Хәерчелеккә салым

Хәерчелеккә салым

Бәйрәм алды атнасы казанлыларга көтелмәгән сюрприз алып килде. Шәһәр җитәкчеләре җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен күтәрергә җыена икән. Пассажир ташучы оешма хуҗалары тарифны 8 тәңкәгә (ягъни 20 сумнан 28гә кадәр) арттыруны сорап, хакимияткә «коллектив мөрәҗәгать» белән чыкты. Янәсе, запас частьлар, иминиятләштерү, кредитлар кыйммәтләнде, тиздән ягулык бәяләре дә күтәреләчәк, бөлгенлеккә төшмәс өчен башка чара юк. Әмма башкала мэры Илсур Метшин аларның бу гозерен өлешчә генә үтәргә әзер булуын белдерде. Нәтиҗәдә, транспортчылар билет бәясен 5 кенә сумга арттырырга ризалашты кебек. Ахырга сүзне республиканың тарифлар комитеты әйтергә тиеш…

Кайберәүләр (шул исәптән үзем дә) моны махсус уйнатылган спектакль буларак кабул итте. Ник дигәндә, «коллектив мөрәҗәгать» турындагы хәбәр Казан хакимияте белән дустанә мөнәсәбәттә торган матбугат чарасы аша таратылды. Шул ук көннең кичендә Илсур Метшин әлеге мәгълүмат чарасында турыдан туры эфирда бу мәсьәләгә аңлатма биреп утыра иде инде. Ә икенче көнне, пассажир ташучылар белән җыелып, тиз арада «компромисс бәя» турында килешәләр. Автобус-троллейбус-трамвай-метроларда йөрү 8 сумга түгел, 5 сумга гына кыйммәтләнәчәк.

Бу сезгә Голливуд киноларына хас популяр сюжетны хәтерләтмиме? Кырыс һәм юаш полиция хезмәткәре, үзләренә кирәкле нәтиҗәгә ирешер өчен, җинаятьчене (бу очракта – гади халыкны) башта нык куркыталар, аннары басымны җиңеләйтә төшәләр? Һәм без шул спектакльгә ышанып, ике афәтнең җиңелрәгенә канәгать калабыз. Баштан ук «биш сумга күтәрәбез» дисәләр, халыкка тискәре тәэсире көчлерәк булыр иде бит.

Мәктәпләрдә туклану һәм шәһәр транспортында йөрүнең кыйммәтләнүе, ягулыкка акцизлар үсү авыр күсәк булып, беренче чиратта, әлбәттә, аз керемле гаиләләр башына төшә. Кризиска бәйле булган бу күренешләрне икътисад белгечләре «хәерчелеккә салым» дип атый. Чөнки җитәкчеләрнең хаталары өчен эре бизнес яки дәүләт түгел, нәкъ менә фәкыйрь халык түли. Ә андый хаталар булды.

Беренчедән, Казанда пассажирлар ташу тармагында көндәшлекне бетерделәр. Маршрут челтәрен камилләштерү, хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуны сылтау итеп, бу тармакта берничә оешма гына калдырылды. Тик бераздан аларның элекке тарифлар белән халыкны йөртә алмаулары ачыклана. Һәм бу көтелгән хәл булды, чөнки конкурентлык булмаган җирдә бәяләр арта.

Икенчедән, автобуслар паркын тиз арада чит илнеке, тәгаенләп әйтсәк, Кытайныкына алыштырдылар. Доллар арзан вакытта, бу адым, бәлки, үз-үзен аклагандыр да, ләкин валютаның курсы сикергәч, запас частьлар сизелерлек кыйммәтләнде (транспортчылар 18-300 процент турында әйтә). Шул ук вакытта Русиядәге автобус заводлары, шул исәптән үзебезнең «КамАЗ» берләшмәсенә керүче «НЕФАЗ» да, тиешле заказларны алмый калдылар. Казан халкының акчасы, шулай итеп, чит илгә китеп барды. Һәм хәзер дә китә тора: Кытай автобуслары ватыла, аларга запас частьлар кайтартыла. Транспортчылар үзебезнең автобусларда да хәзер чит ил детальләре бар, диләр. Шулаен шулайдыр, әмма барыбер бөтенесе дә түгел бит. Димәк, Русиядә ясалганын төзек хәлдә тоту бүген барыбер арзангарак төшә. Автопаркларны алыштырырлар иде дә, тик моны башкарырга акчалары калмаган икән инде…

Акча дигәннән, Казанда яшәүче активист Тимур Ямашев транспорт оешмаларының моң-зарлары артык күпертелгән, дип белдерә. «Бизнес-онлайн» газетасы өчен әзерләгән мәкаләсендә ул һәр пассажирның автобус хуҗасына китергән зыян күләмен исәпләп чыгарды. Баксаң, ул 8 тәңкә дә, хәтта 5 тәңкә дә түгел, ә нибары 26 тиен генә икән. «Бу нисбәттән, билет бәясен шулай кискен арттыру гаделме», – дип сорау бирә ул транспортчыларга. Һәм аларны үзләренең керем-чыгымнарын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә өнди: күпме акча хезмәт хакына китә, күпмесе ягулыкка, майлау материаллары, запас частьларга тотыла, лизинг түләүләре һәм кредитлар күпме тәшкил итә, идарә итүчеләр кыйммәткә төшәме һәм башкалар. Ул вакытта халыкта артык сораулар тумас иде, ди Тимур Ямашев.

Тагын бер нәрсә аңлашылмый: ни өчен Өфе, Новосибирск, Сарытау, Петрозаводск, Калининград кебек шәһәрләрдә җәмәгать транспортында йөрү бәясе Казандагыдан арзанрак дәрәҗәдә сакланып килә, ә безнекеләр өчен 20 сум да аз? Мисал өчен, Сарытауда узган елның ноябреннән башлап трамвай-троллейбус һәм автобусларда йөрү 17 тәңкә тора, ә маршрут таксиларында – 18 сум. Әлеге шәһәр зурлыгы буенча Татарстан башкаласы белән чагыштырырлык. Тик, үзара көндәшлек булганга күрә, транспортчылар клиентлар өчен чын мәгънәсендә көрәшәләр, аларга ярарга тырышалар. Үзем шаһит: андагы автобуслар Казанга караганда ешрак йөри, салоннары чистарак, халык белән мыж тулмый. Шәһәрдә Кытай автобуслары юк диярлек – нигездә, Русия, Беларусь һәм иске, әмма чыдамлыгы белән аерылучы немец техникасы. Өстәвенә, Сарытауда юллар халәтен Казанныкы белән чагыштырып булмый: тишек өстендә тишек. Димәк, запас частьларны ешрак алыштырырга туры килә аларга. Аңа да карамастан, халыкны таламыйлар, авырлыкларны ничектер үзләре ерып чыгарга тырышалар…

Сүз уңаеннан, кайбер шәһәрләрдә җәмәгать транспортын бөтенләй үк бушлай иткәннәр. Дөрес, сүз Русия турында бармый. Әйтик, «Аурупалы Татарстан» сәяси платформасы вәкилләре Таллин мисалын китерә. Эстония башкаласында пассажирлар автобус өчен түләми, алай да җирле бюджет моннан зыян күрми, киресенчә – ота гына. Бушлай булгач, халык шәһәр буйлап ешрак йөри, кибетләрдән күбрәк әйбер сатып ала, бу исә эшмәкәрлекне алга этәрә. Шул ук вакытта үзәк урамнарда шәхси машиналар саны азайды, экология яхшырды. Таллинда рәсми теркәлеп яшәргә теләүчеләр дә күбәйгән. Алар хисабына салым җыю да артты. Нәтиҗәдә, һәр як та отышта: хакимият тә, эшкуарлар да, гади халык та. Менә шундый икътисад. Проблеманы хәерчеләр хисабына чишеп карау уйларында да юк.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии