- 07.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №48 (7 декабрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Узган сайлауларда «Бердәм Россия»нең җиңеп чыгачагына ышанмаган кеше булмагандыр. Чөнки власть бездә һәрчак җиңә. Бу юлы да шулай килеп чыкты, нәтиҗәләр буенча, тавыш бирүчеләрнең яртысына якыны шушы партияне яклады.
Бу инде башкарма власть, ягъни мәсәлән, Путин белән Медведев алдагы 5 елда төп закон чыгару органнарында өстенлеккә ия булды, дигән сүз. Сайлау нәтиҗәләреннән канәгать калулары турында алар беренче йомгаклар игълан ителә башлау белән белдерде. Сайлау илдәге сәяси көчләр чагыштырмасын күрсәтә дип, «Бердәм Русия»нең илдәге гегемонлыгы сакланып калуга шатлануларын яшермәделәр.
Әлбәттә ки, 49,5% сайлаучы тавыш бирү, власть партиясенең илдә абруйлы, күпчелек халык тарафыннан яклана торган көч икәнен күрсәтми. Мөгаен, киресенчәдер. Монда сүз 2007 елдагы күрсәткечләрнең 1,5 тапкыр түбән тәгәрәвендә генә дә түгел. Бусы да хаким партиянең тез астына сугуга тиң булды үзе.
КПРФ һәм «Гадел Русия»нең мандатлар санын икешәр тапкыр арттыруы, хәтта В. Жириновский тарафдарлары да 16 депутатка күбәюе властьтагыларга хәвефле сигнал. Кайбер өлкәләрдә, мәсәлән, Новосибирскида «Бердәм Русия» тавышлар саны буенча бөтенләй икенче урында калып хур булган әнә. Безнең республикага мондый «куркыныч» янамый үзе, чөнки бездә хакимият көчле, халык күндәм, ни әйтсәң шуны үти. Кайбер авыл районнарында «Бердәм Русия»нең 90-95% тавыш җыюы шул хакта сөйли.
Гомумән, сайлаулар нәтиҗәсе сәяси көчләр чагыштырмасын күрсәтә, дип раслау белән берничек тә килешеп булмый. Иң беренче чиратта, хаким партия җыйган 49 процентның башлыча, административ басым нәтиҗәсе икәнен әйтик. Бу беркемгә дә сер түгел. Муниципаль транспорт оешмасында эшләүче дустыма 4 декабрьдә өч тапкыр шалтыратып, сайлау көне икәнен «исенә төшерделәр». Казначействода эшләүче күрше хатыны минем хәләл җефетем белән «ирекле рәвештә», ягъни югарыдан әйтеп торучы булмауга карамастан, сайлауга баруыбызны күреп, чын күңелдән гаҗәпләнүен яшермәде. Үзе, кушканны үтәү өчен генә, чыгып бара иде өеннән. Хәер, «Бердәм Русия»гә теләктәшлек белдерүчеләрнең күпчелеге – власть органнарында. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр, студент халкы һәм, әлбәттә, пенсионерлар икәне мәгълүм. Соңгыларының күпчелеге барлы-юклы пенсия бирүләренә шөкерана кылучылар яисә хакимияткә каршы килүне гөнаһ санаучы әби-бабайлар икәнен дә исәпкә алмыйча булмый. Бу өлкән буынны кимсетү, сәяси наданлыкта гаепләү түгел. Властька табыну гомер-гомердән канга сеңгән әйбер.
Ә инде шушы карт-корыларга, сайлауга барырга мәҗбүр ителгән дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, уку йортлары студентларын да кушсак, Путин һәм Медведев әйткән, активлык, «югары гражданлык җаваплылыгы күрсәтү» кебек сүзләр, ким дигәндә, күзгә төтен җибәрү булып кабул ителә. Дәлил итеп, сайлаучыларның 40% тавыш бирүдә бөтенләй катнашмавын, һәм бу санның 2007 ел күрсәткечләренә карата шактый югары булуын китерик. Бу, иң беренче чиратта, хакимиятнең абруе төшүен күрсәтә. Халыкның буш вәгъдәләр белән туендыручы коррупциягә баткан властька ышанмавын исбатлый. Ошбу 40%ның илнең терәге булырга тиешле 30-45 яшьләрендәге актив тормыш алып баручы буын икәне дә сер түгел. Яшермим, үземнең 29 һәм 33 яшьләрендәге ике улым һәм киленнәрне сайлау участогына кереп чыгарга үгетли алмадым. Җавап бер булды: «Барсак, бармасак та, тегеләр җиңәчәк…»
Шулай килеп чыкты, әлбәттә. Ләкин башкалардан күбрәк тавыш җыюны җиңү, димәс идем мин. Киресенчә, бу хаким партиянең җиңелүен күрсәтә. Халык ышанычын югалта баруны ничек итеп җиңү дип саныйсың ди.
Әлбәттә, властьтагылар, сиздермәскә тырышсалар да, шөбһәгә төшкәндер. 2012 елда президент сайлаулары булачак бит. Административ басым ясап кына җиңеп чыгарга кыен булачагын аңламадылар түгел. Димәк, нинди дә булса чаралар күрергә туры киләчәк. Боларын инде тиздән үзебез дә күрербез.
Н. ВАХИТОВ.
Җиңгән партиянең җиңелүе ,

Комментарии