Президент белергә тиеш, кандидат белмәсә дә ярыймы?

Президент белергә тиеш, кандидат белмәсә дә ярыймы?

Быел 13нче сентябрьдә Татарстан президентын сайлау узачак. Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге президентка кандидатларның татарча белү-белмәвенә игътибарны юнәлтте.

ТИҮ бу мәсьәләне күтәргәндә кандидатлар исемлегендә ЛДПР вәкиле Владимир Сурчилов кына бар иде әле. Әлбәттә, хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов та бар, ләкин аның татарча белгәне һәм сөйләшкәне барыбызга да мәгълүм. Ә менә Сурчилов татар телен беләме икән – ТИҮне шул сорау кызыксындырган. «Сез Татарстанның дәүләт телләрен беләсезме, сайлау кампаниясе вакытында татарча чыгыш ясарга әзерме?» дигән сорау биргәннәр кандидатка. Татар телен белү-белмәвенә тест, ягъни имтихан уздырып карауны таләп итәләр. Шундый таләп белән, ТИҮ әгъзалары ялгыз пикетларга да чыкты.

Владимир Сурчилов «Коммерсант» газетасы аша җавап биргән: «ТИҮнең, президентка кандидатлар татар телен белү-белмәүгә тест узарга тиеш, дигән таләбе законлы түгел. ЛДПР һәрвакыт кануни таләпләрне хуплый. Президентка кандидатның татар телен белергә тиешлеге вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамәдә язылган иде, ә ул гамәлдән чыкты. Конституция буенча, татар телен белү таләбе президентка гына куела». Ул ТИҮне вазгыятьне катлауландыруда гаепләгән һәм активистларның таләбен «дискриминациянең ачык билгесе» дип атаган. Сурчилов татар телен мәктәп программасы дәрәҗәсендә белүен дә әйткән.

Президент булып сайлана калса, татар телен кайчан өйрәнмәкче буладыр иптәш Сурчилов. Өйрәнергә беркайчан да соң түгел анысы. Әнә Фәрит Мөхәммәтшин «45 яшемә кадәр татарча сөйләшми идем, аннан соң гына өйрәндем» дип сөйли. Тик монда вакыт мәсьәләсе дә бар бит әле. Рөстәм Миңнехановның эш графигына карасаң, республика башында торучының тел дәресләре алып утырырга бер дә вакыты юк кебек.

ТИҮ кандидатка имтихан уздырып карау турында прокуратурага да язган иде, аны Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә юллаганнар. Татарстан үзәк сайлау комиссиясе дә җавап биргәндә Шартнамәгә сылтанган, кандидатларның телне белүен тикшерергә вәкаләтебез юк, дип җавап биргән. Тел белү хакында таләп Мәскәү белән Татарстан арасында 2007нче елда 10 елга төзелгән Шартнамәдә әйтелгән булган. Анда «кандидатлар үзләре теләсәләр татар телен белүләре хакында белдерә алалар» дип язылган. Билгеле булганча, бу Шартнамә 2017нче елда гамәлдән чыкты һәм башка озайтылмады. Шуннан соң президентка кандидатларның Татарстанда ике дәүләт теленең берсе саналган татар телен белү-белмәве турындагы мәгълүматка да ихтыяҗ калмаган, күрәсең.

Бүгенгә Татарстан президенты кәнәфиенә утыру теләген биш кандидат белдерде: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Русия»), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Альмир Михеев («Гадел Русия») һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), «Русия коммунистлары»ннан Альфред Вәлиев. Альмир Михеев белән Альфред Вәлиевнең социаль челтәрләрен карап чыктык, татарча бер генә язма да, хәтта бер генә сүз дә юк. Татарча сүзләр дә урыс хәрефләре белән язылган. Мәсәлән, Альмир Михеев Казандагы «Салават Купере» микрорайоны турында язган. Олег Коробченконың социаль челтәрдә гомумән сәхифәсен тапмадык. Аның каравы Үсеш фиркасе үз кандидаты турында даими язып тора, аның белән интервьюлар, телевидениедә чыккан сюжетларны да куеп бара. Әле яңарак кына куелган шундый бер видеоәңгәмәдә Коробченко урыс телендә «Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлауга барып, «әйе» дип тавыш биреп кайттым», – дип сөйли.

2015нче елның 13нче сентябрендә узган Татарстан президентын сайлауда барлыгы дүрт кандидат катнашкан иде. Рөстәм Миңнеханов – 94,4 процент, Хафиз Миргалимов – 2,56 процент, Рушания Билгилдиева – 1,68 процент, Руслан Йосыпов – 0,81 процент тавыш җыйды.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Президент белергә тиеш, кандидат белмәсә дә ярыймы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии