- 07.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Интернетта «Татарстан мөҗәһидләре әмире» тараткан видеоролик пәйда булды. Кадрда чыгыш ясаучылар Вәлиулла Ягъкубны үтерү һәм Илдус Фәизгә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өсләренә алды. Бу нисбәттән ansar.ru информацион аналитик порталында сәясмән һәм журналист Абдулла Ринат Мөхәммәтов аңлатмасы бирелгән. Әлеге язманы тәрҗемә итеп кыскартып күчереп басарга булдык.
– Казандагы терактлардан соң 2 атна үткәч кенә моңарчы беркемгә билгеле булмаган «Татарстан мөҗәһидләре» җаваплылыкны үз өстенә алды. Әле шунда ук түгел, икенче тапкырында гына. Моннан 1 атна элек челтәрдә аларның беренче чыгышы күренде. «Мөхәммәт» анда кулларына автоматлар тоткан маскалы 6 ир әйләнәсендә Доку Умаровка берничә ел элек биргән антын яңарта.
Кыскасы, сенсация булырга тиешле язма күптөрле шик кенә уята. Мөгаен, кемдер булган вакыйгаларны үзенчә файдаланып калырга омтыладыр. Чөнки мондый роликны теләсә кем төшереп, монтажлап интернетка тарата ала. Татарстан хокук саклау органнары да шуңа ишарәли һәм провокация версиясе булу ихтималын күз уңында тота. Хәзерге вакытта әлеге роликлар тикшерелә.
Роликларның эчтәлеге тагын да күбрәк сораулар тудыра. 1 мин 29 сек эчендә «әмир» дорфа 5 хата ычкындыра. Юкса, Русиядә, бигрәк тә Кавказда, видео-провокацияләр тарихы бик бай.
«Әмир» үз чыгышын традицион мөселман ритуаль формуласы һәм гарәб телендәге сәламләү белән башлый. Күренеп тора, чит тел аңа авыр бирелә. Сөйләме әле яңа гына гарәб теле фонетикасын өйрәнә башлаган мәктәп укучысын хәтерләтә. Үз текстын ул кәгазьдән укый. «Р» хәрефен авыр әйтә. Шуңа күрә YouTube форумында кемдер аны «наданнар әмире» дип тә атый.
Аннан соң ул ураза башлану белән котлый һәм аны бик сәер яңгырата. «Хочу поздравить с наступившем праздником (пауза) Рамадан» (тәрҗемә ителгәндә аңлашылмый, шуңа русча бирдем. С.К.иск.).
Беренчедән Рамазан килеп җитү белән котлау Исламда канунлашмаган. Мөселманнар өчен шул уразадан соң килгән гает бәйрәм санала. Дөрес, кайчакта бөтен айны да бәйрәм дип атыйлар, ләкин бу киң мәгънәдә кулланыла. Ә шәригать буенча ике генә бәйрәм – ике гает. Ни генә булса да, үзләрен сәләфитләр һәм җиһадчылар дип белдергән «Татарстан мөҗәһидләре» моңа каршы килә алмый. Әгәр «Татарстан әмире» ватандашларын котларга теләсә, аны Ислам күзлегеннән төгәлрәк эшләр иде, әйтик: «Рамазан ае килеп җитү белән котлыйм», – дияр иде.
Алга таба иң мөһим өлеш – дин әһелләренә һөҗүмнең «аның приказы буенча башкарылуы». Әмма, иң гаҗәбе – ул җинаять көнен Григориан календаре буенча билгели. Ә җиһадчы ел исәбен Хиҗри буенча санар иде. Аннан «әмир» Вәлиулла Ягъкубны, һәрдаим төрттереп элеккеге исемнәре «Венер» (яки «Венерулла») дип атаган, аны яратмаучыларга иярми, хәзерге исеме белән телгә ала.
Иң кызыгы, «әмир» Татарстан имамнарыннан «традицион Исламны укытуны тыюны» таләп итә. Бу лексика «әмир» өчен сәер, ул күбрәк Русия мөселманнары арасында тотрыксызлык тудырырга тырышкан скандалчы эксперт-исламофоблар өчен ярашлырак күренә. «Мөхәммәткә» үзенең ваһһабит икәнен генә әйтәсе кала, барысы да аңлашыла. «Җиһадчы-сәләфит» ширык, бидгать, кәферлек турында сөйли ала. Әмма роликта «традицион Ислам» турында сөйләп, «мөҗәһидләр» Рәис Сөләйманов һәм Роман Силантьев кебек эшмәкәрләр сүзен кабатлый.
Шулай итеп, «Әмир» авызыннан чыккан «традицион Ислам» тәгаен чиновниклар һәм мөселман проблемаларыннан ерак торган катламга адресланган кебек тоела.
Моннан тыш «әмир» Татарстан имамнарына, әгәр алар «кәферләрне» җирләү һәм аларга никах уку белән шөгыльләнсәләр, шулай ук төнге сәфәрчеләрне мәчетләргә кунарга кертмәсәләр, үлем белән яный. Килешәсездер, җиһадчылар өчен сәер таләпләр. Шул ук Төньяк Кавказда, Татарстандагы вакыйгаларны ешрак искә алып, «җиһадчылар» сугышны чиновниклар һәм көч структуралары белән башлады, имамнар белән түгел.
Ләкин «мөҗәһидләрнең» төп дошманы дип татар хәзрәтләренә күрсәтеп сугыш ачу, абсурд гамәл генә түгел, ә бәлки кавказ стиленә пародия булып күренә. Һәм бу сагайта.
Кыскасы, Татарстанда кланара сугыш киеренкеләнә. Президент Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев тарафыннан бирелгән ышанычны акламады дип күрсәтү өчен, республикада идарә рычагын өзеп, кемдер Татарстанда Кавказ сценарие уйнарга тели, дигән фикер туа.
Сәйдулла КУТУШЕВ тәрҗемәсе.
ansar.ru
Хаталар һәм наданлык әмире,

Комментарии