Юкка түгел, юкка түгелдер

Юкка түгел, юкка түгелдер

Мәркәзебез Казанда 2-6нчы июль көннәрендә антропологларның Русия күләмендә конгресслары үтте. Иксез-чиксез Русиядә Казаннан башка урын юк микән, дигән сорау туа. Үткән җанисәп барышында татарларны төркемнәргә бүлгән Тишков әфәнде дә конгресста катнашкач, юкка түгел, юкка түгелдер, дигән уемны шайтан вәсвәсәсе дип тә кабул итәргә буладыр. Әмма БДИны бар мәктәпләргә дә кертер алдыннан шушы ук Казанда, шушы ук конгрессыбыз оештырган «меропритие»дә эксперимент рәвешендә кабул иткәннәр иде. Нәтиҗәсе күз алдыбызда – 4000нән артык татар мәктәпләре җан тәслим кылган икән. Очраклы рәвештә исән калганнары да прокуратура «канаты» астында дип уйларга нигез бар.

Тишков әфәндегә килсәк, ул Милләтләр министрлыгы министры иде. Ялгышмасам, 2008нче елны «Прощание с Миннацом» мәкаләсендә ул үзенең доктринасында менә нәрсә тәкъдим итте: «Сфера управления и обеспечения интересов и прав граждан, связанных с их этнокультурными запросами, должны называться этнической (или этнокультурной) политикой или КАК ВРЕМЕННЫЙ КОМПРОМИСС политикой в отношении российских национальностей. Истерики некоторых «специалистов по нацвопросам» и крайних националистов следует воспринимать спокойно, как это было сделано с вопросом отмены записи национальности в российских паспортах». Гади тел белән әйткәндә, вакытлыча гына без сезнең барлыгыгызны таныйбыз. Ризасызлар бар икән, игътибар итмибез. Паспорттагы милләт графасының юк ителүен ничек йоттыгыз, йотарсыз калганнарын да.

Ялгышмаган икән, телебезнең мәктәпләрдә рәсми рәвештә укытылмаганлыгын да йоттык ич. Хөрмәтле вә гыйззәтле депутатларыбыз, Олуг Затыбыз адәми затны төрле кавем буларак бар итүенә карамастан, ахыры клоннар кавеменә китерүче сәясәтне хуплап, бертавыштан дәррәү адәми затныкына хас кулларын күтәреп кабул иттеләр. Бүгенге җыелышта да кайберәүләренең нурлы йөзләрен күрергә насыйп булды. Күтәргән кулларын 6нчы июль көнне дә күргәнсездер. Күрү дә гөнаһтыр, дип, мин карамадым.

Соңгысы. Тишков әфәнде һәм «иже»ләрнең теләкләрен, гамәлләрен аңларга була. Тик шунысы аңлашылмый: кирәкме икән Бөтендөнья Татарлары Конгрессы исемле оешмага җисемеңә каршы килеп, аларның теләкләре аңлаешлы гамәлләрендә катнашып, соучастник булып утырырга.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии