Бу кирәк микән безгә?

 Интернеттан алынган мәгълүмат буенча, быелның сентябрь аенда Кытай инвесторы Татарстан территориясендә гаять зур, бер тәүлектә 500 тонна сөт эшкәртү комплексы төзергә җыена. Терлек асрау һәм ит эшкәртү комплексы белән, үзенең куәтле лабораторияләре дә булачак икән. Уйланылган проект буенча, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килештерелеп, 2024нче елда комплексны эшләтеп җибәрү каралган. Бер тәүлектә 500 тонна сөт савып алыр өчен 50-60 мең баш сыер асрарга кирәк бугай. Бу кадәр күп сыер хайванын ашатыр өчен икмәк, терлек азыгы һәм аны үстерер өчен гаять зур күләмдә басу-кырлар да кирәк булачагы билгеле инде. Ерак Көнчыгыш һәм Чувашиядә Кытайга кулланырга бирелгән җирләрдә яман технологияләр кулланылып, көчле химикатлар кертелгән басуларның иген үстерергә яраксыз булып калулары турында язып торалар.

Кытай инвесторының Татарстан җиренә күпмегә килүе турында мәгълүмат юк. Димәк, алар китәргә дип килми булып чыга. Алар, сауган сөтне порошокка әйләндереп, тулысы белән үзләренең Чэнду шәһәренә поезд белән озатачагы турында әйтелгән. Бу эшләр яшерен рәвештә башкарыла микән әллә, дигән шикләнү дә туа түгелме? Ни өчен дигәндә, матбугатта бу турыда хәбәрләр күренмәде.

Безгә моннан берәр төрле файда булачакмы, әллә безгә шакшысы гына калачакмы? 100 кешегә эш урыны булачак, салым түләнәчәк, диелгән. 100 кешегә эш урыны булдырып кына проблема чишелә дигән сүз түгел бит әле. Налогының да безгә булмыйча, кая киткәнен беләбез.

Тора-бара чын хуҗа булып, Кытайдагы уйгур мөселманнарын җәберләгән кебек, безгә дә тотынмаслар дип ышанып буламы?

Бу комплексны урнаштыру өчен Әтнә, Буа, Балык Бистәсе, Саба, Яшел Үзән районнары карала икән. Үзебезнең фермаларга кирәк кадәр булышып, үз җирләребез үзебезнеке булып калса ярамый микәнни? Үз җиребезне читләргә бирү – илеңне сату, үзең мескен кеше хәлендә булып калу ул. Моның, бәлки, кемгәдер файдасы бардыр. Халыкка кирәкле эш түгел бу. Кытайның күршесендә генә дә никадәр җирләр эшкәртелмичә ята. Аларга ул җирләрне бирергә ярамыймы? Безнең халык үзе дә кытайлылардан ким түгел, эш сөючән халык. Без үз җиребезне үзебез эшкәртә алмыйбызмы?

Бу турыда интернетта да бик күп каршылыклы фикерләр язылган. Дөресе дә шулай. Хәтта мондый сүзләр дә бар: «Уважаемые офицеры ФСБ! Обращайте, пожалуйста, внимание на чиновников распродающих Россию по частям. Разве это не измена Родине?»

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре 

Комментарии