Өч телдә укытумы, өч телне укумы?

Өч телдә укытумы, өч телне укумы?

Хәзер күп һәм тиз үзгәрешләр заманы. Узган гасырның 90нчы еллар башыннан бирле Русияне үзгәртеп кору омтылышы чорын кичердек. Ләкин уңай якка үзгәрешләр бик күренми әле. Мәгарифкә килсәк, бу өлкәдәге реформалар, укыту системасын үзгәртеп торулар аеруча күп. Әмма кирәклеләре, мәгънәлеләре күпме икән? Бу мәсъәләдә шунысы мәгълүм: еш үзгәртеп корулар, реформалар үткәреп тору һәрвакытта да файдага булмый. Эшләү тәртибен, күнегелгән, сыналган системаны берөзлексез үзгәртеп, яңартып тору белән мавыкмыйча, камилләштерү, яхшырту белән шөгыльләнү кулайрактыр. Югыйсә, хәзер гадәткә кереп бара: эш аксый башласа, төптән уйлап тормыйча, берәр төрле үзгәреш кертеп куялар. Шуның белән эш яхшырыр дип ышанып йөриләр. Өмет акланмый, һәм, тырышыбрак, сыйфатлырак итеп эшлисе урында, яңадан үзгәреш кертү белән шөгыльләнә башлыйлар.

Мәгарифтә дә шундыйрак хәл хөкем сөрә.

Менә соңгы көннәрдә полилингваль белем бирү комплекслары оештыру идеясе килеп чыкты. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, бу идеянең авторлары аны гамәлгә ашыруның конкрет ысулларын, чараларын әле төптән уйлап бетермәгәннәр булса кирәк. Күп телле уку йорты нинди булачак – рус, татар, инглиз телләрендә укыта торган мәктәпме, әллә предметларны рус яки татар телләрендә укытып, татар, рус, инглиз телләрен предмет буларак өйрәтә торган мәктәпме (комплексмы) икәнлеге ачык түгел.

Булачак күп телле комплексның бүгенге үрнәге саналган Казанның 165нче мәктәбе директоры әйтүенчә, бу яңа төр мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укыту татар телендә булачак. 9нчы сыйныфка кадәр тарих, җәмгыять белеме, табигать белеме дәресләре шулай ук татар телендә башкарылачак. Бу фикер реаль нигезгә корылганмы? Андагы предметларны татар телендә уку өчен балалар бу телне тиешле дәрәҗәдә белергә тиеш бит. Монда Мәскәүнең татар теленә 2 сәгать бирүе, ата-аналарның теләге исәпкә алынамы?

165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдиновның сүзләренә караганда, бу мәктәптә укучы татар балалары 30 процент кына тәшкил итә. Шулай булгач, әлеге предметларны татарча укыту татар балаларына гына карыймы, яки рус балаларына дамы? Икесенә дә караса, аларны татарча укыту идеясенең реаль булуына ышану бик кыен.

Аннан килеп, Айдар Шәмсетдинов, 3нче сыйныфтан сынлы сәнгать, технология дәресләре, ә 7нче сыйныфтан математика, география һәм биология чит телдә (инглиз телендә дип уйларга кирәктер – Р. Ю.) укыталачак, ди. Фәнни юнәлешләрдә белем инглизчә биреләчәк. Фәнни юнәлешләр дигәне нинди предметларны күздә тота торгандыр? Ничек кенә булса да, мондый предметларны мәктәптә инглиз телендә уку һәм укыту бик проблемалы күренеш.

Күздә тотылган полилингваль (күп телле) комплекска балалар бакчалары да, өстәмә белем бирү оешмалары да керәчәк, дип уйланыла икән. «Күп телле үзәкләр төзү бик отышлы, ди Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиев. – Алар буш урында төзелми, кайдадыр бакча, кайдадыр мәктәпләр сафка басачак». Бу кайдадыр бакча, кайдадыр мәктәп, кайдадыр өстәмә белем бирү оешмалары бер түбә астында укытылырлар, аларның эше ничек координацияләнер икән? Сораулар күп әле монда.

Хөрмәтле Минтимер Шәриповичның үзе әйткәнчә, белем бирү өлкәсе бик катлаулы… Ныклап уйлап, дөньядагы белем бирү системаларын өйрәнеп эшләргә кирәк.

Бу полилингваль комплекслар хәзерге иң мөһим мәсьәләне – бөтен көчне туплап, бар акылны җыеп, бөтен татар балаларына да туган телләрен яхшы итеп өйрәтү бурычын хәл итүне күздә тотмый кебек.

Хәзер татар телен өйрәтү, куллану һәм саклау вәзгыяте шуны таләп итә: хөкүмәтнең иң беренче, иң әһәмиятле проблемасы – мөмкин булганча күбрәк яңа, заманча татар мәктәпләре ачу һәм булганнарының нәтиҗәле эшләвенә ирешү.

Татар мәктәпләрендә укыту, тәрбия һәм оештыру эшләре, нигездә, туган телдә булырга тиеш. Хәзерге хәлне һәм ата-аналар теләген исәпкә алып, математика, физика кебек төгәл фәннәрне рус телендә укытырга мөмкин. Татар мәктәпләрендә рус теле дә бик яхшы укытылсын, чит телләр (беренче чиратта инглиз теле) дә аралашырлык дәрәҗәдә өйрәтелсен. Бу мәктәпләрдә тиешле югары белемле, әзерлекле укытучылар эшләсен. Татар мәктәпләренең матди базасы да заманча булырга тиеш. Шушы шартлар үтәлгәндә милли мәктәпләрнең абруе артачак, ата-аналар балаларын анда укырга теләп бирәчәк.

Рус мәктәпләре дә яхшы булырга тиеш, әлбәттә. Укыту сыйфаты аларда да тиешле дәрәҗәдә булсын. Аларда укучы татар балалары, туган телләрен иркен аралашырлык итеп өйрәнергә тиеш. Бу безнең телебезне саклап калу өчен зур резерв.

Кыскасы, бүгенге көндә татар телен, аның иясе булган халкын, мәдәниятен алга җибәрүнең төп шарты ул – балаларга, яшь буынга туган телләрен яхшы итеп өйрәтүгә ирешү, мәктәпләрнең эше белән даими кызыксынып, аларга тиешенчә ярдәм итеп тору.

Рүзәл ЮСУПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии