Иң мөһиме – бәйрәм рухын күңелдә тою!

Иң мөһиме – бәйрәм рухын күңелдә тою!

Кеше ничаклы күбрәк акча эшләсә, чыгымнары да шулчаклы арта! Бу инде күбебезгә таныш булган гыйбарә. Һәм ул, нигездә, дөреслеккә туры килә. Русиялеләр яңа ел бәйрәмен үткәрүгә күпме акча сарыф итәргә әзер соң? IDF Eurasia онлайн-кредитлау сервисы шул турыда сораштыру үткәргән. Халыкның кереме төрле булган кебек, җаваплардан күренгәнчә, бәйрәмгә тотыласы чыгымнар күләме да шактый аерыла. Сораштыруларда илнең төрле төбәкләрендә яшәүче балигъ булган 20 мең граждан катнашкан. Аларның 30 проценты бәйрәм табынына, бүләкләргә 10 мең сумга чаклы акча сарыф итәргә әзер икән. Ә 38 процент респондентлар 10-15 мең сумга сыешырга ниятли, 4 проценты исә, бер тиен дә акча тотмаска җыеналар.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 68 проценты, яңа ел бәйрәме, табын, якыннарга бүләкләр дигәндә, 15 мең сумга чаклы чыгымга әзер. Бу күпме, азмы? Кибетләрдәге кыйммәтчелекне һәм бәйрәмнең атна буена сузылуын искә алганда, бу аз кебек. Ә менә хезмәт хаклары күләмен, гражданнарның реаль керемнәрен исәпләгәндә, шактый күп инде. Тик, безнең халык аяк терәп бәйрәм итәргә күнеккән бит. Бәйрәм рухын югалтмас өчен соңгы тиененә чаклы чыгарып салырга риза ул. Ә аннан соң, бәйрәм каникулы беткәч, бармак суырып яшәү, ураза тоту чоры башлана.

Кызганыч, сораштыру нәтиҗәләрендә иң күп акча тотарга җыенучылар турында мәгълүмат бирелмәгән. Һәрхәлдә, 15-20 мең сум гына түгел инде… Муллыкта йөзүче аерым затларның, үз даирәсе белән, яңа ел бәйрәменә шәхси самолетта чит илләргә очулары турында да ел саен ишеткәләп торабыз бит. Шәт, быел да искәрмә булмас, андыйлар табылыр. Пандемия сәбәпле, чикләрнең ябык булуы да комачау итми аларга.

Муллык ягыннан аеруча дан тотучы, бөтен илгә танылган гаилә-кланнарны халык белә дә кебек инде. Фамилияләрен атап торуның кирәге юк. Ничектер, аларның байлыгыннан көнләшкән сыман була. Көнләшү – яхшы эш түгел бит. Юк, һич көнләшмибез! Ә менә алар кебек зирәк акыллы булырга, булдыклылыкка омтылсаң, ярый! Зиһенле, алтын башлардыр инде алар. Юкса, ничек итеп кыска гына вакыт эчендә байлыкны берничә миллиард долларга арттырып булсын ди? Дөньякүләм икътисад, бизнес кануннарына каршы килә торган хәл бит ул. Әнә, шул ук АКШта, Европа илләрендә гасыр буе эшләп, бабасыннан-оныгына күчеп килгән бизнеслар да елга 7-8 процент табышка эшләсә, бик шәп диләр. Ә безнең алтын башлар вакланып тормый, бик уңышлыларның кәсепләре йөзәрләгән мәртәбәләрдә табышлы булып чыга. Кем әйтмешли, эшли белергә кирәк шул! Кайда һәм кем белән, дигән сораулар мөһимрәк безнең илдә бизнес чәчәк атсын өчен. Шул сорауга бик дөрес җавап табучыларның эшләре гөрли инде. Нигездә, андыйларның ул сорауларга җаваплары туганда ук табылган була.

Тик, менә парадокс, шунысы гына күңелгә тынгылык бирми: илдә халык һаман да ярлылана бара бит. Теге алтын башларның саны әллә-ни артмый, мөлкәтләре генә ишәя. Ә илдә хәерчеләр арта. Чын әгәр, Русия хисап палатасы рәисе, экс-финанс министры Алексей Кудрин шундый нәтиҗә ясаган:

– Пандемия сәбәпле, быел илдә икътисад 4,5 процентка түбәнгә тәгәрәячәк, хәерчеләр саны 1 миллионга артачак, – дигән ул. «Интерфакс» шулай дип яза.

Гаҗәп инде, әле кайчан гына шул ук Алексей Кудрин: «Пандемия сәбәпле, дөньяда тагын да кискенләшкән хәерчелек проблемасы Русиядә әллә кайчан хәл ителгән!» – дип белдергән иде. Бу хакта «Безнең гәҗит»нең 44нче санында (4 ноябрь 2020) «Миллиардерлар бөлә, ярдәм итик!» дигән мәкалә басылды. Ә хәзер Кудрин әфәнде хәерчеләр артуы турында әйтә:

– Мин – икътисадчы буларак проблеманы шунда күрәм: соңгы биш елда тормыш дәрәҗәсе 10 процентка начарайса, быел ул бик кинәт түбән төшә. Икенче кварталда гына да 8 проценттан күбрәккә аска тәгәрәдек, – ди Алексей Кудрин.

Шушындый хәлне күреп, аңлаптыр инде, Русия Президенты Владимир Путин байларга салымны арттыру турында канунга кул куйды. Гадәти тәртип буенча, физик затларның кеременә салым (НДФЛ) 13 процент тәшкил итә. Ә менә киләсе елдан байлар өчен, ягъни кемнең кереме 5 миллион сумнан артып китә, НДФЛның күләме 15 процент булачак. Салымның шул ике процентка артуы да 2021нче елда бюджетка акчаны 60 миллиард сумга күбрәк кертәчәк икән. Бу акчалар катлаулы чирләрдән интегүче балаларны дәваларга тотылачак.

Хәере белән булсын инде! Бик изге эшкә сарыф итәргә ниятлиләр өстәмә җыемнарны. Шунысы гына бераз шикләндерә: андый акча запасы булдырылгач, катлаулы авырулар белән түрәләрнең балалары күбрәк чирли башламасмы икән? Акчалар гадел адресатларга барып җитсә иде, диюем инде. Анысын, әлбәттә, вакыт күрсәтер…

Менә шундый хәл, җәмәгать! Тулаем алганда, баейбыз дип, шапырынып булмый әле. Мондый шартларда бәйрәм хөрмәтенә артык расхудланып йөрү кирәкмидер дә. Күпме акча тотсагыз да, иң мөһиме, бәйрәм рухын күңелләрдә тою!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии