Ирләр кими, байлык арта… байларныкы

Ирләр кими, байлык арта… байларныкы

Узган елда Русиянең дәүләт бурычы 39,9% ка (5,4 триллион сумга) арткан һәм 18,98 триллион сумга җиткән. Шулай итеп, Хисап палатасы мәгълүматларына караганда, дәүләт бурычы хәзерге вакытта эчке тулаем продуктның 17,8 %ын тәшкил итә.

Шул ук вакытта, илдәге иң бай ун эшмәкәрнең милке 11,51 триллион сумнан артып киткән. Кызык өчен генә булса да, бу сумманы Русиядә яшәүче барлык кеше санына бүлеп карасак, 78әр мең сумнан артык тияр иде. Әллә ни күп тә түгел кебек. Ләкин хисапка байларның рәсми күрсәтелгән милек суммасы гына алынды бит. Ә ул – айсбергның су өстенә чыгып калган өлеше сыман гына. Күпчелеге су астында, күренми. Икенчедән, иң байлар исемлегендәгеләрнең барысы да диярлек нефть, газ, металлургия тармагында, ягъни Аллаһы Тәгалә биргән байлык өстендә утырып «кесә калынайтуларын» исәпкә алсак, уйланырлык җирлек туа. Чөнки табигый ресурслардан кергән табышның барлык русиялеләргә түгел, ә бик аз эшмәкәрләргә генә эләгүе гаделсез булып тоела.

Ә тулаем алганда, бүгенге көндә Русиядә ничә миллиардер барлыгын беркем дә белми. Аналитиклар бәяләве буенча, узган ел 103 миллиардер булган, һәм аларның гомуми байлыгы 440 миллиард долларга җиткән. Бу – Русия акчасына күчергәндә, 32,56 триллион сум дигән сүз. Менә бит ул кайда дәүләт бурычын каплау өчен гарантия фонды!

Кыскасы, Русиядә байлык та, байлар да мулдан һәм нефть-газ торбалары аша ил сыерын саву дәвам итә.

Шул ук вакытта, ир-атлар өчен күңелсез хәбәр: Европада 65 яшькә кадәрге ир-атлар үлеме буенча иң югары күрсәткеч Россиягә туры килә икән. Бөтендөнья банкы мәгълүматлары шулай дип аныклый.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Русиядә бу күрсәткеч 43 %, Украина һәм Беларусьта бераз түбәнрәк – 40 %, дүртенче урында – 37 % белән Молдова, бишенче урында – Литва – 36 %. Шулай ук ир-атлар үлеме иң югары булган беренче дистәлектә Грузия, Азәрбайҗан, Болгария, Венгрия, Румыния, Әрмәнстан һәм Эстония бар.

Димәк, Бөтендөнья банкы экспертларының исәпләүләренә ышансаң, Русиядә һәр өч ир-атның икесе генә пенсия яшенә җитә алырга мөмкин дигән сүз. Кем ничектер, мин үзем бу мәгълүматларның дөреслеккә туры килү ихтималына ышанам. Моның өчен зиратларга кереп кабер ташларындагы елларны санап алу да җитә.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии