АЭС – шантаж коралы

АЭС – шантаж коралы

Сишәмбе көнне бөтен Татарстан халкын тетрәндерерлек хәбәр таралды – алдагы 15 ел эчендә республикада атом электр станциясе төзелергә мөмкин. Моны күздә тоткан документны Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

Сүз 2030нчы елга кадәр Русия Федерациясендә энергетика объектларын урнаштыру схемасы турында бара. Кама Аланында АЭС төзелешен дәвам итүдән тыш, әлеге план инде киләсе елга ук Алабугада һәм Урыссу бистәсендә яңа җылылык электр станцияләрен булдыруны күздә тота.

Гомумән алганда, ил буенча 7 яңа атом станциясен төзергә ниятләнә. Шуларның берсе Татарстанга якын булган Түбән Новгород өлкәсендә урнашачак. Татарстаннан тыш, бер генә милли республика да әлеге исемлеккә эләкмәде.

Интернет киңлекләрендә бу яңалык шунда ук кызу бәхәсләр тудырды. АЭС төзүгә каршы булучылар – ә алар күпчелек – иң беренче чиратта ни өчен мондый куркыныч объектлар төзегәндә халык фикерен белешмиләр, дип аптырый. Янәсе, Европада андый мәсьәләләр иң әүвәл референдумга чыгарыла. Моңа җавап итеп бер кулланучы: «Бездә дә кешеләрдән сорап эшлиләр. Кемнән дә булса сорамаганнар икән – димәк, аларны кешегә дә санамыйлар», – дип төрттерде.

Атом энергиясенең куркынычсызлыгы, әлеге проблемага карата Татарстан халкы һәм җитәкчелегенә нинди карашта булырга тиешлеге турында «Безнең гәҗит»тә даими языла. («АЭС төзү мәсьәләсен кемгә хәл итәсе?», №14, 6 апрель, 2016; «Татарстанга атом– төш куркынычы яный!», №23, 8 июнь, 2016 һәм башкалар). Төрле фикерләр белдерелә, аларны кабатлап торуның мәгънәсе юк. Минемчә, мәсьәләнең икенче ягына игътибар итәргә кирәк.

Эш менә нәрсәдә. Энергетика өлкәсендә эшләүче экспертлар аңлатуынча, Медведев имзалаган документ – ахыргы карар түгел, ә бәлки «ниятләрне билгеләүче план» ролен үти. Ягъни анда тармакның үсеш стратегиясе генә билгеләнә. Һәр объектның төзелүе-төзелмәве исә аерым каралачак: моңа тиешле шартлар, шул исәптән финанслар бармы, теге яки бу төбәктә электр энергиясенә кытлык ни дәрәҗәгә җиткән, һәм башкалар исәпкә алыначак. Бу нисбәттән Кама Аланында АЭС булдырырга дигән бернинди рәсми күрсәтмә дә әлегә юк. Тик аның кайчан да булса бирелмәячәген бүген беркем дә гарантияли алмый шул.

ТатАЭС төзелешен шундый планнарга кертү федераль үзәккә республика җитәкчелеген авызлыклау өчен кирәк түгел микән? «Безнең кубызга биемәсәгез, Татарстан үзәгендә экологик бомба калкып чыгачак, халык та мондый объект өчен башыгыздан сыйпамас», дигән мәгънәдә ягъни. Чит илләр белән мөнәсәбәтләр корганда атом-төш коралына таянган кебек, эчке сәясәттә Кремль шулай атом станцияләре белән куркытып эш итәргә бик мөмкин. Һәм бу безнең суверенитет дигән әйбернең соңгы кыйпылчыкларын тартып алу өчен бик уңайлы коралга әйләнмәгәе.

Һәм тагын икенче мөһим мәсьәлә: бу хакта «Безнең гәҗит» тә шактый күп яза – ни өчендер Русиядә икенче, альтернатив энергетикага игътибар бөтенләй юк. Әйтик, кояш, җил энергиясенә. Ә алдынгы илләрдә бу юнәлеш гаять зур тизлектә үсеш ала бара һәм бу дәүләт югарылыгында кабул ителгән программалар нигезендә алып барыла. Ә безнең илдә табигый, зыянсыз энергия табу белән аерым энтузиастлар гына шөгыльләнә. Ә андый корылмаларның хакы бик кыйммәткә төшә.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии