Саулыгыбызны саклыйлар, имеш

Саулыгыбызны саклыйлар, имеш

Халык көннән-көн авырая барган тормыш, мәгънәсез сәяси адымнар турында сирәгрәк уйлансын өчен, рецепт гади – аны юк-бар хәбәрләргә күмеп, игътибарын читкә юнәлтәсе. Амур кушаматлы юлбарыс һәм кәҗә тәкәсе Тимурның инде ничә айга сузылган «дуслык кыйссасы», Германиядә әллә көчләнгән, әллә көчләнмәгән 13 яшьлек урыс кызы әнә шундыйлардан. Февраль башында бу исемлеккә тагын бер «көнүзәк мәсьәлә» өстәлде кебек – ул да булса, яңа төр акцизлар. Аларны газланган татлы сулар, чипсы, пальма мае, шикәр комы, хәтта машина көпчәкләре бәясенә өстәргә уйлыйлар.

Зарарлы ашамлыклар сатудан махсус акциз алу тәкъдиме белән Думадагы «Гадел Русия» фиркасе вәкиле Олег Михеев чыкты. Аның фикеренче, бу төр продукцияне тәмәке, хәмер белән тиңләштереп, дәүләт халыкның сәламәтлеген кайгырта. (Шикәргә бәйле авыруларны кисәтү чарасы буларак андый алым Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан да тәкъдим ителә. – Авт. иск.)Бер уңайдан, бюджетка та акча тамачак.

Мәсьәләне Премьер-министр Дмитрий Медведев катнашында хөкүмәт киңәшмәсендә дә караганнар. Сәламәтлек саклау, икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы министрлары, тулаем алганда, яңа акцизларны хуплыйлар, аеруча сүз пальма мае турында барганда. Әлеге чимал кыйммәтләнгән очракта, базарда натураль сөттән ясалган азык-төлек күбәячәк, дип көтелә. Сер түгел, бүген арзанлы пальма маен, кондитерлардан тыш, атланмай, сыр, эремчек, каймак ясаучылар актив куллана.

«Ведомости» басмасы хәбәр иткәнчә, пальма маена акциз тоннага 200 доллар яки бәясенең 30 проценты итеп билгеләнергә мөмкин. (Бүген ул дөнья базарында якынча 600 доллар тора, ягъни килосы – 45 сум. Бу очракта акциз 15 сум тәшкил итәчәк.) Чагыштыру өчен: тәмәке кабында әлеге салым – 40 процентны, арзанлы аракыда ярты бәясен били.

Тик андый акциз ставкасы куелган максатларга ирешергә ярдәм итәрме? «Би-би-си» радиосының Мәскәүдәге бүлеге махсус тикшеренү уздырган. Нәтиҗәсе шундый: сырдагы майны пальманыкына алыштыру икътисади яктан акланмасын өчен, аның бәясен 600 доллардан 13 меңгә кадәр җиткерергә кирәк. Ягъни акциз 2000 проценттан да ким булмаска тиеш. Ул очракта гына халык тулысынча чын сөт азыкларына күчәчәк. Ә 30 процентлы салым проблеманы берничек тә хәл итми. Фаразланган бюджет керемнәре дә аны җыелуга тотыласы акчадан әллә ни күбрәк булмаячак, ди финанс белгечләре.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы шулай ук азык-төлеккә, зур итеп, «Составында пальма мае бар» дигән язулар кертү яклы. Нәкъ менә тәмәке капларындагы кебек үк. Бу тәкъдим, акцизларга караганда, үтемлерәк булып күренә үзе, ләкин ул да ахырына хәтле уйланып бетмәгән. Әйтик, җәмәгать туклану урыннарында бирелгән ризыкны ничек билгеләргә? Балагыз мәктәптә ашый торган боткага чын атланмай салганнармы, әллә чын ук түгелме? Эшегезнең ашханәсендә эремчек бәлеше бирәләр икән, ул сөттән генә ясалган, бернинди ят кушылмалар кермәгән анда, дип, кем ышандыра ала?

Гомумән, пальма маеның зыянлы булу-булмавы турында җәмгыятьтә бәхәсләр бара. Аны совет заманында ук куллана башлаганнар, диләр, хәзер исә бөтен дөнья, алдынгы илләрдә ашыйлар, хәтта күкрәк балалары өчен кыйммәтле ясалма катнашмаларда да ул бар. Эш шунда ки: санап киткән очракларда сүз пальма маеның махсус, азык сортлары турында бара. Безнең илгә исә, нигездә, әлеге чималның биш мәртәбәгә арзанлырак техник төрләре кертелә. Сабын җитештергәндә дә шуны салалар, конфет, печенье, сырларга да шул үтә.

Белгечләр фикеренчә, халыкны агулауга киртәне куяр өчен, ниндидер акцизлар, кисәтүче язулар түгел, тармак эшчәнлеген көйли торган кырыс таләпләр кирәк. Техник майның әчелеге азык өчен яраклы сортныкыннан нык аерыла. Һәм шул нигездә аларның кулланылышын кануни яктан чикләргә мөмкин.

Тик хакыйкать шуны күрсәтә: «өстәгеләр» реаль файда китерерлек карарлар кабул итәсе урынга, популист, әмма мәгънәсез эш белән шөгыльләнүне өстен күрә. Бу очракта, бәлки, курку хисе дә кушылгандыр. Арзанлы пальма мае булмаса, аның кадәр халыкны ничек ашатып бетерәсең? Кибеттәге бәяләр дә, һичшиксез, өскә үрмәләячәк. Сайлаулар алдыннан бу беркемгә дә кирәк түгел.

P.S. Язма язылып беткәч, депутат Олег Михеев керткән закон проектына Русия хөкүмәте тарафыннан тискәре бәяләмә бирелгәне мәгълүм булды. Димәк, аны Дәүләт Думасы кабул итмәскә дә мөмкин. Хәер, депутатлар пальма мае турында, зурдан кубып, 2014нче ел җәендә бер сөйләшеп алганнар иде инде. Ул вакыттан бирле эш сүз куертудан ары китми.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии