Җиргә төшегез, депутатлар!

Җиргә төшегез, депутатлар!

«Безнең гәҗит»нең 28нче санында (11 июль, 2018 ел) пенсия реформасы турында укыгач, ни уйларга да белмәдем. Дума депутаты Фәррахов бездә министр булып эшләп киткән кеше бит Ул әллә бөтен кешене дә капчыклап акча алып, җиңел генә эшләп, депутат булып утыра дип уйлый микән? Бөтен кеше дә депутат булса, кем эшләр соң?

Имеш, кешеләр 70 ел яши. Белмим, кайда яшидер алар. Безнең авылда күпләр 60ка да җитә алмыйча, пенсияләрен алырга да өлгерми үлеп китәләр. Хатын-кызлар – 63тән, ирләр 65тән пенсиягә чыгасы, ди. Ничек халык күзенә карарсыз сез, оятсызлар?! Алай бик экономия ясыйсыгыз килсә, хезмәт хакыгызны киметегез, алыгыз 50 мең һәм түрәләр арасында урлашуны бетерегез. Бер Швецов кына да 60 миллион урлаган әнә. Бурны тоталар да, тагын да югарырак урынга утырталар.

Яшь белән булышып ятканчы, үтәлердәй законнар чыгарыгыз. Чит илләр турында күп сөйлисез, менә алардагы кебек тәртипне бездә дә булдырырга тырышыгыз. Парижга 3 самолетка төялеп барып, Сабан туе уздырып йөрү бик кирәк идеме? Миллионнарны җилгә очырмыйча, үзебездә генә дә ясап булмыймы ул бәйрәмне? Авыру сабыйларны дәвалар өчен тотсаң да булыр иде аны. Югыйсә, ил белән акча җыялар. Спортчылар сатып алганчы, чит илдән яхшы табиблар сатып алырга кирәк безгә. Инде телевизорны кабызырлык түгел, елый-елый акча теләнәләр. Бу балалар да яшәргә дип килгән ләбаса. Депутатлар да, байлар да, түрәләр дә аларны карап утырмый. Ә мин гарьләнәм. СССР вакытында мондый хәл юк иде. Хәзер кеше армиядән кайта, эшкә керим дисә, медосмотр үтәргә кирәк, ә ул 2800 сум. Әти-әнисенең акчасы юк.

Ниләр генә уйлап чыгармадылар инде бездә халыкны талар өчен. Ваучер дигән булып, тиенләп җыйган акчаларны юк иттеләр. Сугышта катнашкан солдатларның акчалары җыелып килгән икән, дип тә гөж килделәр, аның да очына чыгучы булмады. Фәрит Мөхәммәтшинның: «Сугыш чоры балаларына акча таба алмыйбыз», – дип әйткәнен үзем ишеттем. Хәзер алар да үлеп бетеп бара, акча кирәк булмас та, борчылмасыннар. Сугышта җиңелчә генә катнашканнарга булды бит: машинасы да, фатиры да булды. Югыйсә аларның исән кайтуы үзләре өчен дә, гаиләләре өчен дә иң зур куаныч. Шул куанычтан да мәхрүм булганнарга, әтиләре ятып калганнарга да бирәсе иде аны.

Менә безнең авылда гомере буе клуб мөдире, китапханәче, колхозда редактор, агитатор, амбар складларында эшләп, 8 мең пенсиягә яшәп ятучы 75 яшьлек Хаҗиева Әдибәнең йорты янды, 56 яшьлек улы янып үлде. Мөмкинлеге булган кешеләр, бераз ярдәм итегез әле, зинһар өчен. Телефоны: 8-937-29-89-088; 3-45-24.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии