- 07.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №23 (8 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Уң кулыбыз нәрсә эшләгәнен сул кулыбыз белми. Республиканың үз имиджы өстендә ниләр майтарганын карыйм да, әнә шундый нәтиҗәгә киләм.
Бер яктан, ислам төбәге, дибез, гарәп дөньясына күпер салабыз, хәләлне үстерәбез, банкларны шәригать нигезендә эшләргә өйрәтмәкче булабыз, мөселман эшкуарларын берлекләргә җыябыз, ислам академияләре төзибез, 10 мең кешелек супер-мега-ифтарлар оештырабыз һәм башкалар, һәм башкалар.
Икенче яктан – дуңгыз үрчетү, аракы җитештерү кебек өлкәләрдә казанышлар белән мактану. Һәм шул ук вакытта сәер рәвештә абруйлы дин әһелләренең югалуы, аларны айлар буе эзләү, таба алмау…
Быелның язында республика үзендә туризмны үстерү концепциясен булдырып, аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Программаның исеме итеп «Visit Tatarstan», ягъни «Татарстанга кил!» сүзләре куелды. (Интернетта кайберәүләр «visit» сүзен, русчалатып укыганда, «висит»-»асылынып тора» дип, көлкегә күтәрергә тырышты, шулай ук популяр презерватив маркасы атамасына охшаш булуын күреп алучылар да булды). Ә инде концепциянең төп шигаре: «Татарстан – 1001 ләззәт урыны».
Ниндирәк ләззәтләр күздә тотылганы шушы көннәрдә генә ачыкланды. 3-5нче июнь көннәрендә Казанда «Блогерлар НеФорумы», ягъни Интернетта шәхси сәхифәләр алып баручыларның җыены узды. «Казан-Арена» стадионы һәрберсендә 200 меңнән артык укучысы булган 150 блогерны һәм аларның бераз кечерәк аудиториясе булган тагын 350 коллегасын кунак итте. Чара дәүләт ярдәменнән башка оештырылды, дип ассызыкланса да (төп иганәчеләр – Русиянең эре бер банкы һәм элемтә операторы), хакимият вәкилләре белән очрашуларга зур урын бирелде.
Беренче көнне үк интернет йолдызлары белән Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров аралашса, шимбә көнне чират республика башлыгының үзенә дә җитте. Блогерларның берничәсе хәтта аның кабинетына кереп, тәрәзәсеннән Ирек Мәйданын Президент белән бергә телефонга төшерү бәхетенә дә иреште. Сүз уңаеннан, кунакларга ярарга тырышыпмы, Рөстәм Миңнеханов без, журналистларны, үпкәләтерлек сүзләр дә әйтеп ычкындырды: «Тиздән шундый замана килеп җитәр: газеталарны аларда эшләүчеләр генә укыячак, ә телевизорны канал хуҗалары гына караячак, ул беркемгә дә кирәк түгел», – диде республика башлыгы. Ягъни хакимиятнең игътибары зуррак аудитория яулый алган блогерларга күчә бара, төп пропаганда коралы алар булачак.
Ә инде алдан әйтелгән «ләззәтләр»гә килгәндә, аларны чарада катнашучылар үзләре үк бөтен дөньяга чыгарып күрсәтте. Башка шәһәрләрдән килгән һәрбер блогерны кунакханәдә күчтәнәч көтеп торган. Караватта «Visit Tatarstan» дигән брошюралар белән тышына «Татарстан – 1001 ләззәт урыны» дип язылган матур тартмачык, бер кап майонез, ә тумбочкада чара символикасы төшерелгән матур пакетлар. Бу хакта язып чыккан Гергий Малец (тәхәллүсе – «Мартин») пакетта блокнот, ручка кебек әйберләр көткән, тик ачып караса… эчендә «Татспиртпром» аракысы, презерватив һәм йөклелекне ачыклаучы тест ята. Бигрәк кунакчыл шул без, сүз дә юк.
P.S. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, дүшәмбе көнне Татарстанны бөтенләй бизәми торган тагын бер хәбәр таралды. Испания ярлары буендагы бер яхтада 28 яшьлек Казан кызы Ләйлә Солтангәрәева һәм аннан 20 яшькә олырак Италия эшмәкәре Стефан Бертонның үле гәүдәләре табыла. Аларга мотор отсегыннан чыгучы ис тигән, дип саный тикшерүчеләр. Яхтада исерткеч эчемлекләр, наркотиклар, интим уенчыклар да булган, дип яза Миланның «Коррьере делла Сера» басмасы. Ләйлә Солтангәрәева Казан музыкаль көллиятенең фортепиано бүлеген тәмамлап, Мәскәүгә күченгән. Дәүләт идарә университетын тәмамлый, 4 тел белгән. «Үзенә яхшы, тыныч тормыш эзләде, шуңа да бай кешегә кияүгә чыгарга омтылды», – дип сөйли аның турында иптәш кызлары. Фаҗига булган көнне дә Ләйлә үзенең танышы белән Каталониянең бер ресторанында булган. Шуннан соң яхта яллап, диңгездә йөреп алырга булганнар…
Сәет ХӨСӘЕНОВ
Татарстанга мондый шөһрәт кирәкме?,

Комментарии