Бездә ничек?

Бездә ничек?

Латвиядәге мәктәпләрдә балаларның 79,8 проценты дәүләт теле булган латыш телендә белем ала. Урысча уку-укыту эшләре алып барылган мәктәпләр дә бар, алар 18,5 проценттан артыграк исәпләнә. Шулай ук яһүд, немец, инглиз һәм урыс телле шәхси уку йортлары да хөкүмәттән ярдәм алып, тыныч кына «энә белән кое казымакта». Ләкин кайбер урыс телле әти-әниләр, әби-бабайлар (аларда шовинистик мин-минлек көчле) җирле халык телен өйрәнергә теләмичә, митинглар, пикетлар оештыралар. Русия телевидениесе, радиосы һәм матбугат чаралары дөньяны сасыта. Мәскәүдәге түрәләр чакырып торса да, монда кайтмый алар. Урыс дәүләтендәге хәлләрне беләләр. Монда ялгыз пикетка чыккан өчен дә кулга алырга мөмкиннәр.

Ә Татарстандагы хәлләр… Язып та, сөйләп тә бетерә алмаслык. Дөресен әйткәндә, ун татарның сигезенә туган тел ни, тумаган тел ни. Корсак турыда гына уйлап, курчак булып яшәү уңайлырак. Чукынсагыз, фәлән сум акча бирәбез, дисәләр, озын чират хасил булачак, минемчә. Милләтебез турында яман фикердә түгел мин. Ә тормыш чынбарлыгы шулай. Аннан хан сараедай йортыңа, хач мана торган бәкегә төшеп тә котыла алмассың. Үзебезгә тиешлене каерып аласы иде лә…

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии