаблар аерыла шул, бик күпкә аерыла…

Владимир Путин үз чыгышында: “Хакимияттәге кеше рейтинг үстерү турында уйларга тиеш түгел”, – дип ассызыклады. Җәмәгатьчелек фикере фонды тикшеренүләре күрсәткәнчә, Премьер-министр халык арасындагы популярлыгы турында, чыннан да, борчылмый эшли ала. Соңгы мәгълүматлар буенча илдәге 70% сораштырылучы аңа ышаныч белән карый икән. Быелгы турыдан-туры элемтәдән соң тикшеренүләр соңрак үтәр. Хәзер Путинның рейтингы түбәне тишеп чыкмаса ярый инде. Чөнки халык белән әңгәмә сценарие нәкъ менә шул максатларны күздә тотып төзелгән иде. Мондый рухтагы сөйләшүне 2012 елда буласы Президент сайлаулары алдыннан Путинның агиткомпаниясе башлану белән тиңләү дә ялгыш түгелдер…

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ

Комментарии