- 09.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
2014нче елны Татарстанның югары даирәләре һәм, гомумән, сәясәт белән кызыксынучылар берникадәр аптырашта каршылый – республика ниндидер җитди үзгәрешләр алдында тора кебек. Хөкүмәт һәм «Татнефть» җитәкчелегендә кадрлар алмашуы, президент Рөстәм Миңнехановка кагылышлы имеш-мимешләр нәкъ менә шуңа ишарәли.
Татарстанның «мәңгелек» беренче вице-премьеры Равил Моратов Министрлар Кабинетында соңгы эш көннәрен уздыра. 10нчы гыйнвардан аның кәнәфиенә Казанның башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин менеп утырачак.
18 ел буе хөкүмәт башлыкларының «уң кулы» (ә аңарчы әле тагын 6 ел «беренче» үк булмаса да, вице-премьер статусын йөрткән) Равил Моратовның китүе, һичшиксез, мөһим вакыйга. «Вакытыннан алда» дип тә өстәргә мөмкин кайберәүләр, чөнки дәүләт хезмәте өчен 65 яшьлек чик куелган. Моратовка исә август ахырында гына 65 тула.
Хәер, мин үзем аның май аенда ук, «Яңа Тура» сәүдә комплексында килеп чыккан көчле янгыннан соң отставкага бирүен көткән идем. Чөнки нәкъ менә Равил Моратов Израиль эшкуарларына әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән, аларга рәсми рәвештә төрле административ киртәләрне читләтеп узарга булышкан.
Хәтерләсәгез, моннан бер ел элек Казанда эшләүче күп кенә сәүдәгәрләрне «ихтыяри-мәҗбүри» рәвештә шәһәр читендәге технополиска күчергәннәр иде. Моның өчен Вьетнам базарларын яптылар, урам сәүдәсен юк итү өчен төрледән-төрле киртәләр уйлап чыгардылар. Кыенлыклар өчен, компенсация буларак, эшмәкәрләргә «Яңа Тура»да арзан аренда түләүләре вәгъдә ителде. Тик ташламалы тариф бер-ике ай гына гамәлдә була – соңыннан ул икеләтә-өчләтә үк арта. (Бүген анда10 квадрат метрлы бер сәүдә урыны өчен аена 37 мең сум түлиләр). Равил Моратов исә зарланучыларга: «Нишлисең, базар мөнәсәбәтләре бит, дәүләт аренда бәяләрен билгеләүгә берничек тә йогынты ясый алмый», – дип кенә җавап кайтарган. 1990нчы елларда илебездә кулланылган терминологиядә бу «кидалово», ягъни кәкре каенга терәү дип атала. Һәм бу дәүләт эшлеклеләрен бер дә бизәми. (Мәгълүм булганча, май аендагы янгында йөзләгән мең сумлык товарларын югалткан эшкуарлар әлегә кадәр бер тиен дә страховка алмаган. Иминият компаниясе аларга бөтенләй түләмәскә мөмкин, чөнки бина янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән.)
Сүз уңаеннан, Равил Моратов хөкүмәтебездә иң бай министрлардан санала. Аның соңгы декларациясендә күрсәтелгән еллык кереме – 6,7 млн сум, ә 2010нчы елда исә 20,8 млн (!) булган. Чагыштыру өчен: Премьер-министр Илдар Халиков 2012нче елда 4,3 млн, ә Президент Рөстәм Миңнеханов 5,8 млн сум акча эшләгән. Равил Моратов комарлы уеннар белән мавыга дип тә сөйлиләр.
Әлбәттә, андый шәхес Татарстанның хәзерге җитәкчелеге форматына туры килми. Бу нисбәттән көчле һәм артык мөстәкыйль фигураның сәхнәдән китүе Миңнеханов-Халиков командасына җиңеллек китерергә тиеш. Соңгысы өчен бу аеруча мөһим, чөнки Моратовсыз Халиков сәяси яктан куәтлерәк булачак.
Премьер-министрны көчәйтү, мөгаен, юкка түгелдер. Моның якын айларда ук кирәк булуы ихтимал. Моннан берничә атна элек «Вечерняя Казань» чираттагы фараз бастырып чыгарды: янәсе, Олимпия уеннары тәмамлануга Рөстәм Миңнеханов Русия Хөкүмәте башлыгы итеп билгеләнәчәк. Ә икътисад үсешен тәэмин итә алмаган Дмитрий Медведев Югары, Конституция һәм Югары арбитраж судларын берләштерүче мәхкәмә органын җитәкләр. Президент Владимир Путин Татарстан башлыгын октябрь аенда ук премьерлыкка үгетли башлаган, имеш. Тик ноябрьдәге «Боинг» һәлакәтеннән соң сөйләшүләр, билгеле сәбәпләр аркасында, туктатылып торды. Инде хәзер күрәбез – гаиләдәге зур фаҗига Рөстәм Миңнехановның рухын сындырмады. Чиркәүләрне яндырып, милләтара низаглар чыгаруга юнәлгән провокацияләргә дә бирешмәде кебек ул. Димәк, Путинның тәкъдименә уңай җавап кайтарырга мөмкин.
Бу очракта Татарстан башлыгы урынына кем билгеләнер? Моны төгәл фаразлап булмый, әлбәттә, әмма гамәлдәге кануннар нигезендә республика президенты вәкаләтләрен күпчелек очракта (әйтик, «беренче зат»ның чираттагы ялы вакытында) премьер-министр башкара. Ягъни 2015нче елга билгеләнгән Татарстан президенты сайлауларына кадәр әлеге вазыйфа Илдар Халиковка йөкләнеп торырга бик мөмкин. Республика җитәкчесе кәнәфиенә тагын бер намзәт – Универсиаданы уздыруда үзен яхшы күрсәтә алган Казан мэры Илсур Метшин. Равил Моратовны Алексей Песошинга алмаштыру, бәлки, шуның белән бәйледер. Шулай ук инде күптәннән аталып килгән кандидат та «утильгә» тапшырылмаган икән әле – ул да булса Русиянең элекке эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев. Ә аның командасында мөһим урынны Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров били алыр иде.
Миңнеханов турындагы фаразлар чынга ашмаган очракта да 2014нче ел сәяси яктан барыбер кызыклы булачак. Көз көне безне Дәүләт Советына сайлаулар көтә. Һәм күпләр (шул исәптән «хакимият партиясенең» төбәк җитәкчелеге дә) депутатлар корпусының җитди яңаруын, яшәрүен өмет итә. Үзгәрешләр парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинга да кагылмый калмас…
Сәет ХӨСӘЕНОВ.
Яңа сәяси чорга аяк бастык,

Комментарии