«Бәрәңге бунты» булмасмы?

Русиядә коточкыч тизлек белән азык-төлеккә арта. Хәер, белгечләр дөнья күләмендә шундый хәл диләр. Күптән түгел дөнья базарында азык-төлек хаклары моңарчы күрелмәгән югарылыкка җитте. Кешелеккә ризык җитми. Нишләргә? Шул ук вакытта, ашамлыклар кытлыгында акча эшләүчеләр, череп баеп калучылар да шактый. Русиядә бу бигрәк тә киң таралган…

Мисырдагы канлы бәрелешләрнең төп сәбәбе ачлык һәм хәерчелек икәнлеген дөнья җәмәгатьчелеге таныды бугай. Кайберәүләр мөселман экстремистлары кырмыска оясына таяк тыгып бутады дисә дә, чынлыкта исламчыл шигарьләр анда яңгырамады да диярлек. Бу хакта Көнчыгыш илләре буенча танылган белгеч, авторитетлы фикер иясе Евгений Примаков та “ 24” телеканалына биргән интервьюсында белдерде. Мисырдагы хәлләрне ике сүз белән шәрехләп була – “ипи бунты”.

Мондый төр бунтларның башка илләргә таралу куркынычын аңлау килә бугай. Русиядә дә азык-төлек продуктлары хакы белән Президент югарылыгында кызыксына башладылар. Татарстанда халыкны ач калдырмас өчен, 12 февральдән һәм Яр Чаллыда һәр шимбә саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. “Анда карабодай ярмасының килограммы – 60 сум, бәрәңге 30 тәңкә торачак”, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Ярминкә – шәп нәрсә инде ул. Гадәтләнгән, күнегелгән алым. Кала халкы рәхмәт әйтә, авыл халкы тешен кысып булса да елмаерга тырыша. Шул ук бәрәңгене генә алыйк. Базарда хәзер аның иң очсызы 38 сум тора. Эре гипермаркетларда исә чит илләрдән китерелгәне 150 сумга кадәр җитә. Нигә соң хакимият хәзер базарда яисә кибет киштәсендә булган бәрәңге бәясен 30 сумга кадәр төшертми, ә авыл кешеләреннән китертә? Бу очракта җирле җитәкчеләрне гаеплисем килми. Ил күләмендә кабул ителгән кануннар, система үзе үк шундый. Гомер-гомергә авыл җилкәсендә исән калдык, хәзер дә шулай. Әле бер фермер белән телефоннан сөйләшеп алдык. Елның-елында бәрәңге үстереп, шуны сатып көн күрә. Быел да уңышы начар булмаган. Көздән үк сатмыйча, бераз акча эшләргә ниятләп, соңрак сатуга чыгарган. Тик файдасы барыбер шуның гына кадәр. Аннан 20 сумга алып, базарда 30-40 тәңкәгә саталар. “Гаделсезлек бит бу”, – дигәч, “Нишләтәсең, һәркем үз эше белән шөгыльләнә, кемдер үстерә, кемдер сата…” – диде ул, тормыштан зарланмый гына…

Алыпсатарлар заманасында яшибез, җәмәгать! Шул ук бәрәңгегә сентябрьдән сәүдә өстәмәсе 3 тапкырга диярлек үскән. Татарстанда гыйнвар аенда “икенче икмәк” 25 процентка кыйммәтләнгән дигән мәгълүмат бар. Ләкин сатучыларның кулларына сугарлык чаралар гына юк. Кибет киштәсенә кунаклаган товарның бәясен кем ничек тели, шулай билгели. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында кулларын гына җәеп җибәрәләр: “Без берни эшләтә алмыйбыз, бәяләр билгеләүгә тыкшынмыйбыз, аларны базар билгели”, – диләр. Күп нәрсә эре челтәрләр, гипермаркетлар кулында. Узган ел карабодай белән хәлләрне хәтерлисездер? Була торып, аңа ясалма дефицит тудырдылар, ярманы деликатес бәясенә күтәрделәр.

Әйтик, шул ук бәрәңге илдә җитәрлек. Моңа Русия хакимиятләре дә ышандырды. Корылык юк иткән өлешен чит илләрдән сатып алдылар. “Собеседник” интернет агентлыгына биргән интервьюсында глобальләшү проблемалары институты директоры Михаил Делягин әлеге мәсьәләне болайрак шәрехләгән: “Бәрәңге җитәрлек дип тынычландырып, хакимият халыкны алдамады. Ул бар һәм булачак. Ләкин менә нинди бәядән сатылачагын хөкүмәт тәгаенләмәде бит…”

Мәскәүдә спекулянтлар турында белмиләр дип уйламыйм. Ләкин, никтер, аларга каршы чаралар гына юк. Әле Медведев, әле , берәр нәрсә бәйдән ычкынып кыйммәтләнә башласа, шунда ук бармак селкиләр – котырмагыз, янәсе, койрыгыгызны кисәбез. Шуннан прокуратура, монополиягә каршы хезмәт тикшерүләре китә һәм… беркем дә җавапка тартылмый. Дәлилләр сезнең күз алдында. Карабодай өчен кем җавап тотты? Бензин, дизель ягулыгы өчен башлары Себер китүчеләр бармы? Юк. Бәяләр артуны хакимият үзенә пиар өчен бик оста куллана. Ә сәүдәгәрләр исә теләсә кайсы өстәмә хакны аклый ала – электр энергиясе, шул ук ягулык кыйммәтләнде, салымнар, тагын әллә нәрсәләр… Дәүләт, ел саен тарифларны арттырып, аларның кулын чишә, хакимиятнең үзе кебек үк кыланырга мәҗбүр итә түгелме? Җирле җитәкчеләргә ни эшлисе кала? Әлбәттә инде, борын-борыннан калган ярминкәләр ярдәмендә “янгын сүндерү” режимында эшләү генә… Ләкин тип-тигез урында бәя күтәрүне тыярлык, спекулянтларны җиңәрлек кануннар тәкъдим итүчеләр юк, күренми дә.

Бәрәңгенең дә “деликатес”ка әйләнеп баруы кызык та, кызганыч та. Ачлык, сугыш елларында аның череге дә кешене үлемнән коткарган, олылар бәрәңгене иң тәмле ризык дип искә ала. Ул елларда бердәнбер яшәү чыганагына сакчыл, кадерле караш аңлашыла. Бүген, бәяләр арттырып, безне дә шул еллар тәмен тоеп карарга тәкъдим итә бугай түрәләр…

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии