Пар чыгару җайланмасы көйлеме?

Пар чыгару җайланмасы көйлеме?

Мәгълүм булганча, үз кануннарына ярашлы, килешүчән халәт булганда гына табигатьтә тиешле гармония саклана. Үзара нисбәтләр үзгәрә калганда вулкан атылу, җир тетрәү, җил-давыл килеп чыга, табигать шулай киеренкелектән бушанып, элекке хәленә кайта. Экологик шартларның да катнашы булган коронавирус зәхмәтен дә шул рәткә куярга була.

Кешелек җәмгыятендә дә шундый ук хәлләр күзәтелә. Әгәр хакимият органнары, сәяси һәм икътисади тармаклар, үзара килешенеп, халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итмәсә. Соңгы елларда төрле илләрдә килеп чыккан низаг-күтәрелешләр шул хакта сөйли. Белоруссиядә, Казахстанда килеп чыккан җәнҗаллар моңа дәлил. Әгәр илнең үз эчендә аларга уңдырышлы җирлек тумаса, читтән шуны көтеп торучы беркем дә халыкның бердәмлеген какшата алмый, тыныч үсеш дәвам итә. Шуңа күрә җәмгыять яшәешенең һәр чорына яраклы, образлы әйткәндә үз «пар чыгару җайланмасы», ягъни низагларны үз вакытында кисәтү чаралары көйле эшләргә тиеш. Ягъни, казанда кирәгеннән артык пар тупланса, шартлау буласын көт тә тор. Кыскасы, бер яктан өйне тиешле температурада тоту өчен мичне чамалап ягарга, икенче яктан пар чыгару җайланмасын (предохранитель) төзек тотарга кирәк. Шул ук вакытта, әгәр пар чыга калса, паровоздагы кебек, файдалы эшкә җигелсен.

Без әле һаман акылыбыз белән чыгып җитә алмаган социализм системасын алып карасак, «пар чыгару» ару гына эшли кебек иде. Илнең эчке халәтенә карата туган ризасызлык идеология чаралары ярдәмендә – тышкы дошманга, хакимият башындагыларга карата нәфрәт эчке дошманнарга каршы юнәлдерелде. Бүгенге вәзгыять тә шуңа охшап тора. Тәгаен кеше тормышында пар чыгаруга гомуми җыелышлар, киңәшмәләр, партия, комсомол, профсоюз җыелышлары һәм башка бик күп ясалма җәмәгать оешмалары хезмәт итте. Кеше анда сөйләде, чамасын белеп тәнкыйтьләде, карарлар кабул ителде, кайбер чаралар да күрелде. Кемнедер этеп ектылар, икенче берәүне тартып торгыздылар. Ыгы-зыгы күп булды. Әлеге шартларда һәркемнең үзенә хас пар чыгару алымы булдырды. Югарыдагы түрә астагыны сүкте, астагысы исә гади кешене изде. Кемдер шикаять язды, кемдер газетага хәбәр җибәрде, кемдер эчүгә сабышты, кемдер кайтып хатынын кыйнады. Ә хатыны баласыннан үч алды. Кемнәрдер чит илгә үк чыгып кача алды. Әмма барыбер җәмгыятьтә киеренкелек энергиясе тора-бара артып, казан шартлагач, СССР таралды. Күчеш этабына килеп кердек. Халыкта туплана торган ризасызлык забастовка, митинглар аша, пар рәвешенә кереп, чыга торды. Тормыш дәрәҗәсе күтәрелә башлагач, казанда пар басымы күтәрелүдән туктаган иде. Ун еллап элек туплана башлаган пар чыгып, Кырым безнеке булгач, Русия өчен файдага әверелде. Санкцияләрнең зыянын, Украина белән дошманлашуны исәпкә алмаганда, әлбәттә.

Шуңа күрә, шартлау булмасын өчен, «пар чыгару җайланмасын» яңа шартларга яраклаштыру мөһим. Бу хакимият өчен генә түгел, җәмәгатьчелек өчен дә иң тәҗел эшләрнең берсе. Байлык туплаганнарның шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгыртулары, алга киткән илләрнең тәҗрибәсенә битараф булулары зур фаҗигаләргә китерүе мөмкин. Демократик илләрдәге кебек, сәяси һәм икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүче чаралар комплексын булдырып, даими эшләргә кирәк. Аның иң мөһимнәре – зур шәһәрләрдәге аз санлы демократия принципларына корылган сәяси фиркаләрне массакүләмгә әверелдерүдә хакимият киртәләр кору урынына мөмкинлек тудырырга бурычлылар. Бәйсез газеталарның күп тиражлы итүдә бизнес әһелләренең дә тырышлыгы кирәк. Профсоюз оешмаларын ишәйтү, булганнарын хакимият койрыгы булудан коткару да тәҗел эшләрнең берсе булып тора. Бу юнәлештә актив хезмәт кешеләре, оешма-предприятиеләрдә эшләүче белгечләр кануннарга таянып тырышлык куярга тиешләр. Хезмәт кешеләрен юридик яктан яклау, кирәксә «мыек тырпайту» алардан башка эшләнми.

Ирекле, үз шөгылен булдырган кече һәм урта эшмәкәрләрнең санын арттырып, илдә әйдәп баручы көчләрнең берсе итү турында сүзләр күптән сөйләнсә дә, әлегә алга киткән илләр белән чагыштырганда алар бик аз.

Дәүләт «тагарагына» якын торучылар тудырган «халык әле бездә демократия өчен өлгермәгән» дигән ялган, шуңа ышыкланып ышаныч тудырмый торган сайлаулар үткәрү, көч структураларын чиксез арттыру, чит илләр белән даими низаглар китереп чыгару илебезне юньлегә илтми. Бигрәк тә бүгенге торгынлык шартларында.

Яшәү чыганагын югалткан, яңа шартларга ияләшә алмаганнар һәм пенсия яшен арттыру сәбәпле эшсез калганнар игътибардан читтә калып, үзләрендә нәфрәт тупламасын иде. Югыйсә, аларның җәмгыять өчен куркыныч кешеләргә әверелүләре бар. Илебездә хакимият белән беррәттән ил яшәеше өчен җаваплы гражданнар җәмгыяте барлыкка килми торып алга таба бернинди уңай үзгәрешләр буласына өметләнеп булмый. Хакимнәргә якын торучы һәм читкә тибәрелгән кланнар арасында хакимият өчен, байлык өчен үзара ызгыш бервакытта да тынмаячак. Алар бу көрәшкә, әлбәттә, халыкның бер өлешен тартып кертеп кан коюларга кадәр барып җитәчәкләр. Сәяси партияләр, профсоюзлар һәм башка тормышка йогынты ясарлык оешмалар, аларның лидерлары, пассионар шәхесләр, фәкать гражданлык җәмгыятьләрендә сыналу аша үткәч кенә халык ышанычын акларлык көч булып өлгерәчәкләр. Катлаулы, озын юл, әлбәттә, әмма алга киткән демократик илләрдә сыналган юл. Шулай булмаганда, безгә пар чыгару җайланмасы көйләнмәгән казанның шартлавын көтеп, тотрыксызлык шартларында яшәргә кала. Мин инде һәркемгә мәгълүм, дәүләтнең канун чыгаручы органы, башкарма оешмасы һәм суд арасында үзара бәйсез мөнәсәбәт һәм үзара контроль даими сакланырга тиешлеге турында җәелеп язып та тормыйм. Монысы аерым зур тема.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Байлар Сабасы

Комментарии