Сабантуйлар ел саен гөрләсен!

Сабантуйлар ел саен гөрләсен!

Бу атнада республика районнарында, авылларында халкыбызның иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе – Сабантуйлары узачак! Дөрес, кайбер районнарда инде үткән шимбә-якшәмбеләрдә үк гөрләде әлеге бәйрәмнәр. Шулай алданрак оештыручыларны Президентыбыз күрсәтмәсен үтәмәүчеләр дип атарга мөмкиндер. Чөнки Татарстан Президенты карары нигезендә, район-авыл сабантуйлары 12-13нче июнь көннәрендә уздырылырга тиеш. Хәзер бит барысы да указ-күрсәтмәләр буенча башкарыла торган заман. Әлеге уңайдан шундый сорау да туа күңелдә – кем өчен, ни өчен үткәрелә соң ул сабантуйлары? Указны үтәү максатыннанмы, әллә милләтебезнең матур йоласын саклап, халык өченме? Хәер, ул бәйрәмнәргә халык чакырылгач, халык өчендер инде. Тик менә милләтебезнең йоласын саклау дигәндә генә, сораулар туа. Ни дәрәҗәдә милли рухта, халыкчан булып үткәрелә соң хәзер Сабантуйлары? Аеруча район үзәкләрендә, шәһәрләрдә оештырыла торганнары.

Сүз дә юк, бик зурдан кубып, матур тамаша буларак уза алар. Анда илебездә яшәүче барлык милләт вәкилләре дә рәхәтләнеп ял итә, күңел ача. Хәтта махсус шул бәйрәмгә дип кенә чит илләрдән дә кунаклар еш килгәли. Килсеннән, бәйрәмне күреп куансыннар, билгеле. Сабантуйларның шулай төрле милләт вәкилләре өчен дә күңелле тамашага әйләнүенә сөенәм генә. Тик аның асылы югала бара кебек шул. Ул иң элек милли бәйрәм буларак, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, төрле уеннарын, җыр-моңнарын чагылдыручы чара булырга тиеш бит. Ә килгән кунаклар бәйрәмнең шул асылы белән күбрәк танышса, тагын да яхшырак булыр иде.

Сабантуй халкыбызның рухын саклаган милли бәйрәмебез дибез икән, аның чынбарлыкта үткәрелүе дә шул эчтәлектә сугарылган булу зарур.

Икенче мәсьәлә – сабантуйларның купшылыгы. Анысы буенча фикер йөрткәндә, дөрестән дә, Президент карарын үтәү максатыннан оештырыла кебек. Әлеге дә баягы район үзәкләре, шәһәр сабантуйларын карасак, нинди генә уеннар, нинди генә тамаша юк анда. Элек-электән килгән, сабантуйга хас булган халкыбызның милли уеннары да, башка милләтләрнең мәдәни аһәңнәре дә, әлеге чара өчен бөтенләй ят булган бәйгеләр дә… барысы бергә бер савытка тутырылган салат кебек. Әйтерсең республиканың муниципаль төбәкләре җитәкчеләре бәйрәм оештыру осталыгы буенча ярышалар. Нинди күңел ачу чарасы бар, бөтенесен шул мәйданга тутырырга тырышалар. Кайбер оештыручылар бөтенләй арттырып җибәрергә, мөгез чыгарырга омтыла. Мисал өчен, авиашоулар оештыру, парашют белән сикерүләрнең сабантуйга ни катнашы бар? Ә бәйрәм азагында салют аттырмасаң, ул бәйрәм түгел инде. Анысыз бөтенләй ямь булмас сыман…

Сүз дә юк, әлеге күңелле тамашалар бөтенләй кирәкмәс димим. Булдыра алганнар аларны да оештырсын. Тик, искәрткәнемчә, беренче чиратта Сабантуйның асылы югалмасын иде. Ә бит ул тамашаларның һәрберсен оештыру шактый суммада финанс чыгымнары таләп итә. Менә шул ягын да онытмаска кирәк.

Дөрес, оештыручылар бәйрәмнең күпмегә төшәсен берничек тә оныта алмый анысы. Сабантуй вакыты якынлашкан саен, акча мәсьәләсе төшләренә кереп йөдәтәдер әле. Район үзәгендә шундый зур бәйрәм үткәрү хәйран түгәрәк миллион сумнарга төшә бит. Бюджетта андый акчалар каралмаган, билгеле. Менә башлана инде ул вакытта ярдәм сорап җирлектә яшәүче, эшләүче бизнес вәкилләрен, читкә киткән акчалы якташларны тинтерәтү. Миңа калса, шунлыктан эшмәкәрләрнең байтагы Сабантуй бәйрәмнәре җиткәнен берникадәр борчылып та көтә. Ярдәм итәргә мөмкинлеге, теләге булганнар аны болай да бирә бит инде. Ә төрле хатлар, мөрәҗәгатьләр белән ихтыяри-мәҗбүри акча сорап, ул эшмәкәрләрнең күңелләрен генә кайтарып бетерәләр сыман.

Бәйрәм оештыру бюджеты чикле икән, нигә шул чаклы чамадан тыш купшыланырга. Авиашоулардан, парашютчылардан башка да күңелле үткәрергә мөмкин бит Сабантуйны. Элеккечә итеп милли рухта, халкыбызның уеннары, йолалары нигезендә, гармун-баян моңнарына күмеп… Әле матуррак, күңеллерәк тә булачак ул очракта. Ике сәгать эчендә микрофоннан 5-6 җырны башкарган «кыйммәтле» артистларга 300-500әр мең сум акча түләгәнче, шул җирлектәге үзешчәннәр концерты оештырылса да ямьле булыр, арзангарак та чыгар иде.

Гомумән, үзара купшылыкта ярышып түгел, ә асылы белән чын мәгънәсендә Сабантуй оештырганда, чыгымнарны шактыйга киметеп була ул. Быел исә, финанс кыенлыкларны сәбәп итеп, шактый гына авылларда әлеге күркәм бәйрәмнәрне үткәрмәскә дә җыеналар икән. Монысы бөтенләй килешә торган хәл түгел. Сабантуйлары ел саен гөрләсен иде татар авылларында. Тик нинди дәрәҗәдә һәм кем өчен, эчтәлеге, асылы ничек булырга тиеш? Шул турыда уйлансак, бу изге бәйрәмнәребезне үткәрерлек җай табылыр ул.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии