- 08.12.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Ике сәясәтче сөйләшә икән. Берсе:
– Карале, син дөньяда ниләр майтарылганын аңлыйсыңмы ул?
– Хәзер мин сиңа аңлатам.
– Кешегә аңлатуны аны мин дә булдырам. Үзең аңлыйсыңмы-юкмы, дип сорыйм бит мин.
Бу мәзәк безнең хәзерге тормышка охшаган бит, әй. Кем иренми, шул илдәге һәм дөньядагы вәзгыять турында аңлатма бирергә тырыша. Ә трибунадан чыгыш ясарга, «мин беләм» уены уйнарга яратучылар үзләре ниләр майтарылганын аңлыймы икән соң?
Узган атнада Фәннәр академиясендә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, активистлар, журналистлар җыелып, бүген дөньяда барган хәлләргә ачыклык кертергә тырышты. Түгәрәк өстәлнең темасы «Сүриядәге сугыш» дип билгеләнсә дә, аның белән генә чикләнмәделәр, билгеле. Гарәп язы турында да, Төркия белән мөнәсәбәтләр хакында да гәпләштеләр.
Гомумән, Сүриядәге сугыш – айсбергның очы гына. Төбе – тирәндә, су астында аның. Бүген дөньяда барган хәрби һәм сәяси бәрелешләр дә Сүрия һәм Төркия белән генә чикләнми. Мәсәлән, Фәннәр академиясенең халыкара бүлек җитәкчесе Булат Ногманов Якын Көнчыгыштагы проблемаларны санап күрсәтте:
– гарәп-израиль низагы (гарәпләр белән яһүдләрнең Фәләстыйн өчен XX гасырда ук башланып киткән тарткалашы);
– Гыйрак сугышы эзе;
– көрдләрнең милли хокуклары һәм яшәү җирләре өчен көрәше;
– Иранның атом-төш коралы программасы;
– гарәп язы;
– су проблемасы (Якын Көнчыгыштагы су запасы елдан-ел кими);
– сөнниләр һәм шигыйләр каршылыгы;
– ИГИЛ.
Соңгысы белән кызыксынмаган кеше бүген сирәк. Булат Ногманов әйткәнчә, Русиядә тыелган ИГИЛ составында 5-7 мең русияле һәм элеккеге БДБ илләре вәкилләре булырга мөмкин, дип фаразланыла. РФ саклану министры урынбасары Анатолий Антонов узган атнада уздырган брифингта: «Акчасы булмаган терроризм тешсез җанвар кебек. Без ИГИЛның финанс чыганакларын буарга тиешбез», – дип чыгыш ясаган иде. Русия ИГИЛның төп финанс чыганагының берсе Төркия дип барса (3нче декабрьдә РФ Саклану министрлыгы, Төркиянең ИГИЛдан законсыз рәвештә нефть алуы расланды, дигән белдерү белән чыкты), кайбер илләр моның белән килешергә теләми. Мәсәлән, ике көн узгач, ягъни 5нче декабрьдә АКШ, Төркиягә ИГИЛ нефте кергән булса да, ул сизелерлек дәрәҗәдә түгел, урланган нефтьнең күп өлеше Сүрия һәм Гыйракта «кара базар»да сатыла, дип белдерде. Бу мәсьәләгә әле нокта куелмады.
Русиянең ни өчен Сүрия сугышына катышып китүенә дә ачыклык кертергә тырышты түгәрәк өстәлдә катнашучылар. «Русияне бервакытта да сатмаган союздашлары бар: Вьетнам, Куба. Сүрия дә шул исемлектә. Ә союздашны яклау – изге эш», – дигән фикер дә, «Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм Катар арасында Сүрияне үзара бүлү турында килешү булган. Русия аларның бу планын сызып ташлады һәм Асадның урынын ныгытты», – дигәне дә яңгырады. Галимнәр тагын бер версияне күрсәтә: ИГИЛның тамырына балта чабылмаса, ул Кавказ һәм Идел буе халыкларына куркыныч тудырырдай көч булып калачак. Сүрия низагы озакка сузылыр әле – менә шундый нәтиҗә ясады түгәрәк өстәлдә катнашучылар.
Чарада катнашучылар арасында Төркия белән Русиянең бозылышуына куанган кешеләр булмады. Тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов: «Русия самолетлары өч тапкыр чикне бозган, Төркия өч тапкыр кисәтү ясаган. Соңгысында, Русиянең Төркиядәге вәкилен чакырып: «Алай эшләргә ярамый, тагын бер тапкыр чикне бозсагыз, очкычларга ата башлыйбыз», – дип кисәткән. Һәм сүзендә торган: дүртенче тапкыр чикне бозган Су-24не атып төшергән. Аларны да аңларга була. Тик бу проблеманы кан түкми генә дә хәл итү юлын эзләргә була иде», – дигән фикер әйтте. ТИҮ әгъзасы Ринат Нургалиев та: «Самолет бәреп төшерүне хупламыйм. Тик Русия очкычлары чик буендагы төрекмәннәрне бомбага тоткан бит. Төркия моңа юл куя алмый иде. Париждагы саммитта төрекмәннәрне бүтән бомбага тотмау турында сөйләшенгән инде, димәк, бу низагның бер файдасы бар», – дип сөйләде.
…Русия хәзер «терроризмга, тышкы дошманга каршы көрәш» режимында яши. Халыкның аңын яңа идея белән томалап, илдәге икътисади кризисны күләгәдә калдыру программасы үз эшен яхшы башкара. Чит илдәге террорчы бомж хәленә калган (ә илнең икътисады болай барса, бомжлар артачак, ди белгечләр) үз ватандашыңнан куркынычрак бит… Интернетта яңа заман мәзәге тарала: сәләмә генә киенгән бер әби: «Менә гарәпләрне һәм төрекләрне генә җиңик тә, яхшырак яши башларбыз», – дип сөйләнә-сөйләнә, чүп савытында актарына… Телдә сорау бөреләнә: хөрмәтле Владимир Владимирович! Русия тезләнгән җиреннән күтәрелеп килә, дип сөйләвегез бик әйбәт, әлбәттә. Тик безгә сугыш нәрсәгә соң?..
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Искәрмә: ИГИЛ Русиядә тыелган.

Комментарии